news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мактанырга хакым бар - алмачуар атым бар»: «Алмачуар» театр фестивалебез барлыкка килде

Казанда «Алмачуар» балалар театр фестивале барлыкка килде.

news_top
«Мактанырга хакым бар - алмачуар атым бар»: «Алмачуар» театр фестивалебез барлыкка килде
фото: © Салават Камалетдинов

Быелдан Казан шәһәре балалар бакчалары һәм мәктәп театр студияләренең үз шәхси фестивале бар. Шунысы да игътибарга лаек – ул портфолио өчен диплом таратып чыгуга корылган фестиваль түгел, призларга саллы гына сумма бирелүе белән дә кызыклы.

  • Быел «Алмачуар» фестивалендә 130 балалар бакчасы һәм 55 мәктәптән 2900 дән артык бала катнашкан. Район һәм шәһәр этапларында чыгыш ясаган балалар арасыннан финалга 21 балалар бакчасы һәм 25 мәктәп театр студияләре узган.
  • Казан шәһәрендә балалар татар театр коллективларының «Сәйяр» фестивале 1998 нче елдан уздырылып килә. Баштарак анда бары шәһәр мәктәпләре генә катнша. 2015 нче елдан «Сәйяр» аерым республика конкурсы буларак та оештырыла башлый. Бу зур хәрәкәткә республика шәһәр-районнарының балалар бакчалары да килеп кушыла. Казан шәһәре фестивале һәм республика фестивале икесе ике төрле бәйге булса да, 2026 елга кадәр бер исем белән яшәп килә. Быелдан буталчыклардан арыну һәм Казан шәһәре фестиваленең эшчәнлеген киңәйтү, эчтәлеген тирәнәйтү һәм аның дәрәҗәсен тагы да күтәрү максатыннан фестиваль үз эшен «Алмачуар» яшь буын театр фестивале исеме белән дәвам итә. Чара Туган телләр комиссиясе белән гамәлгә ашырыла.

Казан шәһәренең «Алмачуар» театр фестиваленең йомгаклау тамашачы «Чулпан» мәдәният үзәгендә узды. Без спектакльләрдән өзекләр карадык, кунакларның котлау сүзләрен тыңладык һәм җиңүчеләрне алкышладык.

Ә финалга чыккан спектакльләр арасында шулкадәр күп кызыклы өр-яңа һәм онытылган әсәрләр күренде. Яңаларын да язган, проза белән дә эшләгән студия җитәкчеләре. Кайбер спектакльләрнең өзеге белән генә канәгатьләнмичә, карыйсы да карыйсы килде. Шулай итеп Казанда татар театры сәнгате «Апуш» балалар театр студиясе белән генә чикләнмичә, «Алмачуар» исеме белән тагын да киңрәк колач алды.

Фестивальне үстерүгә зур өлеш керткән язучы, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөснияр: «Соңгы елларда театр хәрәкәте бик актив, шушындый матур бәйгеләр булганда, Казан шәһәрен «театр шәһәре» дип атап була. Мондый бәһа – бик зур бәя ул! Бу, чыннан да, бик көчле фестиваль. Дәвамлы булсын, уңышлар барыгызга да».

Камал театрының легендар актеры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов: «Әле күптән түгел генә халкыбыз даһи Тукаебызның 140 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бүгенге кичәне мин аның дәвамы итеп кабул иттем. Чөнки кичәнең башыннан азагына кадәр яшь иҗатчыларның Тукай әсәрләренә мөрәҗәгать итүен күрдем. Һәм дөрес эшләгәнсез! Тукай татар театры үсешенә зур өлеш керткән кеше, беренче спектакльләрдән үк караган, рецензияләр язган. Аның «Театр» шигыре дә шушы юнәлештәге бик зур эше – ул бу шигырьдә татар театрының нинди булырга тиешлеген ачып сала. Бу шигырь бүген дә үзенең актуальлеген югалтмаган. Тукайның шушы шигырендә таләп ителгәнгә җавап булырлык эшләр эшләгез, галиҗәнап актер һәм актрисалар булып үсегез!»

Кариев театрының легендар актеры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин: «Без халык дип яшәдек, театр дип яшәдек. Бик еш кына, безнең эшне дәвам итүчеләр бармы икән, дип уйлана торган идек. Яшерен-батырын түгел, мондый балалар театр фестивалендә беренче тапкыр катнашуым. Мин шаккаттым – безгә бер дә борчыласы юк икән. Безгә алмашка тел дип янучы милләтпәрвәр балалар үкчәгә басып килә икән».

Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җаббаров: «Мин шаккатып карап утырдым – безнең Казаныбызда шулкадәр матур татарча сөйләшүче, оста уйнаучы талантлы яшьләребез шундый күп икән, Аллага шөкер! Үзем дә театр дөньясында кайнагач, театр дөньясын эчтән белгәч, «Ашаган белми, тураган белә» дигәннең тураганнар ягында булгач, без күргән өзекләрне шушы югары дәрәҗәгә җиткергән, тир түккән остазларга, укытучыларга, студия җитәкчеләренә зур рәхмәт! Сез искиткеч зур эш башкарасыз. Монда әле кайчак профессиональ артистлар белән... гафу итегез, «интегергә» дип әйтәсе килми инде, җиңел булмый, ә сез балаларны шуның кадәр оештыргансыз, театр дөньясына мәхәббәт уяткансыз – мин шәхсән сезнең алда баш иям. Зур рәхмәт сезгә!»

Казан шәһәре мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова: «Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар! «Алмачуар» бик матур башлана, чөнки безне котларга бүгенге заманның иң талантлы режиссеры килде. Айдар Җаббаров безнең белән икән, димәк, «Алмачуар»ның гомере озын булачак. Мин җитәкчеләргә дә рәхмәт әйтми булдыра алмыйм – «Балык башыннан чери» диләр, алар теләмәсә, мәктәпләрдә театр студияләре шулай чәчәк ата алмас иде.

Без хәзерге вакытта күчеш чорында – «Сәйяр» фестиваленнән «Алмачуар»га күчкән вакыт. Үзгәрешләр беркайчан да җиңел генә бирелми. Зур тарихы булган «Сәйяр» турында сүз барганда бигрәк тә. Безнең өчен бу адым – бик җаваплы. Төп максат шәһәр күләмендә мөстәкыйль фестивальне саклап калу иде һәм без шуңа бу адымга бардык. Бер яктан әлеге фестиваль балаларны театр сәнгатенә тартса, икенче яктан (безнең өчен иң мөһиме!) телгә кызыксыну уяту. Әлеге үзгәрешләрне аңлап кабул итүләре өчен Мәгариф идарәсе, балалар бакчалары һәм мәктәп җитәкчелегенә зур рәхмәт. Рәис каршындагы Телләр комиссиясенә бу эшнең кирәклеген аңлаганнары өчен рәхмәт!

Бу күчеш чорында без әле эзләнүдә – без әле финалны ничек тагын да матурайтырга, темпны тизләтергә дип уйланачакбыз. Тизлек яратучы кеше буларак, минем тагын да тизләтәсе килә. Чөнки оештыручылар һәр спектакльдән өзек күрсәтергә тели, һәрберегезгә өлеш чыгарырга тели. Ләкин без өлешне чыгарабыз – монда җиңүчеләргә диплом гына чыгарып биргән кебек күренсә дә, призларыбыз профессиональ артистларның «Тантана»сына караганда да зуррак. «Алмачуар» фестивале – театр сәнгатенә адым, беренче чиратта – телгә кызыксыну уяту. Быел без «Алмачуар» фестиваленә катнашучыларны «Апуш» лагерена чакырабыз. Безнең сезне театр чире белән тагын да ныграк «чирләтәсе» килә».

Балалар бакчалары арасында җиңүчеләр:

Гран-при – 346 нчы балалар бакчасы

I урын – 303 нче билингваль балалар бакчасы

II урын – 405 нче, 150 нче балалар бакчасы

III урын – 368 нче, 308 нче, 392 нче балалар бакчалары

Мәктәпләр арасында җиңүчеләр:

Гран-при – 33 нче гимназия

I урын – Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия

II урын – 16 нчы татар-инглиз гимназиясе, 4 нче гимназия-интернат

III урын – 62 нче мәктәп, 20 нче гимназия, 48 нче мәктәп

Шулай ук «Иң яхшы малай роле», «Иң яхшы кыз роле», «Ана – бөек исем!», «Тарихи җәүһәрләрне саклау» махсус номинацияләрендә дә җиңүчеләр бүләкләнде.

«Алмачуар» фестивале ул бер фестиваль генә түгел, театраль комплекс – биредә фестиваль (һәм лагерь да) белән бергә драматургия бәйгесе дә бар. Гүзәл Сәгыйтова сәхнәдән әлеге бәйгенең башлануын да игълан итте. Тамашачыларның кулларында драматургия бәйгесенең беренчесендә җиңүчеләрнең әсәрләре тупланган «Алмачуар» җыентыгы иде. Анда Илфак Хафизов, Айгөл Әхмәтгалиева, Гөлүсә Батталова, Лилия Гыйбадуллина, Нәсүр Юрушбаев һәм башкаларның пьесалары тупланган. Әлбәттә, бер җыентык барлык балалар студияләре өчен бик аз. Ләкин бу инде «юк»тан яхшырак, бу инде «бар»га таба атлау.

«Алмачуар» драматургия конкурсы турында мәгълүмат:

Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала.

Төп шарт – пьесаларның татар телендә булуы һәм моңа кадәр беркая да бастырылмавы, сәхнәдә куелмавы.

Бәйге 4 номинациядә уза:

• Кече состав өчен (10 персонажга кадәр) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр);

• Зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр);

• Кече состав өчен (10 персонажга кадәр) яшүсмерләр аудиториясе өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр);

• Зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) яшүсмерләр аудиториясе өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр).

Катнашу өчен konkurskazan@mail.ru электрон адресына 2026 елның 1 октябренә кадәр гариза һәм пьеса текстын юлларга кирәк.

Иң яхшы пьеса авторларын акчалата бүләкләр көтә. Һәр номинациядә 3 җиңүче каралган:

I урын – 110 000 сум,

II урын – 90 000 сум,

III урын – 70 000 сум.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар