Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мандолинада уйнаучы 77 яшьлек әби: «Баерак булсам, авыл балаларына уен коралы алыр идем»

news_top_970_100
Мандолинада уйнаучы 77 яшьлек әби: «Баерак булсам, авыл балаларына уен коралы алыр идем»
Видеодан скриншот

Свердловск өлкәсенең Түбән Сырга районы Уфа Шигере авылында яшәүче 77 яшьлек Нәсимә Камиланова кечкенәдән мандолинада уйнарга өйрәнгән.

«Башта «Әпипә, «Суда» көйләрен өйрәндем. Хәзер дә уйныйм. Безнең авылда мандолинада уйный белә торган балалар бар, тик мандолина юк. Менә байлар булышса… Эх, баерак түгелмен, алып бирер идем», – дип елмая ул.

Нәсимә апаның әтисе 1945 елның көзендә сугыштан кайткан. «1946 елның июнь аенда мин туганмын. Без 8 бала үстек. Эшләп үстек. Шомырт җыеп сата идек. Иртәнге 5тән 2 чиләк шомыртны көянтәгә асып, сатарга чыгып китә идек. Бозауларны да көттек. Төш вакытында бозауларны ябабыз да, әти белән урман кисәргә китә идек. Әти белән юан-юан агачларны кистек, миңа ул вакытта 12 яшь кенә иде әле», – дип искә ала ул балачагын.  

«Бу көйне әтием башкара иде», – дип бер җырны сузып җибәрә. 

«Алма бирәм ашасаң, бәхил түгел ташласаң,

Ур(ы)ның оҗмахларда булыр, мине сөя башласаң», – дип, такмаклар да әйтә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100