Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Маллар исәптә: «Бер тавык үлсә, шулай ук хәбәр итәсе, төркемдәге баш саны кими»

1 марттан Россиядә авыл хуҗалыгы малларын маркировкалау мәҗбүри була, чөнки законда нәкъ шушы вакыт күрсәтелгән. Татарстанда бу эш 3 ел элек башланды. Маркировкалау темасына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Нугуманов белән сөйләштек.

news_top_970_100
Маллар исәптә: «Бер тавык үлсә, шулай ук хәбәр итәсе, төркемдәге баш саны кими»
Салават Камалетдинов

Интернет киңлекләрендә дә авыл хуҗалыгы хайваннарын маркировкалау (халык телендә «чиплаштыру») темасы тагын бер күтәрелде, чөнки 1 мартка кадәр вакыт аз гына кала.

Бу темага язылган мәкаләләр астында да төрле комментарийлар калдыралар. «Бу – салым җыю өчен эшләнелә», «Безне алай гына алып булмый, ә без күбәләкләр үрчетербез!» – дигәннәре кызык булып тоелды. Бер яктан караганда, маллар һәрвакыт исәптә иде. Ул мәгълүмат участок ветеринарында да, авыл җирлегенең «похозяйственная» китабында да теркәлеп барды. Авыл хуҗалыгы җанисәбе вакытында да саналмаган бер җан иясе калмый. Салым кертү өчен мөмкинлекләр һәрвакыт булган килеп чыга. Ә күбәләкләргә килгәндә, аларны исемлеккә өстәп кую авыр булмастыр.

Ә җитди караганда, закон бар икән, димәк, аны үтәмәгән очракта чаралар да күреләчәк.

  • Маркировкалауны үтәмәүгә җәза административ кодексның 10 маддәсе, 1 бүлегендә каралган (малларның карантины һәм башка ветеринар-санитар кагыйдәләрне үтәмәү). Шәхси затларга 500 сумнан 1000 сумга кадәр, вазифаи затларга 3000-5000, эшмәкәрләргә – 3000-5000 сум штраф яки эшчәнлекне ике айга кадәр туктату, юридик затларга 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр штраф яки эшчәнлекне 2 айга кадәр туктату каралган.

Маркировкалау темасына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Ильдар Нугуманов белән сөйләштек. Бу эшләрне терлекчелек тармагында эшләүчеләр, гади авыл халкы өчен бер мәшәкать кебек кабул иткәнгә, беренче соравым да: «Бу мәшәкать ни өчен кирәк, аңлатыгыз әле, аның нинди файдасы була?» – булды.

Мәшәкать дип әйтеп булмый инде, бу – кирәкле әйбер. Безнең республикада маллар, кош-кортлар күп, аларны исәптә тоту кирәк. Бу – читтән билгеле булмаган маллар кермәсен өчен эшләнелә. Читтән кергән маллар белән төрле чирләр дә килеп керергә мөмкин. Ул шунда ук күп кенә малны юкка чыгаруга китерә. Былтыр да мондый очраклар булды. Малларны программада теркәү өчен төрле сроклар билгеләнгән. 1 октябрьгә кадәр барлык мал программада теркәлергә тиеш. Мөгезле эре терлек, атлар, сарыклар, дуңгызлар, атлар – барысы да. Шәхси хуҗалыкларда да шулай ук. Кошлар өчен сроклар зуррак каралган.

Безнең республикада бу эш 3 ел дәвамында бара инде. Былтыр шәхси хуҗалыклардагы барлык мөгезле эре терлек, атлар, дуңгызлар, сарык-кәҗәләр маркировка үтте. Безнең табиблар һәр хуҗалыкка керде. Татарстан Рәисеннән зур ярдәм булды. Малларга тагыла торган биркалар, электрон чипларга акчалар бүлеп бирелде. Шәхси хуҗалыкларга барысы да бушлай булды. Маллар туып та тора бит әле. Табиблар шәхси хуҗалыкта булып тора, туган малга бирка да тагалар, – дип аңлатты ул.

Фото: © Салават Камалетдинов

Шунысын да искәртеп узарга кирәк, бу биркалар шәхси хуҗалыкларга һәрвакыт бушка бирелми. Шушы бер тапкыры гына бушлай бирелә. Аннан соң инде сатып аласы була, хезмәт тә түләүле була. Бирка бәясе уртача 150 сум тирәсе, ә хезмәт бәясе 50 сум тирәсе була.

Фото: © https://vk.com/guvkmrt

Малның бер колагына «визуаль» бирка, ә икенчесенә электрон прибор укый торганы куела. Бу биркаларның берәрсе төшеп калса, югалса, участок ветеринарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шундый номерлыны ясап бирәләр. Электрон прибор шул чипны «укыганнан» соң мал турындагы барлык мәгълүмат күренә: кемнеке, кайда туган, нинди прививкалар ясалган, кемдә, кайсы хуҗалыкларда булган һ.б. 1 октябрьгә маллар теркәлмәгән булса, аның итен дә, сөтен дә сатып булмый, чөнки рәсми документ булмый.

«Малны сатып алган, саткан, чалган очракта ветеринарга хәбәр итәргә кирәк»

Берәр авыл кешесе билгесез сыерны алып кайтып, сарайда яшереп тотса, аны ничек беләләр?

Беренчедән, безнең белгечләр шәхси хуҗалыкларда булып тора. Чир чыккан җирләрдә малларны арзан бәядән саталар. Берәр кеше, мәсәлән, Казахстаннан арзанга сыер кайтарткан икән, полициягә мөрәҗәгать итәбез. Авылда аны яшереп калып та булмый. Халык та аның бөтен авыл өчен куркыныч булуын аңлый бит хәзер. Кемнең нәрсә алганны белеп торалар, күршеләр дә әйтергә мөмкин. Авыл җирендә яшереп куеп булмый бит.

Мондый очракта күрше турыдан-туры полициягә хәбәр итә аламы?

Әйе, хәбәр итә алалар. Россельхознадзор килеп тикшерә. Аннан чаралар күренә, чөнки административ хокук бозу була.

Мал чалынса, нишләргә?

Малны сатып алган, саткан, чалган очракта участок ветеринарына хәбәр итәргә кирәк. Ул системага тиешле язуны кертә.

Фото: © Салават Камалетдинов

Ничә көн дәвамында аның чалынуы турында хәбәр итәргә кирәк?

Тизрәк булган саен әйбәтрәк инде, аны системадан чыгарырга кирәк. Участок табибларын бөтен кеше белә, бөтен кешедә аның телефоны бар, аны шалтыратып кына әйтәсе бит инде.

Авыл кешесе өчен уңай ягы нәрсәдә бу «алкаларның»?

Мәсәлән, бозау алырга булдыгыз. Ул номер белән килә икән, ветеринар аның турында барысын да карап әйтә ала. Ул гел шул номер белән йөри. «Мин аны нәселле хуҗалыктан алдым», – дип, беркем дә ялганлый, кыйммәтрәк итеп сата алмый. Номер булса, ышанып алырга була, – диде.

«Бәягә артык тәэсир итә дип әйтмим»

Фермерлар исә бу биркаларны сатып алды, аларга бушка бирмәделәр. Ветеринария хезмәте тарафыннан электрон системага кертү бушлай булды. Биркалар бәясе 100-250 сум тирәсе йөри икән.

Ул җитештергән продукциянең үзкыйммәтенә кереп утыра бит инде, бәягә тәэсир итәме?

Ул тәэсир итмидер инде. Аның бәясе 150-200 сум чыга инде, артык тәэсир итә, дип әйтмим. Маркировкалау кеше эшен киметә, ягъни чыгым компенсацияләнә.

Бирка тагу гел булды, малга номер бирелә иде. Мәсәлән, кан алырга бара идек. Мин дә авыл хуҗалыгында озак еллар эшләдем. Биркаларны юу өчен бер чиләк су да күтәреп йөри идек. Пычранган булса, ул номерны башта юасың, бер кеше номерын әйтә, икенчесе язып тора. Электрон датчик торгач, җайлы, тизрәк тә була. Ветеринария хезмәте өчен күпкә җайлы. Ул номерлар кабатланмый, 30-35 ел эчендә дә кабатланмый әле алар.

Хуҗалыклардагы эре мөгезле терлекнең 94 проценты теркәлде инде, кайбер КФХлар гына калды, алар да биркаларны сатып алды инде. Сарыкларның 30 проценты теркәлгән. Аларны төркемләп теркибез.

Фото: © Салават Камалетдинов

Һәр сарык артыннан аерым йөгереп йөрисе түгел, димәк.

Әйе, дуңгызлар да шулай теркәлә. Ул очракта маллар торган урынның диварына табличка эленә. Анда баш саны күрсәтелә. Шәхси хуҗалыкларда да шулай. Төркемдәге баш саны чикләнмәгән. Төркемдәге 1 баш терлек чалынса яки үлсә, участок табибына хәбәр итәргә кирәк, ул 1 башның кимүен күрсәтә.

Атларга ничек?

Иткә үстергән атларның да колагына бирка куела. Спорт атларының тире астына чип кертелә. Монысы – күптән инде, аннан башка ярышларга кертмиләр.

Атны чалырга туры килсә, ул чипны ничек алырга?

Ул тире салдырганда чыгып та китәргә мөмкин, шулай да сугым пунктларында электрон прибор белән тикшерүләрен сорыйбыз.

Тире астына чиплар кертү хайваннарга карата рәхимсез мөнәсәбәт булмыймы?

Ул бик кечкенә, укол ясаган кебек кенә була. Атларга зыяны бар диюче юк.

«Кеше теләсә, һәр кошны аерым номер белән теркәп була»

Март аенда чебеш сезоны башлана, халык күпләп чебеш ала башлый. Аларны теркәү ничек була?

Чебешне сатырга әзерләгән фабрикада бер партия, мәсәлән, 1000 тавык, бер номер белән теркәлә. Сатып алынган партия аерым икенче номер белән йөри. Сатып алгач, икенче номерга күчерәсе була. Документы булмаса, тавык итен базарда сатып булмый. Сатып алганда һәм сатканда документ булырга тиеш.

Бер тавык үлсә, шулай ук хәбәр итәсе була, төркемдәге баш саны кими. Бездә кош-корт күп. 17-18 миллион кошның 40 процентка якыны теркәлде. Кеше теләсә, һәр кошны аерым номер белән теркәп була, ул очракта тәпиенә боҗра беркетелә, тик бу – түләүле була. Әлегә кошларны һәм куяннарны теркисе бар. Куяннарны да төркемләп теркибез, нәселле булса, аерым. Бал кортларына килгәндә, шулай ук төркемләп, умарта теркәлә.

Тирес законы кертелде, маркировкалау… Терлекчелеккә карата таләпләр арта кебек, фермерлар үсемлекчелеккә өстенлек бирә башламасмы?

Анда да барысы да документ белән генә эшләнелә, анда да системалары бар, барлык кулланылган ашламалар күрсәтелергә тиеш, мәсәлән. Анда да шулай ук, эшләмәгән кешегә шулай тоелырга мөмкин.

Бу системалар студентларга да өйрәтеләме?

Студентлар бу системада эшләргә өйрәнә. Участок табибы барлык малларны да системада күрә, район ветеринария бүлегенең баш эпизоотологы биремнәрне дә шунда җибәрә. Мәсәлән, шул вакытка кадәр прививкаларны ясарга кирәк. Барысы да системада теркәлеп бара, – дип сөйләде ул.

Ильдар Нугуманов компьютерда бу системаны ачып та күрсәтте. Республика буенча да барлык статистика бар, район буенча да, бер авылны да карап була, бер кешедә күпме хайван булуын да белеп була. Мал турында барлык мәгълүмат бар, кушаматы, фотосы да бар. Кайсы мал кая күченгән дә күренә. Казанда була торып һәр сыерны күреп була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100