news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Маймыллар, филләр белән кочаклашмаска: чит илдә куркыныч авыру йогарга мөмкин

Җәй - бакча эше, сәяхәтләр чоры. Яшерен-батырын түгел, кулларның чисталыгы да кайчак ташка үлчим инде аның, гел-гел су белән сабынга барып та җитмәскә мөмкин. Тик ваемсызлыкның күңелсезлек белән тәмамлануы бар. Тычкан бизгәге, энтеровирус һәм башкалар белән авырмас өчен, белгечләр бик сак булу мөһимлеге турында кисәтә.

news_top
Маймыллар, филләр белән кочаклашмаска: чит илдә куркыныч авыру йогарга мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Мелиоидозны кйдан «алып кайталар?»

Мелиоидоз авыруы Россия туристлары арасында ял итү өчен популяр саналган илләрдә таралган. «Мелиоидоз – аеруча куркыныч тропик йогышлы авыру. Ул Көньяк-Көнчыгыш Азиядә, Африкада, Үзәк һәм Көньяк Америкада очрый. Мелиоидоз Вьетнам, Кытай, Таиланд, Индонезия, Шри-Ланка, Һиндстан, Непал, Мальдивы илләрендә таралган», – дип сөйләде Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Россиядә мелиоидозның читтән кертелгән очрагы теркәлгән. Аны Таиландтан бер турист йоктырып кайткан, анда ул төрле экскурсияләрдә, шул исәптән филләр фермасында булган. Хәзерге вакытта авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Любовь Авдонина 2017 һәм 2024 елларда да Таиландтан шушы вирусны йоктырып кайтучылар булганын искәртте.

Белгеч аңлатканча, инфекция тиренең бактерияләр белән зарарланган җир белән, шулай ук хайваннар белән элемтәсеннән соң барлыкка килә. Вирус төрле органнарга зыян китерә. Табиблар мелиоидоз Россиядә очрамый дип тынычландырса да, йогышлы авырулар булган илләргә барганда, профилактика чаралары турында онытырга ярамавы турында кисәтәләр. «Безнең як авыруларына организм күпмедер күнеккән була, ә чит инфекцияләрне авыр кичерә», – диде Любовь Авдонина.

Түбәндәге кагыйдәләрне белү мөһим:

  • туфракта яланаяк йөрмәскә;
  • калын табанлы аяк киеме кияргә;
  • җиргә яки ком өстенә утырыр алдыннан җәймә җәяргә;
  • хайваннар белән элемтәдән тыелып торырга.

«Бездә маймыллар белән фотога төшәргә, филләр белән кочаклашырга яраталар, бу зур куркыныч тудыра. Йогышлы авырулар ихтималы зул булганлыктан, кочаклашмау хәерлерәк», – диде Любовь Авдонина.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Хәзер энтеровирус инфекциясе сезоны башлана»

Аның сүзләренчә, чит илләрдә кешеләр күбесенчә черкиләр тараткан инфекцияләрне йоктыра. «Безнең илдә мондый черкиләр юк, димәк, бу вируслар бездә тарала алмый», – диде ул.

Ә читтән кертелгән инфекцияләрдән иң киң таралганы – Денге бизгәге, аннары тропик малярия бизгәге, лейшманиоз, мелиоидоз, энтеровирус инфекциясе төрләрен әйтергә була.

«Хәзер энтеровирус инфекциясе сезоны башлана. Ул безнең илдә тарала торган йогышлы инфекция. Аны Төркиядән, Таиландтан алып кайтучылар шактый. Аның белән балалар да, олылар да авырый», – дип белдерде Любовь Авдонина.

Экзотик илгә сәяхәткә җыенганда, юллама сатып алган турфирмаларда ул илләрдә таралган инфекцияләр турында сорашырга кирәк. Әйтик, Африка илләренә барганда, сары бизгәккә каршы прививка мәҗбүри булганнары бар. Шулай ук, Любовь Авдонина әйтүенчә, менингококк инфекциясенә каршы прививка ясатырга була. Һиндстанга, якын чит илләргә – Урта Азиягә барганда, А гепатитына каршы прививка ясату хәерле. Бу илләрдә холера, кызамык та очрый. «Вакцинация булырга тиеш. Чит илгә ял итәргә киткән җирдән кызамык та алып кайтсаң, бер дә рәхәт булмас. Иммунитет көчәйсен өчен, прививканы вакытыннан алда ясатырга кирәк. Чит илләрдән кайткач, 21 көн сәламәтлекне күзәтеп тору мөһим», – дип белдерде Любовь Авдонина.

Татарстанда тычкан бизгәге белән авыручылар 200гә якын

Сезон башланганнан бирле Татарстанда тычкан бизгәге (бөер синдромы белән геморрагик бизгәк) йоктыруның 190 очрагы теркәлгән. Авыручылар саны, узган ел белән чагыштырганда, 20 процентка күбрәк.

«Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк авыруы очраклары арту күзәтелә. Бу кимерүчеләр өчен уңайлы һава торышы шартларына бәйле, аларның саны быел аеруча күп. Алар арасында йогышлы авырулы хайваннар шактый», – дип сөйләде Авдонина.

Роспотребнадзор вәкиле бакча участокларын һәм өй тирәли тычканнарга каршы эшкәртү мөһимлеген билгеләп узды.

«Үзеңә дә эшкәртергә мөмкин, ләкин көчле химик препаратлар булганлыктан, саклану чаралары кирәк. Ул препаратларны махсус кибетләрдә, инструкциясе булган җирдә генә сатып алу зарур. Бакча тирәлеген тычканнарга каршы эшкәртүче профессиональ оешманы да чакырырга була. Лицензиясе булган оешма бу эшне сыйфатлы итеп башкарачак, тик «Мин – Петя абый, шәп ясыйм» дигән игъланнарны интернетта эзләмәгез, аннары ул «Петя абый»га карата шикаятьләр килә, ә без аны таба алмыйбыз, ул инде югалган, номеры юкка чыккан була. Безнең сайтта лицензиясе булган оешмалар исемлеге бар. Шуннан табарга мөмкин. Сезон азагында көзен, шулай ук, бакчасылык оешмаларында саклану барьеры ясатырга була», – диде Любовь Авдонина.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов коллегасы сүзләрен җөпләп, бу мәсьәләне бакчачылык ширкәтенең гомуми җыелышында күтәрергә киңәш итте. Аның сүзләренчә, мондый эшкәртү эшләрен бакчачылыкның барлык хуҗалыклары тирәли уздыру файдалы.

«Тычкан бизгәген дәвалауда вируска юнәлдерелгән дәвалау юк. Бары тик төп симптомнарны гына дәвалыйбыз: югары температураны төшерәбез, бөер эшчәнлеген көчәйтәбез», – дип белдерде Дмитрий Лопушов.

Талпаннар һөҗүме кимегән

Ә талпан кадалу очраклары, киресенчә, кимегән – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр азрак.

Барлыгы 4968 талпан кадалу очрагы теркәлгән. Узган елда исә урман бете кадалу белән бәйле 7149 очрак булган.

«Бу һава торышы белән дә бәйле. Талпан өчен хәзерге һава торышы шартлары бик үк уңай түгел», – диде Любовь Авдонина.

Талпан кадалу очракларының 85 проценты урманнарда, бакчачылык ширкәтләрендә булган. 179 очракта урман бете кешеләргә башка төбәкләрдә ял вакытында кадалган.

Бик күп инфекцияләр кешеләргә су аша күчә. «Су аша 50ләп инфекция кеше организмына үтеп керә: эчәк инфекциясеннән алып гельминтозга кадәр. Бу чирне бик җиңел йоктырып була. Әгәр пляжда су керергә ярамавы турында кисәткән аншлаг торса, суга керергә кирәкми», – диде Любовь Авдонина.

Аның сүзләренчә, 26 июньгә булган мәгълүматларга караганда, әлегә Татарстандагы 24 пляжның 7се генә ял итәргә яраклы. Бу исемлеккә Татарстан башкаласы керми – Казанның бер генә пляжында да су коену куркынычсыз булуын раслаган рөхсәт кәгазе юк.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ул бүгенге көндә Зәй, Буа, Бөгелмә, Алабуга районнарында – пляжлар, Түбән Кама һәм Чаллыда – шәһәр пляжлары, Чистайда «Юность» пляжы су коенырга яраклы дип табылганын һәм ул пляжларга халыкны кабул итүгә рөхсәт бирелгәнен әйтте.

«Исегезгә төшерәбез, пляж санитар-эпидемиологик нәтиҗә алганнан соң гына файдалану өчен куркынычсыз», – дип искәртте Любовь Авдонина.

Белгечләр кулларны мөмкин кадәр ешрак юып торырга, җиләк-җимеш, яшелчәләрне дә яхшылап юып кына ашарга яравын ассызыклап әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар