news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мәктәптән ишетеп кайтып, балалар үзләре килеп сорады: «Әни, синдә ракмы?»

Апас кызы, бүген Казанда яшәүче Лилиянең тормышын 2022 нче ел чәлпәрәмә китерә, бер-бер артлы сынаулар ява. Иренең күзенә генә карап торып яшәгән ун ел вакыт узгач, Лилия кинәт аның читләшүен тоя, югыйсә, күпме еллар бәхет диңгезендә йөздергән бит ул аны. Мондый салкынлык эзсез узмый: Лилия тирән хафа-борчуга төшеп, тәмам авыруга сабыша.

news_top
«Мәктәптән ишетеп кайтып, балалар үзләре килеп сорады: «Әни, синдә ракмы?»
Лилия: "Өйдә утырмаска, эчтә калдырмаска, сөйләшергә кеше булмаса, агач белән булса да сөйләшергә!"
Фото: © «Татар-информ», Эльвира Садреева

Күкрәгендә яман шеш табалар Лилиянең. Көчле авыруын иренең ныклы җилкәсе бераз басар иде дә, тик тормыш иптәше дигән кешенең эзе суына, командировкалары да «ешая», өйгә сукмак та онытыла башлый. Лилия башыннан кичкән сынаулары турында «Интертат»ка сөйләргә теләк белдерде.

«Шәхси көндәлегемә, «миндә онкология булачак», дигән уйларны теркәп куйган идем»

Лилия, тормышта күргән авырлыкларыгыз белән уртаклашырга килдегез. Алдан ук сорыйм әле. Язмыш кыйнады дигән сүз бар, үзегезгә карата шулай дип әйтә аласызмы?

Язмыш кыйнады дип әйтәсем килми, чөнки, минемчә, юлың ничек язылган, шулай узасың инде. Язмыш кыйнамый, ул сиңа сынаулар бирә, мәҗбүри сайлау ясарга туры килгән ситуацияләр китереп чыгара.

Кыз вакытта әле без әти-әни ышыгында, гаилә коргач, ир ышыгына килеп эләгәбез. Сездә дә шулай булдымы? Яратып чыктыгызмы?

Мин үзем Апас районыннан. Казан дәүләт финанс-икътисад институтында укыдым. Аннары Казан дәүләт университетында юристлыкка икенче югары белем алдым. Кияүгә 30 яшемдә чыктым. Акыл утырганнан соң, кем әйтмешли. Мин финанс менеджеры булып эшли идем. Аның институтта 5нче курста укыган чагы. Миннән 8 яшькә яшьрәк. Ел ярым очраштык. Арабызда зур мәхәббәт булды, үз кешем сыман иде. Иртәнге 4-5кә кадәр сөйләшеп чыга идек. Яраткан шөгыльләр, кинолар, ашый торган әйберләр уртак, бер якка карый торган кешеләр кебек идек. Уртак дуслар, принциплар…

Матур итеп туйлар үткәргәнсездер?

Юк, туй булмады, никах кына уздырдык. Бер-бер артлы балалар таптым: 31 яшемдә – кызым һәм 32 яшемдә улым туды.

Алайса сез ул вакытта үзегезне бәхетле тойдыгыз?

Әйе, бәхетле итеп тойдым, идеаль мөнәсәбәтләрдә яшим дип уйлый идем. Мин бит инде саф татар гаиләсеннән чыккан татар хатыны. Ирең кая бара, ул ничек тели, ничек әйтә – аның күзләренә генә карап, аның кәефен җайлап, шулай тормыш алып бардык.

Әти-әниегез хуплаган идеме?

«Кызым, нинди генә кеше булса да, татар булсын», – дип килде әни 30 яшем тулганчы. Апа: «Ярар, Лилия, 30ың тулсын әле, аннары эткә дә бирәләр», – дип көлә иде. Үзең бәхетле булсаң, үзеңә ничек ошый, шулай булсын диделәр. Аның әти-әнисе мине бик яраттылар. Әнисе белән сөйләшеп торабыз.

Бер-бер артлы балалар тугач, тормыш ничек барды?

Бик кыен иде. Ул вакытларны үзем хәтерләп тә бетермим, шул фото-видеолар буенча исемә төшерәм: ике бала, бер-берсеннән күреп, кычкырып елыйлар. Икесе берьюлы кулга алып юатуны сорый. Берсеннән берсе көнләшкәннәрдер дә инде. Видеоларны карыйм да, каян шуның кадәр түземлек килгәндер дип шаккатам.

Мин эшкә чыкмадым, балалар карадым. Ул эшли иде. Өйдә утырганда коуч-психологка укып, яңа белемнәр алдым. Психология буенча өч дипломым бар.

Балалар бакчага киттеләр. Ял итәрмен, эшли башлармын дигән идем – алай булмады, бер-бер артлы авырый башладылар. Хәтта кызымда коклюш булды. Әмма барыбер тормышны авыр димәдем, үземне идеаль тормыш алып барам дип уйладым – өйне карыйм, үзем теләгән һөнәрләр белән генә шөгыльләнәм, балалар тәрбиялим, ирем эшли... Миңа шулай ошый иде.

Ун ел бергә торгач, аерылыштык. Менә шунда аңладым кыенлыкны. Башта 2022 елның апрелендә авырып киттем, аңарчы иремнең холкы үзгәрде – үзен бүтәнчә тотты, ниндидер таләпләр куеп, канәгатьсезлеген белдерә башлады, вак- төяккә дә бәйләнә башлады. Мин моны бик кыен кичердем, чөнки яратуым көчле иде. Ул китәр дип курка идем. Үземне гел «яхшыга» үзгәртергә тырыштым. Аннары авырып киттем. Диагностика ясадылар, рак икәне билгеле булды.

Шушы борчылулар сәбәп булгандыр?

Шулайдыр. Борчуларым нык иде, хәтта шәхси көндәлегемә, әгәр үзгәртә алмасам, «миндә онкология булачак», дигән уйларны теркәп куйган идем. Шуны язып куйгач, ярты ел да узмады – онкология таптылар.

Татар юрап китерә дигәне дә бар бит… Әллә күңел сизүме бу?

Күңелем дә сизгән төсле инде. Юрап та китергәнмендер, бәлки.

Аралар ник бозылды дип уртага салып сөйләшкәнегез булдымы соң? Нәрсә дип аклана иде?

Әйе, гел сөйләштек, акланмый иде. Сәбәбе миндә дип әйтә килде. Мин аны, имеш, ихтирам итмим, игътибарым аз, янәсе. Төрле вакыйгаларны мисалга китерде. Әәә, менә искә төште. «Мин сиңа чәчәкләрне бүтән чүлмәккә күчерергә куштым – син үтәмәдең», ди. Җитешә алмадым бит әле, авырдым, тегесе-монысы килеп чыкты, дим… «Юк, мин синең өчен авторитет булырга тиеш. Сиңа президент килеп әйтсә, син бит бәхәсләшмисең! Ник мин сиңа шундый кеше түгел?!» – дип үзен миннән күпкә өстенрәк куеп, бармак белән төртеп сөйли башлады.

Миңа кыен иде. Чыннан да сәбәп миндәдер дип, үз-үземне ашый идем эчтән. Аерылгач кына аңладым: миндә түгел сәбәбе, үземне әйбәт хатын дип саныйм, бернинди начарлыклар эшләмәдем, аны ихтирам итеп яшәдем.

Лилия: «Ул китәр дип курка идем. Үземне гел «яхшыга» үзгәртергә тырыштым»

Фото: © «Татар-информ», Эльвира Садреева

«Яман чирне белгәч, кычкырып еламадым да...»

Шуннан аерылышырга дип сүз каттыгызмы?

Онкология вакытында агрессив дәвалану бара бит, шул 4-5 ай дәвердә ул минем янда юк иде. Ул инде: «Миңа кыен, мин сине болай авырган килеш күрә алмыйм, бик борчылам», – ди иде. Минем белән хастаханәгә дә бармады, алып та кайтмады. Хәтта операциядән соң мин берничә пакет әйбер белән таксида кайттым. Авыр иде, күтәрергә ярамый иде, лимфоузелларны алдылар бит. Ә мин күбесенчә аны жәлләдем, түздем. Ул «өйдә торуы да кыен» дип, шулхәтле «ватылып, коелып» төшкән иде. Мин аңа: «Ярар, бар, чыгып кер, мотоциклда әйләнеп кайт», – дип әйтә идем.

Сез инде авыртуыгызны бик каты авыр кичерә дип уйладыгыз.

Әйе, авыр кичерә, мине югалтырга курка дип уйладым.

Ә балалар кем белән торды?

Мин хастаханәдә дәваланганда, әти-әниләре берәр айга алып тордылар. Минем туганнар да булышты. Ул мотоциклларда йөрде, командировкаларга барды, дуслары белән бүтән шәһәрләргә чыгып киткәләде. Бер кыз белән йөргәнен аерылганнан соң гына белдем.

Кемдер җиткердеме?

Юк, сентябрь ае иде. Балаларның беренче ата-ана җыелышлары. Балаларны туганнарымда калдырып, үзем җыелышка киттем. Ул Мәскәүдә иде. Безнең приложениелар уртак иде. Карыйм: аэропортка такси чакырткан, тик өйгә түгел, бүтән җиргә. Җыелыштан соң шул адрес буенча бардым, таксидан хатын-кыз белән төште. Аңа шалтыраттым да, ул: «Мин кайтып җиттем, тиздән өйгә кайтам, ашарга нәрсә алып кайтыйм?» – ди. «Шул кызны алып кайт, бергә утырып ашарбыз», – дидем. Ул кызны белә идем, таныдым. «Мин сине аңламыйм», – ди. «Мине юләргә санама инде», – дидем дә, шуннан ул трубканы куйды. Өйгә кунарга кайтмады. Мин дә кайтмадым, катып калдым дияргә була.

2022 елның сентябрендә аерылдым. Онкология турында белгәндә, бер кыен булса, аерылганда, тагын да кыенрак иде. Яман чирне белгәч, кычкырып еламадым да, ә ирем киткәч, бер-ике ай кычкырып, бүре сыман улап елый идем. Шундый вакытлар булды. Ләкин кире кайтарасым килмәде. Бер айдан: «Үкенәм, янымда синең кебек көчле кешеләр юк», – дип кире килгән иде ул.

«Ул бит инде миннән киткәндә, «үлә торган» кешедән китте, ә мин үлмәдем!»

Хыянәтен кичерә алмадыгызмы? Авыр вакытта хастаханәдән каршы алмауларынмы?

Мин аны икегә бүлә алмыйм. Янымда булмавы да хыянәт, бу хатын белән китүе дә хыянәт. Әле бер ай узганчы «кире кайт, мин сине кичерәм» дип елаган вакытларым да булды. Ул чакта әйткән сүзләре бик авыр булды, пычак кебек кисеп керә торган. Кире кайтам дигәндә, шуларның барысын да исемә төшердем. Ничек аларны әйтеп була яраткан кешеңә?! Ничек аңардан соң кире кайтам дип әйтеп була?!

Мин аны яраттым, тик бу кимсетүле сүзләр онытырлык түгел! Миңа дусларым: «Ник елыйсың син, Лилия? Сине рак үтермәде, ә шушы кеше егып салып, өстеңнән таптаудан елыйсың, ачуыңнан торып, алга барырга кирәк!» – диделәр. Шушы сүзләр дә кире аны өйгә кертмәскә көч бирде.

Ярты ел узгач, яңадан сәгатьләр буе сөйләшә башладык. Әйтмәгән сүзләрне әйттем, «егып салдың, син бит мине «үтерергә» теләдең – үтерә алмадың» дидем.

Чынлап торып үкенгәнен сиздегезме соң? Әллә ясалмалык идеме ул?

Әйе, үкенгәнен сиздем. Елады. Бөтен әйткән сүзләремне бүлдермичә тыңлады. Мин дә сүзләремне сайлап тормадым, эчемдә булганнарның барысын да елый-елый сөйләдем. Ул да миңа карап елады. «Зинһар, мине кичер! Минем өчен түгел, үзең өчен мине кичер!» – ди. Үзем өчен кичердем, ә балалар өчен кичерә алмыйм.

Ә балалар белдеме бу хәлләрне?

Балалар белмәде боларны.

Балаларга нинди сүзләр табарга кирәк соң андый вакытта? Бәлки, психологлар белән киңәшкәнсездер.

Мине тыңларга вакыт тапкан бөтен кеше белән сөйләштем, психолог белән дә. Андый вакытта сүз табып булмый инде ул, бала нинди сорау бирсә, шуңа җавап табарга тырыштым. «Әти ник китте?» – «Әтигә бүтән җирдә яшәргә кирәк», «Кайтамы ул?» – «Әлегә кайтмый».

Малай озак түзде, кыз елый иде. Аның эш урыны һәм балаларның мәктәбе – күрше биналар. Балалар минем килеп алганны көтеп торган арада, аның янына да кереп торалар иде. Беренче ярты елда алар белән якын аралашты ул.

Башта аерылышканны нык сизмәделәр дә. Аннары әтисенең әйберләре өйдә булмый башлагач, ял көннәрендә күрми башлагач, аңлый башладылар. Хәзер ерагайдылар инде, балалар сагынмый да. Әле беркөнне кызымнан: «Әтиең белән кайчан күрештең син?» – дип сораган идем – «Хәтерләмим», – ди.

Сезне гаепләмиме соң балаларны котыртасың дип?

Башта гаепли иде, бирмисең, күрсәтмисең, диде. Гәрчә минем балалар белән күрешүенә каршы төшкәнем булмаса да. Балалар бит инде гаепле түгел. Күчерәсе килсә, акчасын балаларга күчерсен дип, икесенә дә карталар алдым. Үзләренә шалтыратсын дип, икесенә дә яңа телефон алып бирдем. Минем белән аралашасы килми, миңа бик ачулы инде ул. Ул бит инде миннән киткәндә, «үлә торган» кешедән китте, ә мин үлмәдем, аякка бастым, матурланып киттем, кашлар, керфекләр чыкты, чәчләр дә үсте.

Лилия: «Ул бит инде миннән киткәндә, «үлә торган» кешедән китте, ә мин үлмәдем, аякка бастым»

Фото: © «Татар-информ», Эльвира Садреева

«Баш эшләми, катып каласың»

Авыр хатирәләргә дә кайтып килик инде, Лилия. Диагнозны ишеткәч, ничек үзгәрде халәтегез?

Аңымны югалттым диярлек. Зәңгәрләнеп төштем. Кайнар баллы чәйләр белән аякка бастырдылар. УЗИга алып кереп киттеләр, аннан тагын егылдым. Авыр булды. Баш эшләми, катып каласың.

Нинди дәвалану этаплары уздыгыз?

Нинди дәвалану этаплары бар – бөтенесен уздым. Башта консилиум, химия терапиясе, операция, нурланыш терапиясе, аннары тагын елдан артык таргетлы химия терапиясе, аңардан соң хәзер гормоннарны баса торган терапия. Шешкә каршы дарулар эчеп торам, аларны дәүләттән бушка бирәләр. Онкологка күренеп торам.

Юату сүзләре ишеттегезме?

Ишеттем. Түләүле клиникада УЗИ ясаган яшь табиб миңа: «Бу авыруны дәвалап була, өйрәнелгән, төрле дарулар бар, бөтенесен кулланып була», – дип яшәү дәрте кертте. Аңа кадәр үләрмен дип уйлаган идем.

Психологларга да йөрдем, күрәзәчегә дә, муллага да. Бөтен белгән белемнәремне кулландым – медитация, аутотренингларны. Кем тыңлый ала – барысы белән сөйләштем. Иремнең дуслары бик зур терәк булды. Җәй көне иде бит инде, ике көнгә бер урамга прогулкаларга чакырып чыгаралар иде. Ашарга өйләренә дә чакырдылар. Ашарга пешерә алмый идем. Тәм дә тоймадым, төрле исләр дә авыр булды. Бик ябыктым.

Әти-әниегезгә хәбәр иттегезме?

Әнигә башта әйтмәдем, әтигә көнендә үк хәбәр иттем. Әти дуслары аркылы әйбәт онкологка язылырга булышты.

Нәселегездә онкология бармы?

Дәү әнинең күкрәгендә шеш булган, ләкин генетик анализ нәселдән күчкән дип күрсәтмәде. Бу әйбәт инде, димәк, балаларга күчә торган түгел.

Балалар авыртуыгызны белдеме соң?

Соңрак белделәр,чөнки мин париклар киеп йөрмәдем. Чәчемне кырдым да, чәчсез йөрдем. Бервакыт онытылып китеп, шулай җыелышка да барган идем. Мәктәптән ишетеп кайтканнар. Үзләре килеп сорадылар: «Әни, синдә ракмы?».

Яулык киеп йөрмәдегез?

Мин, гомумән, яулык япмадым, чәч юклыгыннан оялмый идем. Ул миңа килешә иде, «бигрәк матур черепың» дигән комплиментны да еш ишетә идем. Татуировкалар да ябыштырып йөрдем. Мәктәпкә балаларны алырга барганда, башка кияргә тырыша идем инде, ләкин онытылып китеп чыгып киткәнем булды.

«Алдан кергән ук түгел, аркага суккан пычак бит бу!»

Шушы сынауларга дучар булганчы көчле икәнегезне белә идегезме?

Мин үземне көчле дип әйтмим. Анда бүтән вариант юк. Миңа «син шундый көчле» дип әйтәләр иде инде. «Минем бүтән чарам юк», – дип әйтә идем.

Төшенкелеккә бирелеп, тормышның төбенә тәгәрәгән кешеләр дә бар бит...

Миңа психологиядән белемнәрем булышкандыр. Һәм, беренче чиратта, балалар хакына яшәү.

Миңа шулай кешеләр «минем иптәшемнеке, фәлән-фәләннеке булды» дип сөйлиләр иде. Аннан күпме яшәделәр, дип сорый идем – кемдер 3,5,7 ел, дип әйтә иде. Шушы әйткән санны балалар яшенә куша идем. Кызыма ул вакытта 8, малайга 7 яшь иде. Әйтик, 5не куша идем дә, 12 яшьтә әнисез кала аламы әле ул? Юк, 12 яшьтә мин әле аны калдырып китә алмыйм, дип уйладым. Шулар барысы да көч бирәдер дип уйлыйм. Аларның мәктәпкә йөргәннәрен, һәр үсеш этабын, кызымның беренче тапкыр гашыйк булганын бик күрәсем килә иде.

Лилия: «Кызыма ул вакытта 8, малайга 7 яшь иде. Әйтик, 5не куша идем дә, 12 яшьтә әнисез кала аламы әле ул? Юк, 12 яшьтә мин әле аны калдырып китә алмыйм, дип уйладым»

Фото: © «Татар-информ», Эльвира Садреева

«Күңелдәге курку беркая китми!»

Димәк, бер киселгән икмәк ябышмый инде.

Ябышмый, әйткән сүзләр истә кала. Бергә яши башласаң да, көтеп торасыңдыр ул каян китереп сукканын. Алдан кергән ук түгел, аркага суккан пычак бит бу. Аркадан бит көтмисең, шуңа ул аеруча авырта. Аркага якын кешеләр генә суга. Ул бик авырттыра.

Сынаулар Аллаһка якынайта, диләр. Сез моны сиздегезме? Елап-елап сорарга кушалар бит.

Ялварып сорадым. Үзем өчен төрле визуализацияләр ясый идем: мин итәгенә менеп утырып, Аның кечкенә кызы сыман Аңардан «зинһар өчен» дип сорыйм. Үземне аның кулларында иттереп хис иткән булды. Кечкенә бала сораганда, әти-әни кире какмый бит, шуңа мин дә үземне кечкенә бала сыман хис итсәм, кире какмас сыман кебек иде.

Бүген ничек яшисез?

Төрлечә була. Хәзер инде дәваланулар узгач, эшләргә тырышам. Эшләгәндә төрлесе була, арып та кайтыла, вакыт та җитми, кайвакыт кәеф тә төшә, һава торышы да тәэсир итә. Тикшеренергә барганда куркыта әле, яңадан килеп чыгар төсле. Күңелдәге курку беркая китми. «Авызың пешсә, өреп кабасың» диләр бит. Мин герой түгел, курыкмыйм дип әйтә алмыйм. Әле хәзер тагын тикшеренүләр узып йөрим.

Елап утырырга вакыт юк, алга барырга, балаларны укытырга кирәк. Хәзер әти урынына да, әни урынына да булырга туры килә бит инде. Әни дә минем белән яши, өлкән яшьтә инде, кечкенә бала сыман булып куя. Әнине, үземне карарга кирәк. Әле яшисе килә, йөрәк яшь бит әле – 18дә. Хәзер мин ремиссиядә. Даруларны ун ел эчәсе. Анализлар бирәм. Әйбәт булса, берсен, бәлки, эчми башларга рөхсәт булыр.

Тагын кияүгә чыгар идегезме?

Юк. Ир кешегә ышанмыйм хәзер. Шулкадәр көчле мәхәббәт була торып, шундый нык рәнҗетүләрдән соң нинди ир кешегә ышанырга мөмкин? Белмим. Бәлки, балалар үсеп өйдән чыгып киткәннән соң берәр мөнәсәбәткә әзер булырмын. Ә хәзер вакытым да, теләгем дә юк. Дөньяда ир кешедән башка да кызыграк әйберләр бар. Балаларым бар, дусларым, һөнәрләрем, төрле хоббиларым күп. Эшләргә теләгән эшнең барысына да вакыт кирәк бит.

Тормышны алып барырга кирәк бит, акча эшләү чыганаклары табылгач, әйбәт инде.

Аллаһка шөкер, бүгенге көндә җитә.

Сезнең хәлгә калган кешеләр өчен дә гыйбрәт булсын әле. Начар уйлардан арынырга каян көч табарга?

Нәрсә белән шөгыльләнү ошый, шуларны барлап чыгып, бөтен вакытны шуның белән тутырырга. Мин бик күп китап укый идем. Дәваланган җәйдә мәхәббәт турында 180 китап укып чыктым бугай. Дуслар белән күбрәк аралашырга, яраткан кешеләр белән очрашырга, шалтыратышып сөйләшергә, позитив кинолар карарга, позитив җырлар тыңларга кирәк. Елата торган җырларны, кеше проблемаларын тыңламаска! Кәефеңне нәрсә күтәрә – шуларның барысын да эшләргә!

Күзләрне зуррак итеп ачып, як-якка карарга. Кайсы җирдә булышырлык нинди әйберләр, нинди кешеләр бар – барысын да кулланырга. Өйдә утырмаска, эчтә калдырмаска, сөйләшергә кеше булмаса, агач белән булса да сөйләшергә!

Рәхмәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар