news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ике машина белән авариядә 8 кеше һәлак булган, дүртесе – балалар

news_top

21 августта «Ростов – Волгодонск» юлында 2 машина бәрелешә. Бу турыда Ростов өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.

Авариядә 8 кеше үлгән, аларның 4се балалар булган.

«Блокнот» белешмәсе буенча, машиналарның икесендә дә гаиләләр була – икешәр өлкән кеше һәм икешәр бала. Бу кешеләр барысы да үлеп бетә.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, биредә «Лада Приора» белән «ВАЗ» бәрелешә. «Лада Приора» зур тизлектә бара һәм идарәсен югалта, борылышка кереп китә алмый һәм «ВАЗ» машинасына бәрелә. «ВАЗ» машинасында 6 кешелек гаилә булган, диелә РЕН ТВ хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар