Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәпләрдә яңа электрон мәгариф: ата-ана – стресста, ә укытучылар... чыныккан инде

Яңа чирек укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр өчен зур яңалык белән башланды. Татарстан мәктәпләре быелдан яңартылган «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» мәгълүмат системасына күчте. Мессенджерлардагы мәктәп чатлары тулып ташыды. Әти-әниләр, укытучылар яңа система белән «дуслашырга» тырыша. Чөнки башка чара юк.

news_top_970_100
Мәктәпләрдә яңа электрон мәгариф: ата-ана – стресста, ә укытучылар... чыныккан инде

1 атна инде укытучылар – журналларына керергә, ата-аналар көндәлекне эзләп табарга тырыша. Ара-тирә социаль челтәрләрдә очраган: «Без теркәлдек!» дигән сөенечле яңалыклар да күренә. Ата-аналар башта «Госуслуги» порталына баланы терки, ә аннан үзләренең балаларын таба алмыйлар, чит баланың билгеләрен карап утыралар.

Инде ияләнгән, гадәти әйбердән яңага күчү һәрвакыт күпмедер дәрәҗәдә ризасызлык һәм авырлык тудыра. Беренче тапкыр электрон система кергән вакытны искә алыйк. Гел кәгазь белән генә эшләгәннән соң, электрон мәгариф бөтенләй аңлашылмый кебек иде. Өйрәндек, ияләндек, тик 2009 елдан кертелә башлаган электрон система бүгенге уку-укыту таләпләренә туры килми башлаган, ягъни техник яктан искергән, дип тапканнар. Рәсми аңлату шундый. Шуңа Яңа ел «бүләкләренең» берсе – яңа «электрон мәгариф» булды. Татарстанның электрон мәгарифен баетуга «Московская электронная школа» үз өлешен керткән. Яңа порталга «Госуслуги» аша керергә кирәк. Хәзер инде Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталында көндәлекләр күренми. Элеккеге edu.tatar.ru порталында бары тик былтыргы мәгълүмат һәм билгеләр генә сакланган.

«Чит баланың көндәлеген күрәм»

Хәзер, билгеләр һәм дәресләрне карар өчен, яңа порталга керергә кирәк. Кайбер ата-аналар баланы «Госуслуги»да теркәү белән кыенлыклар кичергән. Теркәгән очракта да көтелмәгән «сюрпризлар» килеп чыгып тора.

2 укучы әтисе, хезмәттәшем Рифат Каюмов балаларны «Госуслуги» порталына теркәү белән авырлыклар кичермәгән, әмма әлегә башка шәһәрдә укучы чит баланың билгеләрен генә күрә ала.

Балаларны «Госуслуги» сайтына теркәү авыр булмады, ата-ана инде теркәлгән булгач, 15 минут вакыт кына кирәк. Барысын да телефон аша эшләдем. Безгә укытучылар яллар вакытында теркәлергә тәкъдим итте, инструкцияне дә җибәрделәр. Балага да кирәкле кушымталарны йөкләдем. Бөтен мәгълүмат дөрес күрсәтелгән, әмма шунысы кызык: мин әлегә үземнең балаларның билгеләрен күрә алмыйм, безгә башка бала беркетелгән. Аның исеме һәм фамилиясе минем кызныкы белән тәңгәл килә, әмма атасының исеме башка. Минем кызым Казанда укый, ә ул бала – Түбән Кама укучысы. Мин аның көндәлеген күрәм. Димәк, минем балалар да башка кешедә күренергә мөмкин. Мин техник ярдәм хезмәтенә яздым, тик әлегә җавап юк. Башка баланы күрү – шәхси мәгълүмат ачык, дигән сүз инде. Бала телефонына йөкләнелгән кушымтада барысы да дөрес күренә.

Әлегә яңа системаны мин яхшы да, начар дип тә бәяли алмыйм, чөнки бик аз вакыт узды. Мин телефонга кушымтаны йөкләдем. Ачып карагач, анда мөмкинлекләр бик күп кебек, «месенджер» дигәне дә бар. Фәннәрне тирәнтен өйрәнеп тә була кебек. Анда мөмкинлекләр күбрәк кебек, тик без әлегә өстенлекләрен аңлап бетермибез. Министрлык аның әйбәт булуына ышандыра, минем шуңа ышанасы килә. Яхшыга өметләник, – дип сөйләде әти кеше.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Минем өчен стресс булды»

Алабуга мәктәбендә укучы бер баланың әнисе Лилия дә бу система белән 3 көн аңлашкан. Ул да шәхси кабинетта башка баланы күргән. Әни кеше телефоннан кушымтаны бетергән һәм бала турында мәгълүматны яңадан керткән, шуннан соң гына үз баласы күренгән.

Шәхси кабинетта үз баламны күргәч, шатлыгымнан биедем, тик барлык процесс минем өчен стресс булды. Кирәкле нәтиҗәгә ирешү өчен, мин бу система белән 3 көн аңлаштым. – ди әни кеше. – Мин «Татарстан Дәүләт хезмәтләре» порталындагы көндәлек белән канәгать идем. Дәресләр, өй эше, билгеләр – барысы да аңлашыла иде. 1 сентябрьдә дә түгел, ә уку елы уртасында мәктәп төркемендә яңа системага күчү турында хәбәр иттеләр. Ата-аналардан ризалык та сорамадылар, факт буларак хәбәр иттеләр, – дип сөйләде ул.

Фото: © Салават Камалетдинов

Казандагы бер мәктәпнең әниләр комитетын җитәкләгән Юлия өчен дә система белән «дуслашу» җиңел булмаган, баланы 3 тапкыр теркәп караган.

Әлбәттә, системага йөкләнеш зур булган, шуңа җиңел түгел. «Башта барысы да җайланып бетсен, аннан соң гына керәм», – дип әйтүче әти-әниләр дә бар. Хәзер чирек башы, ә анда кермичә, расписаниены да белмибез. Теркәлү буенча проблемалар әле дә бар, электрон системада башка бала беркетелә. Бер әнинең әле тәпи дә китмәгән баласы «укучы» кебек беркетелгән. Бу, әлбәттә, башка бала, исем, фамилия, атасы исеме туры килсә дә, туган ел туры килми. Еллык билгеләр ничек куелыр инде, дип торабыз. 1нче, 2нче чирек билгеләре иске системада калды бит, – дип сөйләде ул.

Тора-бара һәр әти-әни виртуаль мәгариф дөньясында үз баласын табар, дип өметләник.

«Бу – күчеш вакыты»

Кичә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында онлайн ата-аналар җыелышы булды. Анда да күп кенә сораулар әлеге темага кагылышлы иде. Министр сүзләренчә, 3-4 көндә барлык техник эшләр җайга салыначак. «Бу – күчеш вакыты. Провокациягә бирелергә кирәкми», – ди ул.

Министр аңлатканча, ата-аналар «ТР Электрон мәгариф» системасы белән эшләүдән баш тартса, мәктәп кәгазь журнал алып баруны тәэмин итәргә тиеш түгел. «Без кәгазь көндәлекләрдән киттек. Нигә без аларга кире кайтырга тиеш? Нигә кәгазь журналлар һәм көндәлекләр тутырырга? Без барысын да закон нигезендә эшлибез», – ди министр.

Ата-аналар җыелышында мошенниклардан сакланырга да киңәш иттеләр. Яңа эшли башлаган система мошенниклар өчен шәхси мәгълүмат алу юлы булырга мөмкин. Техник ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать иткән очракта, мөрәҗәгатькә номер бирелә. Шәхси мәгълүмат сорап шалтыратсалар, әмма мөрәҗәгать номерын әйтә алмасалар, бу – техник ярдәм яки кайнар линия хезмәткәрләре түгел, мошенниклар.

Фото: © Владимир Васильев

«Хәзер көндәлекне таба да алмыйсың»

Ата-аналар җыелышында юмор остасы, Шәрәпҗан образы белән халык күңеленә кергән Рамил Шәрәпов та булган. Ул аш бүлмәсендә телефонын шкафка кыстырып куйган килеш кенә катнашкан җыелышта.

Элек җыелыш мәктәптә яки клубта була иде. Хәзер кухняда тыңлап утырасың. Дневникны үзгәрткәннәр. Элек нормальный көндәлек иде, үзең тутыра идең, «2»ле куйсалар, үзең төзәтә ала идең. Хәзер аны таба да алмыйсың, пароль бирәләр, ди. Озакламый, акча күчермичә, билгеләреңне карап та булмас ахры. Шундый матур сөйли, мин бернәрсә аңламыйм. Андый-мондый балалар надан калса, мин гаепле түгел. Мин аңламаганны алар ничек аңласын. Хатын, тыңла радиоприемникларыңны, синең диджейларың сөйли, – дип чынбарлыктан көлә Рамил Шәрәпов.

«Бар нечкәлекләрен өйрәнеп бетергәч, бүгенге көннәрне искә төшереп елмаербыз гына»

Ата-аналар өчен бер сынау булса, укытучылар өчен ул сынау күп тапкыр катлаулана, чөнки ата-ана сораулары да укытучыга килә. Әле укытучыларның үзләрендә дә күпме сорау.

Казанның 18нче татар гимназиясендә башлангыч класс укытучы Сиринә Насыйбуллина яңа электрон журналның уңай һәм тискәре якларын билгеләде. Яшь белгеч сүзләренчә, «Госуслуги» порталы кебек электрон дөнья белән бөтен кеше дә таныш түгел, шуңа кемгәдер бу эшләрне башкарып чыгу кыенга туры килә, һәм гаиләдә бала өй эшен белми.

Фото: © Салават Камалетдинов

Бар көчне куеп, балаларны телефоннан арындырырга кушабыз, тик яңадан-яңа үзгәрешләрнең барысы да шушы гаджетларга барып тоташа. Бу эшне уку елы уртасында башлап җибәрү дә күп кенә кыенлыклар тудырды. Уку-укыту процессы дәверендә мең төрле эшне эшләп өлгерергә кирәк булды. Яңа журналны да өйрәнәсе, искесен дә тутырасы, дәрес тә үткәрәсе, өй эшләрен дә тикшерәсе... Ул журналга календарь-тематик планны кертергә кирәк. «Хәзер барлык программалар бар, бик җайлы», – диделәр, тик татар теле һәм әдәбият дәресләре өчен алар юк. Аларны узең табып, һәр дәресне аерым кертәсе. Кызганыч...

Бер ияләшеп китсәң, аның уңай яклары да күренер инде. Ел буена план кертелгән була инде, кайбер хисаплар инде әзер була. Кисәк кенә яңаны өйрәнә башлау берәүгә дә җиңел бирелми. Бәлки, әзрәк вакыт үтеп, бар нечкәлекләрен өйрәнеп бетергәч, бүгенге көннәрне искә төшереп елмаербыз гына. Әлегә бер дә көләсе килми.

Әле бер укытучы: «Кәгазьдән электрон журналга күчкәндә ярты халык киткән иде, бу юлы ничек булыр инде», – дип шаярту катыш әйтеп куйган иде. Алай «укытучылар китәчәк» дип әйтә алмыйм. Хәзер бар да замана таләпләренә бик тиз ияләнә, күпне күрә, күпне белә. Тора-бара күз күрер, – диде яшь белгеч.

«Җитте, булды», – дип яшь белгечләр, алтын бөртегедәй кадерле укытучылар гына эштән китмәсен»

Актанышның 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Альберт Мансуров әлегә укытучылардан түземлек таләп ителүен искәртте.

Без бу системага кискен генә кереп китмәдек, ноябрь аеннан укулар уздык. Менә хәзер эшкә кереп киткәндә «сбойлар» булды шул, ә укытучылар – төгәл халык, безгә хәзер үк кирәк. Бу авырлыклар вакытлыча булсын иде. Бу этапны үтүе авыррак. Әлегә укытучыларның күп вакытын ала, укучыларны имтиханнар әзерләргә дә кирәк. Шулай да яңа системаның уңай яклары да күп. Әлегә укытучылардан түземлек таләп ителә. Әлеге система укытучы эшен бик тә җиңеләйтәчәк, дип вәгъдә итәләр. Яхшымы, начармы икәнен вакыт күрсәтер. Иң мөһиме – укытучыларга зур кытлык булганда: «Җитте, булды», – дип яшь белгечләр, алтын бөртегедәй кадерле укытучылар гына эштән китмәсен.

«Еду татар.ру»да эшли башлаганда да авыр иде. Бу портал белән бик килешеп, аңлашып, байтак еллар яшәгән идек. Әрәм булды, – дип сөйләде ул.

Фото: © Михаил Захаров

«Безнең яшь бара, шуңа бер барган юлдан читкә тайпылу кыенрак бирелә»

Тәтеш районы Бакырчы авылы мәктәбе директоры, химия, биология укытучысы Роза Сәлимҗанова сүзләренчә, авыл укытучылары бер азарт, зур кызыксыну белән яңа «электрон мәгариф»тә эшли.

Кичәге ата-аналар җыелышы бик файдалы булды. Яңа платформада эшләүгә килгәндә, яңа әйбер куркыта, әлбәттә. Безнең яшь бара, шуңа бер барган юлдан читкә тайпылу кыенрак бирелә. Без дә башта: «Нәрсәгә кирәк?» – дип кабул иттек. Мәскәү электрон мәктәбе системасына күчәбез, дип уйладык. Ә бу – Татарстанның үзенеке яңартылган булды. Декабрь аенда һәр сишәмбе саен укулар уздык. Шулай өйрәндек, мәктәптә буш вакытларда барлык төймәләргә басып карадык. Хәтерләсәгез, «еду.татар»га бернинди әзерлексез кергән идек.

1 атна эшлибез, бераз тоткарлыклар бар. Шулай да «теш үтмәслек» авыр әйбер түгел, әле бөтен уңайлыкларын белеп бетермибез. Мәсәлән, һәр дәрескә өстәмә материаллар бар, бу бик җайлы, 31 майга кадәр барлык дәресләр кереп утырган инде. Укытучының эшен җиңеләйтә. Журналларны тәртипкә салгач, ата-аналарны терки башларбыз, дидек. Әлегә ата-аналар бу процессларны узмады. 22 гыйнвардан соң мәктәпләр укучыларга логин һәм пароль бирә башлый. Бәлки, алай җайлырак та булыр.

Адәм баласы һәр яңа әйберне шулай саклык белән кабул итә. Бер өйрәнә башлагач, азарт барлыкка килә. Мәктәптә барлык укытучыда шундый кызыксыну бар. Зур кызыксыну белән эшлибез, – дип сөйләде ул.

Укытучылар һәм ата-аналарга сабырлыклар теләп калабыз. Вакытлыча гына авырлыклар булсын. Киләчәктә «ничек рәхәт икән» диярлек булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100