Мамадышта 90 яшьлек әбинең башын таш белән төеп, муенына пычак кадап үтергәннәр
Мамадыш шәһәрендә 28 августта булган коточкыч җинаять турында хәбәр килде. Гомере буе ничә урында тырышып хезмәт куеп, 90 яшенә җиткәч тә эштән тәм табып яшәгән Шәмсегалләм апа Мөбәрәкшина үлемендә җинаятьче кулы уйнавы йөрәкне әрнетә. Без Шәмсегалләм апаның туганы һәм якташлары белән сөйләштек.
Ялгыз яшәүче карчыкларның өенә кереп, вәхшиләрчә үтереп китү белән бәйле җинаятьләрнең берсе бу. РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче бүлеге (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.Җинаятьне ачыклар өчен күпсанлы шаһитлардан сорау алалар, квадрокоптер белән әйләнә-тирәне карыйлар. Бераздан Мамадышта яшәүче 61 яшьлек иргә шик төшә. Ул моңа кадәр тугыз тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Ир-ат гаебен танып, ничек булганын сөйләгән.
РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ир Островский урамында яшәгән әбинең утны сүндереп йокларга ятканын көтеп йөри. Таш белән тәрәзәсен ватып керә. Әби, уянып, ярдәм сорап кычкыра башлый. Ир аның башын таш белән төя, аннары муенына пычак кадап үтерә. Әби үлгәч, аның сандыгыннан 200 мең сум акчасын алып кача.
— Шәмсегалләм апа белән бер урамда тордык. Ул үзе генә яши иде, социаль яклау бүлегеннән килеп йөри иделәр аның янына. Хастаханәдән Римма исемле шәфкать туташы системалар куеп, уколлар ясап йөри иде. Ул көнне дә менә шул шәфкать туташы тапкан. Иртән килгән ул — керә алмаган. Күршеләр «әле йоклыйдыр, соңрак килегез» дип әйткәннәр. Соңрак килгәч тә капкасы бикле булгач, Түбән Ошмадагы туганы белән элемтәгә чыкканнар. Ул килеп, капка аркылы кереп, үле гәүдәсенә юлыкканнар. Әгәр Римма система куярга килмәгән булса, күпме яткан булыр иде — анысы билгесез, чөнки күрше-күлән керми иде Шәмсегалләм апага, үзе урамга бик чыкмады ул, артык аралашмый иде , — дип сөйләде безгә Шәмсегалләм апаның күршеләренең берсе. Ул исемен әйтмәүне үтенде.
Әбине үтергән ир белән өч көн элек Шәмсегалләм әби өендә тикшерү эксперименты булган.
— Минем өй, мәсәлән, урамга карап тора, ә бу әбинең өе эчкә салынган иде, аңа бакча аркылы керергә кирәк, урам ягыннан аның өе күренми, ә Нократ ягыннан аермачык күренеп тора… Үтергән кеше Мамадышныкы, Аркадий исемле диделәр, утырган булган, әле 6 августта гына чыккан. Тугыз тапкыр хөкемгә тартылган. Ерактан булса да, милициягә камерага әз-мәз сөйләгәннәрен ишетеп калдык. «Болай һава суларга гына чыккан идем, катамараннар белән йөри торган күлгә барып килергә уйладым, карыйм — ут яна, әбинең шәүләсен күрдем, кире кайтканда, уты юк иде, шуңа кереп чыгарга уйладым», - дип сөйләде, — диде әңгәмәдәш.
Аның сүзләренчә, әбекәй акчалы булуын үзе дә яшермәгән.
— Әбинең авызында сүз тормады инде, акча белән гел мактанды. «Акчам гел бар, акчам булмаса, хастаханәгә менәр идем, кеше чакыртмас идем. Система салганга да 2,5 мең сум түлим көн саен. Кызга фатир, машина алдым, мин акчасыз тормыйм, дип әйтә торган гадәте бар иде аның. Пенсиясе дә әйбәт булгандыр, җиләк-җимешләр сата иде җәен, — дип сөйләде күршесе.
«91 яшендә бәрәңге сабагы урып йөргән әле ул»
Камил абый Галиев — Шәмсегалләм апаның энесенең улы. Әбине Түбән Ошма авылында җирләгәннәр. Камил абый мәрхүмәне бик җылы итеп искә алды.
— Максатларына ирешә торган, «мин үзем» дип, кешегә салынмыйча яши торган кеше иде. Әле 91 яшендә бакчасын утыртып, чия, җиләкләр җыеп, компотлар ясап, вареньелар кайнаткан, әле бит бәрәңге сабагын урып йөргән шушы яшендә. Кишер, чөгендер, кәбестәләр, кырау төшкәнче дип сарайга җыеп куйган помидорлары тартма-тартма кызарып ята.
Минем хатын да ике ай эле күлеп китте бит әле, аның белән телефоннан аралаша иделәр. Минем өчен бу арада икеләтә югалту.
Безнең нәсел шундый хезмәт сөючән, тырыш, булдыклы. Әти-бабайларга охшаганбыздыр инде, ул апабыз шул батырып эшләү үрнәге иде инде. Гаделлек яклы булды, кеше әйберсенә тимәде, кешегә авырлык китерергә тырышмады. Булдыралганча ярдәм итә иде, безгә дә акчалата булышкан чаклары булды.
Мин башта җинаятьчене белгән кеше дип уйлаган идем. Ул бит өйне дә туздырмаган, белгән кебек сандыктан алган гына. Шкафлардан бернәрсә дә тотып атылмаган, барысы да тәртиптә. Гаҗәп булды инде ул. Тәҗрибәле кеше булгандыр инде, тугыз тапкыр утырган диләр бит. Гадел җәза гына булсын инде. Нахакка ялгыш кешегә генә эләгә күрмәсен, — ди Камил абый.
«Кызым янына җирләгез», — дип йөри иде»
Аның сүзләренчә, соңгы очрашуда Шәмсегалләм апа үлемен сизенгәндәй үзе дә әйткән булган.
— Элек күрешкәндә, гел «үлмим, яшим әле мин» дия иде. Соңгы тапкыр 20 көн элек барган идем. «Үләм инде мин, үләм», - ди. «Апа, кирәкмәс сүз сөйләшмә әле», - дип көлешеп утырган идек. Минем хатынның бер-ике ай алдан бөтен туганнары төшенә керде, алып китәләр икән болар мине, дип елый торган иде инде мәрхүмкәем. Кан басымы белән гомер буе азапланды, инсульт белән китеп барды, — дип ачы хатирәләрен яңартып алды Камил абый.
Шәмсегалләм апа чын эш аты булган. Камил абый аның сугыштан соңгы елларда Соликамскига чыгып китеп, оборона предприятиеләрендә эшләп, шунда булачак ире белән танышканын әйтте.
— Аннан Казанга кайтып, вертолет заводында эшәгән, аннары җизни белән Мамадышка кайтып, кирпеч заводында, ЖБИ заводында, калган 20 еллап гомерен сыр заводында эшләде, — диде ул.
Шәмсегалләм апа ире белән бер малай һәм бер кыз тәрбияләп үстергән. Тормыш иптәше 30 еллап элек вафат булган, улын да 25 еллап элек үтергәннәрен әйттеләр. Ә кызын узган көз Казаннан алып кайтып җирләгәннәр. Ул пенсиягә инвалид булып чыккан булган.
— Кызының баш очына апайны җирләдек. «Кызым янына җирләгез», - дип йөри иде инде ул. «Апай, урын алып кую дөрес түгел», - дия идем. Уңышлы килеп чыкты ул, кырыйга кеше күмелмәгән булып чыкты, апай теләгәнчә килеп чыкты, — диде Камил Галиев.
Шәмсегалләм апаның туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны оҗмахта булсын!