Май ялларында һава торышы бакчачыларга нинди сюпризлар әзерли – халык синоптигы фаразы
1 Май бәйрәм яллары беткән генә иде, инде 9 Май – Җиңү көне бәйрәмнәре җитеп килә. Күпчелек халык бу көнне үткәрелә торган хәтер һәм дан парадларын көтеп ала. Икенче берәүләр авыл җирлекләренә кайтып, зиратлардагы өмәләрдә катнашырга ниятли. Аннан ял көннәрендә бәрәңге утырту өчен дә кулай вакытлар булса – бигрәк яхшы бит!

Әлбәттә, хәтерләсәгез, узган ел бу бәйрәм көннәрендә дә көннәр аяз, кояшлы торды. Күпләр кызыксына: быел май ничегрәк булыр соң? «Интертат» бу турыда Арча районы якларыннан халык синоптигы Рәис абый Шәкүровтан сорашырга булды.
Әлбәттә, һава торышлары 9 майларда яхшы булырга охшап тора. Кояшлы булачагына иманым камил. Шуңа күрә, бу көннәргә бакча эшләрен башкарырга да яхшы мөмкинлек булыр.
Мин уйлавымча, балан чәчәк аткач, чын җәй башлана. Нәкъ шул вакытта помидорларны да чыгарып утырту зыянлы булмас. Май буена уртача температура булыр һәм, июнь аена кергәч, корылык булуы ихтимал, дип фаразлыйм. Ә менә җәй быел бик эссе булырга мөмкин. Мин агымдагы елны 1975 ел һава торышы белән чагыштырып карадым. Ул елны да кары аз һәм салкын кыш булган. Быел да шулайрак. Майның ахырлары ук эссе булуын да күз уңында тотам. Шулай да 10 июньнәренә кадәр яңгырлар да булачак. Узган ел бит 10 декабрьләрдә генә кар ятты, алда әйтеп узылган күренеш шуңа да бәйле
Әлеге вакытта салкынча һаваны ярата торган бәрәңгене, кишерне, кыярны, чөгендерен – бөтенесен утыртырга кирәк. Җирдә дым да әйбәт чак, яңгырлар да берникадәр булды – кишер 3-4 көннән тишелеп чыга. Су сибәсе дә юк.