Макеевкада имам һәлак булган мизгелдә 11 ел элек язып биргән сүрәсе идәнгә килеп төшкән
Яңа ел каршылаган төндә ДНРның Макеевка шәһәрендәге профессиональ-техник училище бинасы утка тотылып, 89 хәрби һәлак булган иде. Алар арасында Самара өлкәсенең Елхов районы Мулла авылы имамы Ирек Насыйров та бар. Ирек Насыйровны туган авылына алып кайтып, мөселман кануннары буенча җирләделәр. Хушлашу мәрасиме 17 гыйнвар көнне узды.
Мулла авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң, Ирек Насыйров Самараның «Нур» мәдрәсәсендә дини белем алган. Армиядә хезмәт итеп кайткач, туган авылында имам булып эшли башлаган. Авыл җирлеге мөселманнар дини оешмасының рәисе булып торган.
Илдә өлешчә мобилизация башлангач, Ирек Насыйров беренчеләр рәтендә чакыру ала һәм махсус операциягә Донецкига җибәрелә.
1 гыйнварга каршы төндә Донецк янындагы Макеевка шәһәрендәге бер төркем хәрбиләр дошман ракетасы һөҗүменә дучар ителә. Профессиональ-техник училище бинасына 5 снаряд аталар. ДНР хокук саклау органнары хәбәр итүенчә, яңа гына кайнар ноктага китерелгән солдатлар Яңа ел төнендә кәрәзле телефоннардан сөйләшкән, шул сәбәпле, Украина хәрби көчләре бу бинада хәрбиләр бар икәнен ачыклый алган.
Әлеге һөҗүм вакытында 89 хәрби һәлак булды. Аларның күбесе – Самарада өлкәсендә әзерләп җибәрелгән мобилизацияләнүчеләр.
Баштарак Ирек Насыйровны яралылар арасында табарга өметләнәләр. «Макеевкадагы солдатларның утка тотылуын ишеткәч тә, Ирекне танышларыбыз аша Ростов, Мәскәү, Санкт-Петербург хастаханәләреннән эзләтергә тотындык. Тик, ни кызганыч, ул алар арасында булмады шул», – ди Самараның «Җәмигъ» мәчете имамы Илнур хәзрәт Сабиров.
Якыннары, авылдашлары Ирек Насыйровның гыйлемле, ярдәмчел булуын, яшь булуына карамастан, халык алдында ихтирам казануын сөйли.
Ирек Насыйровны туган авылына алып кайтып, мөселман кануннары буенча җирләделәр. Хушлашу мәрасиме Мулла авылында 17 гыйнвар көнне узды.
Имам, үлгәннән соң, «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән.
«Хәрби өйрәнүләр вакытында да егетләргә терәк булган»
Самара өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин сүзләренчә, Ирек мобилизацияләнгәч, хәрби өйрәнүләр вакытында егетләргә бик зур терәк булган, алар арасында имам булып йөргән.
«Ирек ачык йөзле, тәртипле егет булды. Беркайчан хәрәмгә үрелмәде. Авыл халкы үзен бик ихтирам итте. Хәрби шәһәрчектәге өйрәнүләр вакытында да татар, казах егетләре арасында Ирек имам булып йөргән, аларга терәк булган.
Хәзер яшьләр авыл җирендә яшәргә атлыгып тормый. «Авылны күтәрергә кирәк», – дип сөйләнеп йөрүчеләр генә күп. «Егетләр, сез бит үзегез дә авыл кешеләре. Нигә киттегез? Кайтыгыз авылларга, булдырыгыз эш урыннары. Сөйләнеп йөргәнче, кайтып, җиң сызганып эшләргә кирәк», – дип, үзләренә дә әйткәнем бар. Ә Ирек ике дә уйламады. Сүзебезне тыңлап, туган авылына кайтып, имам булып эшли башлаган иде. Шундый егетебезне югалту бик жәл. Нибары 27 яшь иде бит. «Син безне кайчан туеңа чакырасың инде?» – дип, гел шаярта идек. Гаиләле булырга да өлгерми калды», – дип сөйләде Талип хәзрәт.
«Мулла булачагы әллә кайдан күренеп тора иде»
Ирек Насыйров 2016 елда Самараның «Нур» мәдрәсәсен тәмамлаган. Уку йортының ректоры Али хәзрәт Сөләйманов сүзләренчә, Ирекнең киләчәктә мулла булачагы укырга керү белән үк сизелеп торган.
Кайсы шәкертнең теләк белән укыганлыгы, кайсысының артык күңел бирмәгәне күренеп тора ул. Ирек тырышып укып кына калмады, аның киләчәктә мулла, хәзрәт булу хасияте әллә кайдан кычкырып тора иде. Имам булырга Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләте бар иде аның.
Ул укырга кергән ел мәдрәсәбездә авыррак ел булды – шәкертләр җыелмады. Иреккә белем алуны үзе кебек тагын бер егет белән генә башларга туры килде. Иптәше озак укый алмады, 1 ел узуга, мәдрәсәне ташлады. Ирек, бик тырышып, курсларыннан бер кеше булып, укуын тәмамлады.
Армиядән кайту белән туган авылында имам булып эшли башлады. Армиягә кинәт китеп бару сәбәпле, без аңа диплом бирә алмаган идек. Авылда имам итеп билгеләгән көнне авыл халкы алдында дипломын үз кулларына тапшырдык.
«Ул бу дөньядан бер гөнаһ та кылып киткән кеше түгел»
Авылдашы, дусты Әнвәр Жаднов олы җанлы Ирек Насыйровның авылда имам гына түгел, халык өчен рухи терәк булуын, психолог ролен үтәвен дә билгеләп үтте.
Ирек хәзрәт – миңа шәхсән бик нык ярдәм иткән кеше. Моннан 2 ел элек минем бердәнбер малаемны үтерделәр. Ирек аннан азрак зуррак, алар бер мәктәптә укыды.
Шул авыр вакытыбызда Ирек хәзрәт һәрвакыт безнең янәшәдә булды. Улыбыз рухына Коръән укыр өчен генә түгел, мораль-психологик ярдәм күрсәтер өчен дә килә иде ул. Үлгәч, кеше белән нәрсә була? Аның җаны кайда китә? Мәрхүмнәр тыныч ятсын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Шуларның барысын да тәфсилләп аңлата ала иде. Аның белән сөйләшкәч тынычланып кала идек. Ирекнең ярдәме белән әкренләп тормышка кире кайттык, балалар йортыннан 7 яшьлек бала алдык, хәзер аны тәрбиялибез.
Бик белемле имам булды, мәҗлесләрне, беркая карамыйча, русча-татарча вәгазьләр белән үреп алып бара иде. Авыл халкы шундый имамыбыз булу белән горурланды. Ул бу дөньядан бер гөнаһ та кылып киткән кеше түгел.
Мобилизация игълан ителгәч, безнең авылдан миңа һәм Иреккә чакыру килде. Сәламәтлегем белән проблемаларым булганга, мине алмадылар. Аның да калу мөмкинлеге бар иде. «Барам, нәрсә язган, шул барыбер булачак. Чакыру килгән икән, димәк, мин анда булырга тиеш», – дип кабул итте.
Ирек армиядә минем абыем җитәкчелегендә хезмәт иткән иде. Абыйның сөйләвенчә, солдатларны полиция формасы кидереп, урам патруле булып эшләргә чыгара торган булганнар. «Ирек бер генә кешегә дә штраф яза алмады, шуңа аны гел нарядтан төшерәләр иде», – ди ул.
Соңгы көннәрдә бик еш уйланам. Әлбәттә, аның һәлак булуы бик кызганыч, ул – безнең өчен бик якын кеше. Тик, исән булса, бәлки, шушы бер гөнаһсыз кешегә башкаларны үтерергә туры килер иде. Аллаһы Тәгалә аны үз янына алып, гөнаһлар кылырга ирек бирмәгән, – ди Әнвәр Жаднов.
«Үземне шушы кәфенлеккә төреп озатырлар» дигән уйлар башына да кермәгәндер»
Самараның «Җәмигъ» мәчете имамы, «Нур» мәдрәсәсе мөгаллиме Илнур хәзрәт Сабиров:
Мин Ирекне үз энем урынына күрдем, бик җылы аралаштык. Әле менә яңа гына мәдрәсәдә, Ирек хәзрәтне якын белгән кардәшләребез белән җыелышып, өчесен уздырып чыктык. Җомга намазыннан соң туган авылындагы ашына да кайтырга ниятлибез.
Ирек дөреслек яратты. Шул дөреслекне табарга, үзенчә һәр җирдә тәртип урнаштырырга тырышып йөрде. Имамлык вазифасында бөтен күңелен биреп эшләде. Аны җир куенына үзебезчә иңдерәсебез килеп, Ирекне җирләгән көнне кәфенлек эзләргә туры килде. Кәфенлекне мәчеткә барып таптык. «Монысы – ир-атлар, монысы хатын кызлар өчен», – дип, үз куллары белән язып әзерләп куйган булган. Әлбәттә, ул аны авылдагы көтелмәгән үлем-китем очракларына дип алган инде. «Үземне дә шушы кәфенлеккә төреп озатырлар» дигән уйлар башына да кермәгәндер.
Авылда үзенә аерым йорт алып, канатланып йөрде. «Махсус операциядән кайту белән өйләнәм», – диде. Очраша торган кызы да бар иде. Ләкин Аллаһы Тәгалә башкача ниятләгән булган шул.
Бик фаҗигале хәл инде. Әле һаман да йөрәккә авыр, уйлар гел Ирек турында. Җәсәден үз күзләрем белән ләхеттә күрсәм дә, ышанасы килми. Хәлләрне сорашып, телефонга шалтыратыр кебек. Хисләрне тыеп торуы да, бу сүзләрне сөйләве дә бик авыр.
«Артистлык сәләте дә көчле иде»
Мулла авылы мәктәбе директоры Рамил Хуҗин:
Ирек мәктәптә укыганда бик тырыш, үҗәт малай булды. Татар малае рус теленнән гомум дәүләт имтиханын иң югары балларга язды. Ә инде сайлап алу имтиханына берүзе тарих фәнен сайлап, аны максималь баллга тапшырып кайтты.
Кечкенәдән үк дингә тартылды. Әле математика укытучысы белән сөйләшеп утырдык. «Ирек, нигә теореманы укымадың, ә сүрәләрне су урына эчәсең?» – дип сорагач: «Соң, апа, бу бит теорема гына, ә дога – Аллаһы Тәгалә сүзе», –- дип әйтә иде, дип искә алды.
Ирекнең артистлык сәләте дә көчле иде. Мәдәният юнәлешендә китү турында да уйлап йөрде. Мәктәпне тәмамлаганда, яныма килде дә: «Рамил абый, артист булыйм микән, әллә мәдрәсәгә барыйммы?» – ди. «Динне яхшы беләсең, Ирек, мәдрәсәгә бар», – дип киңәш бирдем.
Бер генә кеше белән дә конфликтка кергәне булмады, үзеннән көчсезләргә ярдәм итәргә ашкынып торды. Алар сыйныфында бер кызның укуга һәвәслеге булмады. Берәр биремне эшли алмаса, гел елый иде шул бала. Башкалар көлеп карап тора, Ирек шуның янына килә дә: «Әйдә, икәү эшлибез. Үзем язышам иншаңны», – дип, гел ярдәм итә иде. Кешенең кәефен күтәреп, уйларын позитив фикерләргә юнәлтергә тырыша иде.
Инде мәктәпне тәмамлагач та, без – укытучыларына карата хөрмәте кимемәде. Бәйрәмнәр белән котлап, армиягә киткәндә дә, кайтканда да яныбызга килеп… Кемне күрә – ачык йөз белән исәнләшә, килеп, хәл-әхвәл сораша…
Җеназа укыганда да карт кешеме ул, яшьме – мәрхүмнең бигорафиясен сөйләп, игелекле гамәлләрен әйтеп, якыннарының йөрәгенә үткәрерлек итеп укый иде.
«Мин бит укый торган кеше, догалар саклап йөртер», – диде.
Әнисенең апасы Алия ханым Иваева:
Безнең Ирек кебек кеше меңгә бер генә була. Әле 9 яше дә тулмаган иде, әбисенә килеп: «Әби, минем мәчеткә барасым килә, кем белән барыйм икән?» – дип сорашкан. Әбисе күршедәге Гомәр бабайга алып кергән. Әнә шул Гомәр бабай мәчеткә алып барган беренче көнне үк дога өйрәнеп кайтты шул бала. Шатлыгы эченә сыймаган иде.
Әнисенә бер хәсрәт китермәде, тәртипле булды. Ә хәтере искиткеч иде. Ул тарихны биш бармагы кебек белеп, бөтен саннар, тарихи фактларны исендә тотты. «Компьютер кебек бу башың синең, улым», – дип әйтә идем.
Чакыру килгәч, «барма» дип күпме үгетләдек. «Барам, апам, кайгырмагыз да. Барысы да әйбәт булачак. Мин бит укый торган кеше, догалар саклап йөртер», – диде.
Иреккә ракета төшкән бинадан үзенә аерым бер бүлмә биргән булганнар. Исән калганнар әйтүенчә, Ирек анда да бик күп кеше белән аралашкан, вәгазьләп торган. Яңа ел кичендә иптәшләре «йөреп кайтыйк» дип эндәшсәләр дә, «юк, мин укып утырам әле» дип шул бүлмәдә утырып калган.
Инде ярый җәсәден кайтара алдылар, дибез. Гәүдәсен беребезгә дә күрсәтмәсәләр дә, янәшәсендә утырып бәхилләшә алдык.
Әнисе бик өзгәләнә. Инде ничә көн без – туганнары яныннан китмибез. Өчесенә 40тан артык кеше килде Ирекне хөрмәтләп. Самарадан бик күп имамнар кайткан иде. Бик зурладылар Ирегебезне…
Тырыш булды, 1 ел элек йорт алып, аның эченә душ-бәдрәфләр ясап, җиһазлар куеп, яшәү өчен бөтен уңайлыклар булдырган иде. «Исән-сау әйләнеп кайткач, тышлап, матур итеп буяп куябыз, өстәмә төзелмә ясыйбыз, апа», – дип, планнары белән уртаклашты.
Моңа кадәр гел әнисе турында уйлап, аз гына акчасы булса да, тизрәк әнисенә ярдәм итәргә ашыгып яшәде. Әтиләре гаиләдән киткәндә, Иреккә 8 яшьләр тирәсе иде. Әниләре 3 баланы ялгызы аякка бастырды. Шуңа да әнисенә булышасы килде инде аның, моңа кадәр өйләнми йөрүенең дә сәбәбе шул булгандыр.
«Миннән дога өмет итә, дип уйладым»
Ирекнең сыйныф җитәкчесе Фәридә Хуҗина белән, Ирекнең үлгән хәбәре килер алдыннан, кеше ышанмаслык хәл булган.
Мин урта сыйныфларда Ирекнең сыйныф җитәкчесе булдым. Мәктәпне тәмамлаган елны яныма килде дә: «Апа, сез «Аятел-Көрси» беләсезме?» – дип сорый. «Яттан белмим шул, Ирек», – дидем. Икенче көнне миңа әлеге сүрәне үз кулы белән язып китереп бирде.
Ирекнең һәлак булу турындагы хәбәр килер алдыннан, ирем шкафтан нидер эзләгәндә, идәнгә килеп төшкән шул дога. Күпме вакытлар кул тимәгән, кайда икәнлеге дә хәтердә түгел иде. Ирекнең моннан 11 ел элек язып биргән догасы бит ул. Мин шунда ук, Ирек бездән дога көтәдер, дип уйлап, догаларымны укырга утырдым. Үзенең үлем хәбәре алдыннан килеп төшүе кирәк бит шул доганың, менә шуннан соң «юк» дип әйтеп кара югары көчләрне.
Ирек сыйныфта үзенең йомшак күңеле, ярдәмчел булуы белән аерылып торды. Төрле бәйгеләрдә актив катнашты. Бик эмоциональ егет, теләсә нинди рольне уйнап чыгарга сәләтле иде. 8нче сыйныфта укыганда, «начар гадәтләргә каршы көрәш» темасына район үзәгендә чыгыш ясадык та, безнең команда беренче урынны алды. Ә Ирекнең үзенә актерлык осталыгы өчен аерым приз бирделәр.
Нинди эшкә алынса да, аны җиренә җиткереп эшли иде. Җырлады да, озын-озын шигырьләр дә сөйләде. Укуда да алдынгы булды. Әнисе сөйләвенчә, тарих китапларын истә калдырып кына түгел, барысын да күз алдыннан уздырып, шундагыча киенеп, шундагы эпизодларны гаиләдәгеләренә уйнап күрсәтә торган булган.
«Мине мөселманча җирләгез», – дип әйтеп киткән»
Әнәс Мингалиев, дусты, фотограф, әлеге язмадагы фотоларның авторы:
Ирек белән фронтка алып киткәнче телефоннан сөйләшеп тордык. Хәрби өйрәнүләр ничек соң, дип сорагач: «Мин хезмәттә булган кеше бит, Әнәс абый, барысы да истә», – диде. Анда да барысы белән дә дуслашып, якынаеп беткәннәр. «Егетләр белән тегендә киткәч тә бер-беребезне ташламаска, ярдәм итешергә сүз куештык», – диде. Декабрнең 20ләрендә аларны фронтка озаттылар.
Соңгы тапкыр 31 декабрь кичендә төнге 11 яртыда әнисенә шалтыраткан. Үзенең иң изге теләкләрен әйткән. Ә 12 тулып узуга аларга һөҗүм ясаганнар… Мәчеттәге имамнарга: «Минем белән бер-бер хәл килеп чыкса, мине мөселманча җирләгез», – дип әйтеп киткән булган. Табут белән кайтарсалар да, җәсәден кабергә кәфенләп иңдерделәр.
Ирекне җирләгәндә килгән халык…. Авылда машина куярга да урын юк иде.
Киткәч тә авыл халкы өчен борчылып торды. «Увольнение» алып, җомга намазларына кайтып йөрергә тырышты. Ул кайта алмаганда, бер бабай үткәрә иде намазларны. «Бабайга җомга намазы уздыру бик кыен, берәр җаен таба алмассызмы?» – дип шалтыраткач, мөфти хәзрәт белән элемтәгә кереп, җомга намазларын үткәрерлек гыйлемлерәк кеше таптык.
Ирек хәзрәт мулла булгач, авыл халкы да дингә ныграк тартыла башлаган иде. Бик акыллы, эрудицияле, белемле балакай иде… Аның бәрхет тавыш белән укыганын тыңлау – үзе бер ләззәт... Күрше авыллардагы мәҗлесләргә, мәрхүмнәрне озатуларга да чакырдылар үзен. Минем кияү күрше авылда яши, ул да мәчет белән бәйләнешле. Ул да бөтен мәсьәләләр буенча да Иреккә мөрәҗәгать итә иде. Ирек хәзрәтнең һәлак булуы – Мулла авылы өчен генә түгел, тирә-күрше авыллар, бөтен төбәк өчен дә зур югалту.
Ирек Насыйровның якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.