Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәктәп әйберләре алырга баралар иде» – Яшь пар һәм дүрт балалы гаилә авариядә үлгән

news_top_970_100
«Мәктәп әйберләре алырга баралар иде» – Яшь пар һәм дүрт балалы гаилә авариядә үлгән
Фото: rostov.sledcom.ru/

21 августта Ростов өлкәсендә авариядә берьюлы 8 кеше: егет белән кыз, 4 бала һәм аларның ата-анасы һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, «Лада Приора» белән 23 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул каршы як полосага чыга һәм «ВАЗ-2114» машинасына бәрелә. «ВАЗ» машинасында 4 бала һәм ир белән хатын була. Машиналар металл өеменә әверелә, 2 машинада да барысы да үлеп бетә.

Мәрхүм гаилә турында бистә халкы бик яхшы сүзләр генә сөйли. Әминә белән Сөләйман (исемнәре үзгәртелә) бик җаваплы әти-әни буларак билгеле. «Әниләре эшләми, балаларны карый. Ир белән хатынның 2 улы һәм 2 кызы бар. Әминә ата-аналар җыелышына бармый калмый, 3 баласының өлгереше белән кызыксынып тора. Кече кызлары әле мәктәпкә йөрми», – ди мәктәп хезмәткәрләре.

Укытучылар сүзләренчә, балалары да шат күңелле, мәрхәмәтле булган. «Өстәмә дәресләргә йөрделәр, яхшы укыдылар, бәхетле гаилә иде», – ди алар.

Фаҗига булган көнне гаилә Волгодонск шәһәренә барган. Алар мәктәп кирәк-яраклары алып кайтып килә торган булган. «Гаилә шәһәргә 1 сентябрьгә әзерләнергә барган», – дип сөйләгән биредәге мулла.

Олы балаларны мәктәп формасы киеп карарга, кечесен иптәшкә алып барганнар.

«Хәзер гаилә башлыгының анасы Төркиядән кайтканны көтәбез. 23 августта җирлибез», – дигән мулла.

«Лада Приора» машинасында баручылар күрше бистәдән була. «Ул шат күңелле иде, өйләнергә җыенды. Машинада кәләше дә үлде», – ди авылдашлары 23 яшьлек егет турында.

Россия Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, җинаять эше ачылган. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100