Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Маллар тотмыйсызмы?» Алинә Айдарованың Рафаэль Хәкимов белән әңгәмәсе бәхәс чыгарды

Фейсбукта журналистны тарихчының «статусына туры килмәгән» сорау бирүдә гаеплиләр.

news_top_970_100
«Маллар тотмыйсызмы?» Алинә Айдарованың Рафаэль Хәкимов белән әңгәмәсе бәхәс чыгарды

Журналист Алинә Айдарованың тарихчы Рафаэль Хәкимов белән интервьюсы социаль челтәрләрдә бәхәс чыгарды. Фейсбукта утыручыларның кайберәүләре тарих фәннәре докторы булган галимгә «аның дәрәҗәсендәге» сораулар гына бирергә кирәк дигән фикердә.

Аерым алганда, Алинә Айдарованың «Маллар тотмыйсызмы?» дигән соравы бәхәс чыгарды.

«Һəрхəлдə, сорауның мəгънəсе булырга тиеш инде, баласы үлеменə кагылганда бигрəк тə. Шəһəрдə туып үскəн, галим кешедəн маллар тотмыйсызмы дип сорап утыру да көлке. Интервьюга барганда кем белəн сөйлəшəсеңне, нинди сораулар бирəсеңне чамалап барырга кирəк. Бу — журналистиканың беренче талəбе. Урамнан ияреп кереп түгел, җитәкчеләр дə кем янына нинди журналистны җибәрәсен уйласыннар иде», — дип язган Назира Назарова тәхәллүсе артында яшеренеп язучы кеше.

Журналист Равил Сабыр да интервьюның шул өлешенә игътибар иткән.

«Маллар тотмыйсызмы?» — дигән сорау аеруча ошады миңа… «Бизнес онлайн» журналисты мондый сорау бирер иде микән?» — дип яза Равил Сабыр.

Равил Сабыр Алинә Айдарованың бу соравына багышлап аерым пост та чыгарды.

«Русларның Интернет әңгәмәләренә игътибар итегез, әдәби телдән бер карыш та читкә чыкмыйлар. Шул ук «Бизнес онлайн“да редакторлар иләгеннән иләнмичә материал дөнья күрми», — дип яза Ркаил Зәйдулла.

«Алинәчә инде, — дип язган Резеда Гасыймова.— Ул кызыклы булырга тиеш шәхесне тартып җиргә төшереп куйган. Мин Алинәдән күбрәк көтәм».

Dil Is: «Бу бит шоу бизнес темасына — „трусигың ничәү?“ темасына яза торган кыз дип беләм. Ничек әле шундый кеше янына җибәргәннәр? Кытлыктыр инде».

Журнанлист Рузилә Мөхәммәтова каләмдәшен яклап чыкты. «Кайчаннан бирле „Бизнес онлайн“ интервью үрнәге әле? Ул бөтенесен яза ала торган кыз. Беркайчан да яшермичә, өркемичә фамилиясен куеп яза торган кыз. Бияләй эченнән йодрык селкеп ятмый. Кемнедер җиргә төшерү өчен трусигы турында сорау кирәк икән — сорыйдыр. Шулай итеп, ниндидер попсага мөкиббән киткән татар кешесенең күзләрен ача. Кемнәндер мал тоту турында сорый. Студент кына бит әле ул. Дилбәр, синең белән мин студент чагында алай яза алдыкмы икән? Безне ул чакта белделәрме икән? Ә син — тәҗрибәле журналист ул кызны беләсең бит әле».

Рузилә Мөхәммәтова Рафаэль Хәкимовның үз йортында торуын искәртә.

Назира Назарова исә моның белән килешми, «Сорау статустан чыгып бирелергә тиеш», — ди.

Әмма Алинә Айдарованы тәнкыйть итүчеләр тарихчыга бирелгән бу сорауга нинди яхшы җавап алынганын телгә алмаган. «Маллар тотмыйсызмы?» — дигән сорауга Рафаэль Хәкимов Минтимер Шәймиев турында бик кызыклы мәгълүматлар хәбәр итә:

Маллар тотмыйсызмы?

Тотмыйбыз алай. Минтимер Шәймиев тавыклар тота. Аның базы да бар. Берсендә Шәймиев ишегалдына килде дә: «Синең базың кайда соң? Бәрәңгене кайда тотасың?» — ди. Мин бәрәңгене кибеттән генә алам шул. Әз-әзләп аласың да әшәкеләнми ул. Студент чакта күп итеп ала идем. Чери башласалар, бәрәңгене майда кыздыра идем дә катыра идем.

Без «Интертат»ның укучыларына мөрәҗәгать итәргә булдык. Сез ничек уйлыйсыз, «Маллар тотасызмы?» дигән сорау тарихчы Рафаэль Хәкимовның статусына туры килмәгән сораумы? Тарих фәннәре докторына андый сорау бирергә ярыймы? Әллә инде андый сорау бирергә ярамыймы?

Интервьюны тулысынча сылтамага кереп утырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100