Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Малаймы, кызмы?» – блогер Илназ Габидуллин белән хатыны гендер-пати уздырган

news_top_970_100
«Малаймы, кызмы?» – блогер Илназ Габидуллин белән хатыны гендер-пати уздырган
Солтан Исхаков

«Кызык-мызык» буларак танылган татар блогеры Илназ Габидуллин белән хатыны Гүзәл урман уртасында гендер-пати уздырган. Шар эченнән зәңгәр төстәге конфетти сибелгән. Габидуллиннар гаиләсендә малай туачак, дигән сүз бу. 

«Малаймы, кызмы? Бу сорау күпләрнең төн йокысын качырды инде… Җавап видеода.

Хәзер исем сайлыйсы калды. Аннары исән-сау алып кайтасы», – дип яза блогер.

Виртуаль дуслары булачак әти-әнине куанычлы вакыйга белән тәбрик итә. Малай исемнәре тәкъдим итеп язучылары да күп. Ә бер дусты, табигать өчен хафаланып: «Котлыйм сезне. Ә бу конфетти шулай урманда ятып калдымы инде?» – дип кызыксынган. «Булдыра алганча җыештырдык. Дәгъва белдерүчеләр була калса дип, махсус видеога да төшердем», – дип җавап биргән аңа Илназ.

Илназ белән Гүзәлнең Илдан исемле уллары үсеп килә. Блогерлар гаиләсенең икенче тапкыр әти-әни булырга әзерләнүләре турында «Интертат» хәбәр иткән иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100