Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

МакSим эчкечелеккә бирелүенең сәбәбен әйткән

news_top_970_100
МакSим эчкечелеккә бирелүенең сәбәбен әйткән
Җырчы олы кызы белән
Фото: җырчының аккаунтыннан

Казанда туып үскән МакSим (Марина Абросимова) эчкечелеккә бирелүенең, алкоголизмнан хастаханәдә дәвалануының сәбәбен әйткән.

«Знаешь ли ты…» хитының авторы булган җырчы моның сәбәбен яраткан кешесе белән аерылышуы белән аңлаткан. Ул яраткан кешесенең абьюзер – ягъни «кан эчүче» булуын әйткән. Ул «нык киеренлектә яшәдем» дигән, тынычланыр өчен эчә башлаган.

«Бернигә дә карамастан, мин ул кешене яраттым, аерылышулардан соң, аның басымына түзә алмыйча, кабат аның белән кавыштым. Бу – бик авыр мөнәсәбәтләр иде. Аннары алкогольгә бәйле проблемалар башланды. Ул чыгып киткәндә, минем шәраб эчәсе генә килә иде. Ә ул моны еш эшләде», – дип сөйләгән ул «Надежда Стрелец» ютуб-каналында.

Аның аз-азлап тынычлык эзләргә тырышуы ахыр чиктә чиргә әйләнгән. Үзе исә бу гадәтен ташлый алмаган. Быел җәй ул хастаханәдә алкоголизмнан дәваланган. Җырчы анда мәшһүр кешеләр – шул исәптән, халык яраткан шәхесләр белән бергә булуын әйтә.

«Кодировка да ясап карадым. Әмма шуны әйтә алам – үзең эчеңнән моңа риза булмасаң, берни дә булышмый икән», – дигән ул.

Хәзер җырчы бу этапны узуын һәм яңа мөнәсәбәтләргә әзер булуын, янәшәсендә лаеклы ир күрергә теләвен әйткән. «Нык җилкә тоясы, көчсез буласы, хатын-кыз энергиясен кемгәдер тапшырасы килә», – дигән ул.

МакSим тагын бер баласы булуын теләвен әйткән, әмма үзенең табарга әзер булмавын белдергән. Шуңа да ул берәр баланы кызлыкка яки уллыкка алырга тели икән.

Җырчының сәхнәгә эчеп чыгуы турында хәбәрләр булгалады. Март аенда җырчы Сочида җырлаганда, микрофонын сәхнәдән ыргытып чыгып киткән иде. Аннары җырчы алкоголизмнан дәвалый торган клиникадан видео яздырды. Аның әйтүенчә, алкоголизм проблеманы киметми, киресенчә, арттыра гына. Җырчының бу чире барлыгы турында ачыктан-ачык әйтүен хезмәттәшләре дә хуплады.

Марина әйтүенчә, эчкечелектән дәваланыр өчен көч табарга аңа әтисенең киңәше ярдәм иткән. Ул бала чакта әтисе дә эчкән. Ул инде әтисеннән курка башлаган була. Берзаман әтисе урамда аның янына килә, курчак бүләк итә һәм беркайчан да бүтән эчмәскә вәгъдә бирә. «Хәзер аңа 65 яшь һәм шул көннән соң ул эчмәде. Ул мине ярата. Ул чакта ул гаиләне сакларга адым ясады. Хәзер дә ул миңа киңәшләр бирә», – дип сөйләгән җырчы.

  • Марина Абросимова 1983 елда Казанда туган. «Трудный возраст», «Знаешь ли ты...», «Мой рай» хитлары авторы. 2008 елда ул тавыш режиссеры Алексей Луговойга кияүгә чыга, беренче кызы тугач, аерылышалар. Аннары ул тагын ике ир белән якын мөнәсәбәтләрдә була – 2012-2014 елларда музыкант Александр Красовицкий, 2014-2015 елларда – бизнесмен Антон Петров белән. Антон Петровтан аның тагын бер кызы туа, аннан соңгы мөнәсәбәтләрен җырчы яшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100