Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

МакSим концертларда алкоголь эчкәнен таныды: «Машина кебек эшләрмен, дип уйладым»

news_top_970_100
МакSим концертларда алкоголь эчкәнен таныды: «Машина кебек эшләрмен, дип уйладым»
Владимир Васильев/архив

МакSим псевдонимы белән чыгыш ясаучы җырчы Марина Амбросимова социаль челтәрдә үзенең исерткеч эчемлекләргә бәйлелектән дәвалануы турында видео-мөрәҗәгать урнаштырган.

– Үз өстемә бик зур җаваплылык алдым һәм бик күп чыгыш ясарга вәгъдә иттем. Сочидагы концертка исә мин арыган килеш кенә килмәдем, ә инде аякка да баса алмадым. Сәхнәгә чыгар алдыннан система алдым. Алкоголь эчсәм, сәхнәгә чыгып, машина кебек эшләрмен, дип уйладым. Барып чыкмады. Концертның ничек тәмамланганын беләсез – ул өзелде.

Монда минем җаваплылыгым, хезмәттәшләремнең эше, сезнең мөнәсәбәтегез, хөрмәтегез кызганыч. Мин шуны аңладым: проблемалардан, авырулардан, артык хис-кичерешләрдән (ә мин – бик хисчән кеше) алкоголь эчеп качарга тырышуым бернәрсәгә дә китерми. Өстәвенә, ул, ахыр чиктә, зур югалтуларга да китерә икән. Һәм мин бу бәйлелекне аңладым, кабул иттем, дәваланырга карар кылдым. Чөнки болай минем тормышым дәвам итә алмас иде. Шуңа күрә мин хәзер клиникада. Инде озак вакыт дәваланам, – дип сөйли видео мөрәҗәгатендә МакSим.

Җырчының Сочидагы концертыннан бер өзек:

Җырчы үзенә теләктәшлек белдергәннәре өчен гаиләсенә, хезмәттәшләренә рәхмәт әйтә һәм фанатларының аңлап кабул итүенә өметләнә.

«Бик ихлас һәм кыю булган. Син булдыра аласың!», «Үзеңнең көчсезлегеңне тану – бик көчле гамәл. Марина, без барыбыз да синең терелүеңә өметләнәбез!», «Афәрин... башкалар кебек алдамаган өчен хөрмәт итәбез», «Бөтен аудиториягә танылу – бу кыюлык һәм сәламәтләнүгә таба зур адым», – дип яза МакSимның җанатарлары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100