Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сезнеке дә, безнеке дә булган артистлар һәм төшеп калган гәлүш: ТМТВ премиясе - Уфада

Төнге йокыларны качырып, ике республика арасындагы җепләрне калынайтып, юлларда метр саен барган ремонтны бер мактап, бер сүгеп, бер капчык хис-кичереш белән Уфадан кайтып килеш. Таң ата. Бөтен автобус диярлек йоклый, кайберләре генә кәефләнеп, көлештереп куя. Ватык юлдан даңгыл-доңгыл килгән автобус эчендә әкрен генә шешәләр шакылдаша.

news_top_970_100
Сезнеке дә, безнеке дә булган артистлар һәм төшеп калган гәлүш: ТМТВ премиясе - Уфада

Шешәләрдә – кымыз. Кымыз инде. Анысы да үземнеке. «Атмаса гына ярар иде», – дигән теләк белән, йокыга талган артистлар белән саубуллашып, автобустан төшеп калдым. Ата алмыйча интеккән кымызга һәм кояшка карап, беренче тапкыр Уфада узган ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы турында тагын бер уйлап куйдым.

ТМТВ телеканалы премиясен тапшыру беренче тапкыр Уфада булды. Танылган һәм танылмаган 32 җырчыга премия бирдек Уфа тамашачасы белән бергәләп. Танылмаганнарны танылганнар белән аралап куйганнар. Бер генә җыр җырлаулары әйбәт булды. «Татар радиосы»ның 20 яшьлек юбилеенда өчешәр җыр җырлап, ялкыта башлаганнар иде бераз. Монда әйбәт булды. Берне чыгып җырлады, статуэткасын алды, шуның белән Аллаһ әппәр.

Уфа тамашачысы көткән, чакырган икән. Зал тулы, колак тонарлык итеп кул чабалар, кычкыралар, чәчәкләр бирәләр, елыйлар, көләләр. Кыскасы, уфалылар концерт ярата. Тансыкка булгангадыр инде дигән уйлар да башка килде. Бер карасаң, җанисәп бетте бит инде, хәзер килсәләр, китсәләр дә, калсалар да сүз булмаска тиештер, әйеме? Ни йон, ни сөт дигән кебек…

Алып баручы Гөлназ Сәфәрова да концертны: «Башкортстанга Татарстан артистларын кертмиләр дигән сүз чыккан иде. Без моны тикшереп карарга булдык», – дигән сүзләр белән башлады. Айрат Ильясов җавап итеп: «Кертмиләр генәме соң. Монда өч автобус, өч самолет, дүрт пароход, утыз ике машина, бер көтү артист килде», – дип, премиянең масштабларын чүпрә кебек күпертеп үк җибәрде. Ну ике республиканы берләштереп, сезнеке дә, безнеке дә диярлек булгач, күпертсә дә жәл түгел.

Тантананы Зәйнетдин башлап җибәрде. Берничә инструментта уйный, тамак төбе белән төрле авазлар да чыгарып ала. Бер Башкортстан артисты артыннан икенче Башкортстан чыкты – Айдар Галимов концертны «Җырлыйм туган якта» дип башлап җибәрде. Аннары башлап кына калмады, бетерде дә. П-патриотлык һәм с-символика.

Башкортстан артистлары премиянең Уфада узуына шулкадәр сөенгәннәр. ТМТВ белән «Барс медиа»га рәхмәт әйтеп бетерә алмадылар. Камил Гәрәев моны тәҗрибә генә түгел, Башкортстаннан чыккан артистларга хөрмәт йөзеннән дип тә атады әле. Башкортостан егетләре бердәм рәвештә елмаеп куйды.

Кызыл келәм модасы

Тантана алдыннан «Башкортстан» концертлар залының каршысында кызыл келәм өлеше дә булды. Назлыгөл Сөнгатова белән Байбулат алып бардылар. Мондый премияләр, фестивальләр артист халкының стилен билгели торган җир дә. Назлыгөл кара төстә кыска гына итәкме, шортикмы кигән, аның өстеннән озынын бөркегән. Анысы табанга хәтле, тик үтә күренмәле. Җил искән саен аякларын шул сетка итәк белән каплап куя.

Җил дигәннән, көне кызу булса да, җиле ничава иде. Уфаның «көчле» җиленә хәтта банер хәтле банер да түзмәде. Кирпечләр белән терәтеп куйган булсалар да капланды мескен. Янында диджей Али тора иде, бер кулын гына сузып кала алды. Минем янда торган оператор абый күзләрен каплый-каплый көләргә тотынды. Мин әйтәм, ярар, була инде. Артистлар өстенә аумагач та рәхмәт әле.

Кызыл келәмгә артистлар машинада килә. Шул егерме метр тирәсе җир инде ул. Беренче булып, ковбой стилендә киенгән «Бәйрәм» ансамбле егетләрен ияртеп, Иркә килде. «Унбиш кешелек төркемемдә стилист та бар. Һәр образны бөртекләп ул җыя», - диде Иркә киемнәре турында. Бер сезонга сигез-тугыз образ алыштыралар икән. Ничә сум икәнен сорашкач: «Төркемемдә бухгалтер да бар, аннан сорагыз», - диде. Оста, оста.

Киемнәр дигәннән концертта Илнат Фәрхуллинның образы истә калды. Кызыл келәмгә командасы белән классик «ак өс, кара ас» киеп килгән булса, сәхнәгә чәчәкле-чуклы костюм һәм шорты кигән иде. Биючеләре дә, музыкантларының киемнәре дә шундый принт белән, тик алары шортик кимәгән иде.

Илнат дигәннән, Илнатны Әнвәр Нургалиев мактап туя алмады. «Илнат «без вариантов» эшли. Үз-үзең булып, эшчәнлегеңне алып баруың миңа бик ошый. Чынлап та молодец син. Айдар абый кебек, Радик кебек, минем кебек үзеңнең юлыңны алып барасың. Миңа чынлап та синең иҗатың ошый. Алла боерса, юлың озын, бәхетле булсын», - диде Әнвәр Нургалиев.

Илнат сәхнәдә генә чын мәгънәсендә очып йөри икән. Сәхнә артында аннан да җитди кеше юк. Командасын тезеп бастырып, әллә ничә тапкыр кабатлатты.

Иң соңгы булып, Элвин Грей һәм аның командасы килде. Атлап. Теге егерме метр җирне бөтенесе машинада килсә, Элвин җәяү килде. Янымдагы шул ук оператор абый тагын күзләреп куллары белән каплап, көлә башлады. Мин әйтәм, ярар, була инде... Бензин да кыйммәт инде хәзер...

Бер сәгать эчендә артистлар килә торды, Байбулат белән Назлыгөл аларга сораулар яудырып, бинага озата тордылар. Һәм, Аллага тапшырып, концерт үзе дә башланып китте.

Аңа кадәр залга ашкынган халыкны да сораштырып алдым. «Мин Ришат Төхвәтуллин өчен генә килгән идем», - ди бер апа. Өлкән яшьтәгесе: «Уразова өчен генә килдем», - ди. Ну, мин әйтәм, гафу итегез, тик алар юк монда. Калганнар бер тавыштан: «Бөтенесен дә беләбез, бөтенесен дә карарга килдек», - диделәр. Уфа халкы концерт ярата икән, Казан артистларының яртысын мин дә белмим, ә алар белә.

Уфа гына да түгел әле. Чиләбедән, Башкортстанның башка районнарыннан да килүче тамашачылар бар иде. Концерт сезоны булмаса да килгәннәр, хәтта атна уртасы дип тә тормаганнар. Чынлап торып молодецлар. Алдан чабып, шуны да әйтим инде: танылмаган артистларга да Әнвәр Нургалиевка чапкан кебек чабалар кулны. «Уф, монысы кем инде тагын?» - дип йөз чөерүче дә, тәнәфестән соң кайтып китүчеләр дә күренмәде кебек. Концерт белән гастрольләргә йөргән артистлар юкка гына: «Уфа тамашачысы шәп», - дип әйтми икән ул.

Яшь-карт артистлар

ТМТВ премиясе яшь артистларны үстерү өчен дип тә үткәрелә. Шуңа анда халык бик үк белмәгән җырчылар да катнашып, премия алып кереп китәләр. Дөресрәге, кайберләре бик яшь тә түгел. Шуңа күрә яшь урынына яңа артистлар дип әйтү дөресрәк булыр.

Араларында хатын-кызлар күбрәк иде. Аида исемлесе генә истә калды. Псевдонимы да, «Кайтарасым килә яныма» дигән җыры да мәрхүмә кызына багышланган аның. Бу тарихны алданрак белүем дә, үзенең аксыл ялтыравык күлмәктән чыгып җырлавы да, балеринаның биюе дә, ап-ак төтен, экрандагы ак болытлар – һәммәсе дә күзгә яшь китерде. Ихластан, Аллаһ Тәгалә адәм балаларына мондый газапны китермәсен иде дип теләп куйдым.

Ә калганнары... Зарина Асылкаева «Гашыйк мин» дигән җыр җырлады. Кызыл келәмдә «Син берәрсенә гашыйкмы?» дигән сорауга «юк» дигән иде. Бәлки шуңадыр, җырының бер сүзе дә аңлашылмады, көе дә истә калмады. Лилия Гыйматдинова чыкты, «Соңлама» дигән җыр җырлады, ак киемнән икәне генә истә калган. Кара киемнән, кәҗән курткадан, чәчләрен өскә җыеп куйган Арслана чыкты. «Ярат, йөрәк» дип металликмы, рокмы стилендәге аранжировкага ясалган җыр җырлады. Мәхәббәт дигән бөек хисне төрле кеше төрлечә аңлый, күрсәтә, аңлата инде. Дөбер-шатыр музыкага бөек, ихлас, самими, саф сөю хисләре турында уйлап та карамадым. Аннары йөрәккә әмер биреп кенә яраттырып та булмый. Аптыраган.

Эстрадада, гомумән, иң яраткан һәм мәңгелек тема – ул мәхәббәт. Бөтен җыр мәхәббәт, сөю, сөелү, сөелмәү, китү, калу, кайту, оныту, онытмау кебек хисләр белән сугарылган булганлыктан, туйдыра башлый. Сүзләре истә калмый, штамповка кебек. Булат Бәйрәмов та минем әйтәсе килгән сүзләрне сәхнәдә ярып салды. «Мин сөйдем, син сөйдең. Мин килдем, син киттең. Ник берәрсе чын мәхәббәт турында җырласын», - ди бу. Өстенә бастың, мин әйтәм. «Менә ул чын мәхәббәт турында җырлый», - дип Ләйсән Гыймаева Фирүзәне чакырды. «Кирәк түгел, иркәм, килеп йөрмә бүтән» дигән элеккеге бер хитны җырлады Фирүзә. Кайсы җирендә чын мәхәббәт булгандыр инде ул җырның.

Мәхәббәт турында матур итеп Филүс Каһиров җырлады менә. Тавышы булгач, ыңгырашмагач, бөтен сүзе дә аңлашыла да, истә дә кала. «Яратам шул» дигән лирик җырны шулкадәр хисле итеп башкарды. «Яратам дип әйтүләре бәхет инде» дигән сүзләрен әле һаман кабатлап йөрим.

Ирләр эшелоны

Ярар, ир-атлар рәте дә яңарып киткән әле. Бер эксклюзив абый чыкты. Үзе табиб, үзе мануаль терапевт, үзе өшкерүче, ди. Шуның өстенә җырчы да икән. Ап-ак костюмнан Ринас Шиһапов «Әнкәйләргә» җырын җырлады. Мәхәббәт турындагы бетмәс-төкәнмәс җырлардан соң концертка да бераз мәгънә өстәп җибәрде.

Чәчләре аклы-сарылыга буялган «Караш» төркеме егетләре чыкты. Ник бер секунд бер урында басып торсыннар! Аларда заманчалык сизелә, аранжировкалары да башкачарак егетләрнең. Тик җырларының сүзләре генә «ни тударак, ни сюдарак».

Ә һуштан яздыра һәм югары сыйфатлы культура турында уйланырга мәҗбүр итә торган чыгыш – Ринат Гыйльфанов һәм аның «Актаныш кызы» җыры. Үзем Актанышныкы булганга шундый исемле җырның булуы күңелне күтәрде инде бераз. Сөенепләр куйдым. Сөенү шуңа кадәр генә булган.

Тәнәфестән соң җыелып бетәлмәгән халык көтү-көтү булып, рәт араларында утырырга чират көтеп торган арада чыкты Ринат Гыйльфанов. Образы – кызыл куртка, кара чалбар белән кара футболка һәм кара панама. «Альтернатив музыка» дип чакырулары гына ни тора. Шнурның татарча версиясе дип атар идем мин бу Актаныш егетен. Кулларын, бармакларын болгап җибәрүе, гәүдәсенә килешсез футболка – һәммәсе дә югары "зәвык" турында сөйли. Эстрада булгач, әлбәттә, төрлесе була, тик сәхнә сәхнә бит инде ул. Юкка гына ул бер баскычка югары итеп эшләнмәгән. Син югарыда басып торасың, димәк, син бөтен параметлар буенча да югарырак булырга тиеш дигән мәгънәсе дә бар сәхнәнең.

Ринат Гыйльфанов үзенең кая эләккәнен аңлаган барыбер дә. Кызыл келәмдә: «Син монда нишләп йөрисең дип сорарсыз дип уйлаган идем», - диде ул.

«Не волновай», яки Шәрәпҗанча мода

Мәгънәлекнең теге ягында Шәрәпҗанның «Красопеткам» җыры аягын болгап утыра. «Красопетка, не волновайся, оставь меня в покой, ты же знаешь я такой», - дип өздерде генә Шәрәпҗан. Рус эстрадасында Артур Пирожков, Ревва һәм Супер Жорик, Михаил Галустянны хәтерләтте Шәрәпҗан. Аларның да шундый стиль бит – акцент белән сөйләшү, «бытовуха» темалары, имеш, гади кием, ягъни мәсәлән майка белән гәлүш. Яки бөтенләй тәвис кошы кебек ялтыр-йолтыр килә торган кием шунда. Ул Жорик белән Пирожковны егылып китеп тыңлаш бит инде. Һәр клипларында таза хатын, исерек ир.

Шәрәпҗанның биючеләре дә шундый иде. Таза хатын һәм ир. Әйтәм бит чиста «бытовуха». Ну Рамил Шәрәпов шәп артист инде. Ике секунд эчендә рольләрен алыштыра белә. Кызыл келәмгә дә Шәрәпҗан булып, майка, гәлүш киеп чыкты. Гәлүше төшеп кала язды. Шәрәпҗанча мода монысы. Аннары бер борылып алды да Рамил Шәрәпов булып сөйли башлады. Артист инде.

Рамил Шәрәпов әле концертта алып баручыларның берсе дә иде. Рифат Зарипов белән бергәләп гәүдә темаларына рәхәтләнеп шаярттылар. «Мин депутат булсам, мине сайлыйсызмы?» – ди Шәрәпҗан. Рифат әйтә: «Синең йөзеңә карасаң, ачлык игълан иткән кебек», – ди. 

Икесе дә шәп импровизатор. Микрофон шакы-шокы килсә дә, ялгышып китсәләр дә, аптырап калмыйлар үзләре. Чын артистлар инде. Шәрәпов әйтә: «Мин автобуста килгәндә күп майкапсыз җырчы күрдем, аларны болай гына не разберешь», - ди. Халык егыла-егыла көлде. Дөрес бит.

Ну һаман да шул ирләрне үкертү, хатыннарны акырту кебек «уеннар» да булып алды инде. Болай да кычкырырга рөхсәт сорап тормаган тамашачы рәхәтләнде генә.

Рифатны да Шәрәпов үзе игълан итте. «Үзе оча, үзе ялтырый» дигән табышмакка Рифат «йолдыз» дип җавап бирсә дә, Шәрәпов дөрес түгел дип, җырларга җәза бирде. Ә табышмакның җавабы алтын тешле черки булып чыкты. Белмәсәгез, белеп калыгыз!

Алып баручылар дигәннән, беренче пары Гөлназ Сәфәрова белән Айрат Ильясов, икенчесе – Рамил Шәрәпов белән Рифат Зарипов булса, өченче пар Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов иде.

Гөлназ белән Айрат бөтен төрле темаларга да кагылалар, Рифат белән Рамил халык көлдерә, Ләйсән белән Булат – идеаль гаилә. Ләйсән «блондинка» ролендә, Булаты «блондинка»ның ире. Хатын-кыз сумкасы, «кадерлем», «җимешем», ашарга пешерү ише изелгән темалар белән халыкны «шаккаттырырга» тырыштылар. Артык шаккатмады халык. Бу мәңгелек гаилә темаларына да яңалык кирәк икән.

«Безнең малай» белән «безнең кыз»

Менә бер заман сәхнәгә Ябай Малайны чакырдылар. Бер апа «Безнең мала-а-ай!» дип сузып җибәрмәсенме. Сезнекеме, безнекеме, ну бу малай диварга шакып, өч тапкыр төкереп куярлык итте. «Әзмени, әзмени, әзмени бу мәхәббәт?! Әзмени, әзмени, әзмени бер бәхет?!» дип кабатлады да кабатлады. Ул «әзмени?!» дигән сүзне «сиңа һаман җитмәдемени, ә?!» дигән кебек интонация белән әйтә, урындыкка сеңеп, «булды, җитте, бүтән кирәкми, үзеңә булсын» дип җавап бирәселәр килде. «Әзмени?!» дигәндә тавышында усал ир чалымнары сизелеп китте, шуңа өч тапкыр төкерергә туры килде.

«Безнең малай»дан соң бастырып «Безнең кыз» чыкты. Гөлназ Асаева кызыл күлмәктән яңа «Таңнар» дигән җыры белән залны күз яшенә батырып, су бастыра язды. Яшьлек мәхәббәтләрен сагыныптыр инде, балавыз сыкты апалар. Яшьлек әз була инде шулай. Әзмени?! Әз шул..

Асаева тантанага ире Вилли белән килгән иде. Кызыл келәмдә Вилли әти булуның рәхәтлекләре белән уртаклашты. Әти булгач, үзгәргән дә икән әле. «Җитдиләндем», - диде дә, шар ярып көлеп җибәрде. Көчле, көчле.

Иренең үзгәрешләрен Гөлназ да сизгән икән. «Кызын шулай яратыр дип уйламаган идем. Ике ятып, бер төшемә дә кермәгән иде», - диде Гөлназ Виллиның яхшы әти булуын раслап. 

Безнеке, сезнеке дигәннән, уфалылар үзләренең җырчыларына шундый яратып кул чаба. 2000 еллар башында бик популяр булган Радик Динәхмәтов чыккач, кабат-кабат кул чаптылар. Дөресрәге, исемен әйткәч, овацияләр көчле булмады. Флейтасын күтәреп чыгып баскач, танып алдылармы шунда, дәррәү кубып чаптылар. Статуэткасын алып, сәхнәдән чыгып киткәч тә кире чакыртып чаптылар. Икешәр тапкыр чыккан бердәнбер артист та Радик Динәхмәтов булды. «Әле дә син бар әле бәхетемә» дип җырлады бит ул. Зал белән җырладык. Ул баш миендә автоматлашкан җыр инде. Көен ишетү белән телгә сүзләре килә, күзләр йомыла, гәүдә селкенә, күңел чәчәк ата башлый.

Радик Динәхмәтовның дөбер-шатыр «Ярат, йөрәк» дип җырлаган Арсланадан соң, ә Зәринә Асылкаевага хәтле чыгуы шуның чаклы нык әйбәт булды. Бер җанлы, мәгънәле җыр да күңелдә ярыла башлаган тишек-тошыкны ачылмаслык итеп ямап куя ала инде. Кешегә күп кирәкми бит ул. Тегеннән-моннан асылынган каурыйлар да, ярымшәрә чыгу да, биючеләр дә кирәкми. Ак күлмәк, кызыл галстук таккан да чын күңелдән җырлады. Эреде халык.

«Туймазы аша туп-туры Мальдив утрауларына»

«Барс медиа» компаниясенең проектлары күп. Премияләре, фестивальләре гел булып кына тора. Гөлназ Сәфәрова да «Барс медиа»ның отпускка гына барасы калды, ди. «Сез таралышмый торыгыз. Концерт беткәч, автобусларга төяләбез дә, Туймазы аша туп-туры Мальдив утрауларына отпускка китәбез», – ди. Әйбәт булыр иде ул. Туймазы аша ук булгач, «точно» барып җитәбез.

Аннары премия гаилә дуэтларына бай булды. Гөлназ белән Илсур Шәрипҗановлар, Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камалов, Зөлфирә белән Алмаз Мирзаяновлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Зинира белән Ризат Рамазановлар җырлады.

Гүзәлем белән Салават Миңнехановның гына чыгышын аңлап бетермәдем. Салават хәзер җырламый башлаганмыни ул? Гүзәлем шундый киң эчтәлекле «Хей, хей-хей-хей» дигән җыр җырлады, Салават татар киеменнән биеп торды.

Әлбәттә ки, Әнвәр Нургалиев та чыкты. Һәм, әлбәттә ки, «Ә» хәрефен ишетүгә залдагы бөтен хатын-кыз чиный башлады. Илла да ярата инде Әнвәрне хатын-кыз заты. Әнвәр үзе: «Башкорт, татар телен үстерүгә күпчелек җырларыбыз, концертларыбыз булыша. Хөкүмәт буенча булган дәресләр әзәя, ә безнең җырларыбыз телне үстерүдә зур роль уйный», - дип тә әйтеп алды.

Сәйдә чыкты. «Башкортстан» сәхнәсендә яңа «Нигә таңнар бик тиз ата икән» дигән җырының премьерасы булды. «Аллаһыма, әти-әниемә, остазларыма, оештыручыларга, җырның авторларына рәхмәт», – диде яшь сандугач.

Ильвина да үзәккә үтәрлек итеп башкарды «Китеп барам» дигән җырын. Тавышы шәп инде. Һәр сүзне ачык итеп, аңлаешлы итеп, мәңге хәтердә калдырырлык итеп әйтә, чын сагыш белән башкара җырын. Рәхәт булды аны тыңлаганда.

Җылылык һәм җанлылык эзләп

Менә шулай үтеп китте Уфадагы беренче ТМТВ премиясе. Иң истә калганы – ике хатын булды. Уфа тамашачысы искиткеч, бу ике апа «эчкиткеч». Дуслары белән сөйләшеп утырган кебек алып баручыларгы теләсә нәрсә кычкырып утырулары, сызгырып җибәрүләре, дөбер-шатыр акырулары – русча әйткәндә «это что-то». Яннарында утырган апа сабыр булды тагын.

Тамашачы дигәннән, ТМТВ телеканалы директоры Лилия Кадыйрова билетларны ике атнада сатылып бетте дип белдерде. «Концерт сезоны түгел, сезнең өчен яңа урын, бәлки киләсе елга оештырырсыз дип әйтүчеләр булды. Ләкин без үзебезнең тамашачыбызга ышандык, чөнки чакырулар чын тере тамашачы тарафыннан бик еш килә.

Ике атнадан редакциянең телефоны шартлый. Билетлар сорыйлар. Ике атна эчендә билетлар юк. Чыннан да, касса аша реаль тамашачы аша сатып алынган билетлар, бер урын да чакырулы түгел», - диде ул. Ышандык, чөнки журналистлар да дивар янына тезелеп куелган урындыкларга гына кунаклады. Анысы гына берни түгел, шыплап тулган зал күңелне күтәрде.

«Барс медиа» шоу ясый белә. Утлары, экрандагы рәсемнәре, җырчыларның образлары шуның турында сөйли. Менә шул шоуга бер-ике чеметем җылылык һәм җанлылык та өстәсәләр, тиңнәр булмас иде. Дискотека булса, мәгънә һәм җылы эзләп утырмас идек, рәхәтләнеп сикерер идек. Утырып карагач, эзләтә икән. Сүзгә дә игътибар итәсең. Бернәрсәсе дә аңлашылмаган җырчыларның авызын ачтырасы килә башлый.

Менә шулай таң атты, ә кымыз атмады. Уфадагы ТМТВ премиясе шакылдаган шешәләре, шортиклары һәм җәяү килгән Элвин Грее белән истә калды. Илнат Фәрхуллин әйтмешли, киләсе премияләр күрше төбәкләрдә дә үтә башласа, шәп булачак. Таң тишегеннән «майкапсыз» бер автобус артист белән юлга чыгу тагын шушындый зур материаллар язарга этәрер иде. Рәхмәт, Уфа. Рәхмәт, Уфа тамашачысы. Рәхмәт, ТМТВ. Укып бетергән булсагыз, премиягә барып кайткан кебек булгансыздыр. Димәк, премиянең географиясе тагын да киңәйде. Шуңа күрә, сезгә дә рәхмәт, хөрмәтле укучы!

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 21 июнь 2022
    Исемсез
    Бу бары тик сезнең фикер, сезнең шәхси бәягез генә. Мондый язманы язганда, иң элек шуны азсызыклап куегыз. Миңа, мәсьәлән, ошады
  • 19 июнь 2022
    Исемсез
    Автор, афарин! Яхшы язылган!!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100