news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кабачки ник чери?

news_top

Татарстан бакчачылары быел кабачкилар черүенә игътибар иткән. Моның сәбәпләрен «Челнинские известия» яза.

Кабачкиларга кальций җитмәсә, аларның башында черек барлыкка килә. Моны булдырмас өчен, 10 литр суга 15-20 мг кальций селитрасын кушып, үсемлекләрнең тамырына сибәргә кирәк.

Бор җитмәсә, кабачкиның төбе чери. Бу очракта 10 литр суга 2-3 г бор кислотасы кушып, кабачки яфракларына сибәргә кирәк.

Йод җитешмәсә, кабачки тулысынча чери. 10 литр суга 25-30 тамчы йод кушып, кабачкига сибегез.

Черек кабачкиларны да, аларның яфракларын да тулысынча алып ташлагыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар