Кабачки – кыярга охшаган яшелчә, анда да су күп, калориясе аз, аллерген түгел, анда клетчатка күп. Максималь файда булсын өчен, кабачкины дөрес итеп кулланырга кирәк. Диетолог Елена Соломатина «Вечерняя Москва» басмасына шул хакта сөйләгән.
«Күпләр кабачкины майда кыздыра. Бу – мәгънәсез эш. Болай пешергәч, бер файдасы калмый. Кагыйдә буларак, кабачки бераз эчне йомшарта, токсиннарны үзенә ала. Майда пешергәндә, майны да үзенә ала. Нәтиҗәдә, әзер ризыкның канцерогенлыгы арта», – ди табиб.
Сәламәтлеккә зыян китермәс өчен, кабачкины «чиләкләп түгел», ә акыллы итеп кенә ашарга кирәк. Шул чакта организмга файдасы булыр, ди табиб.
Кабачкида каротиноид, аерым алганда бета-каротин, А витамины бар. Алар кешенең тән тиресен яңарту, эңгер-меңгердә күрү үзлеген яхшырту өчен кирәк. Кабачкида С, В витаминнары, бераз фолий кислотасы бар. Шулай ук анда калий күп, ул кан басымын төшерә, организмнан артык сыеклыкны чыгара, нерв системасын тынычландыра, сөяк тукымасын ныгыта.
«Дөрес итеп әзерләнгән кабачки шешенүне бетерә, йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта», – ди табиб.
Кабачкидагы клетчатка ашказаны-эчәклек тракты органнарын тырнамый, анда пектиннар күп.
«Холестерин күләме югары булган кешеләргә атеросклероз профилактикасы өчен кабачки ашарга киңәш ителә. Ул бавырга йөкләмә бирми. Кабачкида аксымны таркатуны тизләтә торган фермент бар», – ди Соломатина.
- Кабачки ник чери?