Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәгариф министры: «Уку елы башында яңа системага күчкән булсак, зуррак тавыш чыгар иде»

Ни өчен мәктәпләр уку елы уртасында электрон мәгариф системасын алыштырган? Ни сәбәпле Мәскәү программасы сайланган? Татар теле укытучылары да аның өстенлеген татый алырмы?

news_top_970_100
Мәгариф министры: «Уку елы башында яңа системага күчкән булсак, зуррак тавыш чыгар иде»
Фото: © Михаил Захаров

Татарстан мәктәпләре быелдан яңартылган «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» мәгълүмат системасына күчте. Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин ата-аналарны борчыган мәсьәләләргә ачыклык кертте.

Фото: © https://tatarstan.ru/

2009 елда кертелгән электрон система искерде, аны яңартырга кирәк иде. Соңгы елларда кулланучылардан күп тәнкыйтьләр килде, – ди Илсур Һадиуллин.

Аның белән Айрат Хәйруллин да килешә.

– Хәтерлим, 2022 елда электрон мәгариф системасын тәнкыйтьләп, миңа да мөрәҗәгать иттеләр. Бер карасаң, анда көндәлектән һәм билгеләрдән башка берни юк иде. Укытучылар отчетларны элек ничек кулдан тутырган булсалар, цифрлы үсеш чорында да шулай дәвам иткәннәр. Дәрескә әзерләнү, планнар тутыру педагогның күп вакытын ала, ә бу эшне җайларга мөмкин. Шуңа күрә 2022 елда, Татарстанның электрон мәгариф системасын яңартырга кирәк, дигән фикергә килдек. Аның өчен башта бөтен мәктәпкә югары тизлекле интернет керттек, аннары укытучыларны ноутбуклар белән тәэмин иттек. Программаны үзгәртергә дә вакыт җитте. Без электрон мәгариф системасын заман таләпләренә яраклаштыру өчен 500 млн сум кирәк, дип исәпләдек, ә безгә яңа программаны Мәскәү шәһәре бушлай бирде. Бүгенге көндә ул – илдәге иң яхшы эшләнмә, – ди Айрат Хәйруллин.

Элемтә министры сүзләренчә, электрон мәгариф системасының мәгълүмат туплау һәм саклау урыны, элеккечә, Татарстанда калган. Системаның программасы гына үзгәргән, ягъни бизәлеше яңарган, яңа мөмкинлекләр өстәлгән.

Айрат Хәйруллин

Фото: © https://tatarstan.ru/

2023 елның февраль – июнь айларында Татарстанның 3 мәктәбендә – Казанда, Бөгелмә һәм Актаныш районнарында сынау үткән. Сынауда катнашучылар аны уңай бәяләгән.

2023 елның августында Мәскәү шәһәре белән Татарстан хөкүмәтләре арасында төзелгән килешү нигезендә, мәктәп администрацияләрен, укытучыларны октябрь-декабрь айларында яңа системада эшләргә өйрәткәннәр.

Яңа системаның өстенлекләре

Яңа системага Ms-edu.ru дигән яңа адрестан керергә кирәк.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, яңа системада мәктәп администрациясе һәм укытучылар өчен мөмкинлекләр аеруча күп ачылган. Мәсәлән, расланган бердәм федераль уку-укыту материалларыннан куллану мөмкинлеге бар. Укытучы дәрескә кирәкле мәгълүматны 2 миллионнан артык материал тупланган электрон системадан йөкли ала. Анда татар теленнән дә материаллар бар. Көндәлек эшне автоматлаштыру һәм оптимальләштерү кәгазь эшен, отчетлар тутыруны киметә. Мәктәпнең кайбер эшчәнлеге, укучыларның өлгереше буенча министрлыкка отчет тапшырасы булмаячак. Аналитика әлеге системада автоматлаштырыла.

Укучылар да электрон китапханәдән, белемне арттыру һәм имтиханнарга әзерләнү өчен, заманча материаллар, шул исәптән презентацияләр, видеодәресләр йөкли ала. Шулай ук аларга үз белемнәрен тикшерү мөмкинлеге булдырылган. Имтиханнарга әзерләнү өчен бу – яхшы мөмкинлек. Мәктәп олимпиадаларына да шуннан теркәлеп була.

Ата-аналарга баланың көндәлеге, өй эшләре, билгеләре, кайсы дәресләргә йөрүе күренә. Элек укучының билгесе генә күренгән булса, яңа системада аның кайсы тема һәм нинди эше өчен куелганын белергә мөмкин. Укытучы шунда ук баланың өлгереше турында аңлатма да калдыра ала. Айрат Хәйруллин киләчәктә яңа системага «Ашау картасы» беркетеләчәк, дип ышандыра.

Инструкция буенча теркәлгәндә кыенлыклар тумаска тиеш

Яңа система 9 гыйнварда эшли башлады. Беренче көннәрдә, укучылар күп теркәлү сәбәпле, системада өзеклекләр булды, начар эшләде. Хәзер андый кыенлыклар артта калды. Бүгенге көндә 155 мең ата-ана яңа системада теркәлде. Мәгариф электрон системасына Дәүләт хезмәтләре порталы аша теркәлү – ул федераль закон таләбе, чөнки Дәүләт хезмәтләре порталыннан килгән шәхси мәгълүмат ышанычлы була, – ди Илсур Һадиуллин.

Илсур Һадиуллин

Фото: © https://tatarstan.ru/

Министрлык яңа системада теркәлү инструкциясен мәктәпләргә юллаган. Шуның буенча теркәлгәндә кыенлыклар тумаска тиеш.

– Кайбер кешеләр инструкциянең бөтен адымнарын төгәл үтәми дә, «теркәлеп булмый» дип зарлана. Әйткәнемчә, 155 мең ата-ана теркәлгән (искәрмә – Татарстанда барлыгы 501 мең укучы). Бу эш дәвам итә. Иң мөһиме, ул укыту процессына комачауламый, бөтен мәктәпләр дә үз режимында эшли. Инструкция буенча теркәлү узу – ул иң катлаулы мәсьәлә түгел, – ди мәгариф һәм фән министры.

Дәүләт хезмәтләре порталы аша теркәлә алмаган укучыларга 22 гыйнвардан соң логин һәм парольләр биреләчәк.

2023 елның 1 сентябреннән 31 декабренә кадәр куелган билгеләр элеккеге системада кала. Аларны киләчәктә дә карап булачак. Укучының 9 гыйнвардан соң алган билгеләрен Ms-edu.ru дигән яңа системадан гына карарга мөмкин.

Яңа системага күчкән вакытта күпсанлы тәнкыйтьләр булды. Кемнәрдер теркәлә алмаган, теркәлүне дөрес узып та, мобиль кушымтада үз балаларын таба алмыйча, яки чит баланың билгеләрен карап утыручылар булды. Айрат Хәйруллин сүзләренчә, беренче көннәрдә 20 меңләп шундый хата ачыкланган һәм алар төзәтелгән. Киләчәктә хаталар сизелерлек кимергә тиеш, диде ул. Яңа системага бәйле кыенлыклар туса, (843) 525-70-99 телефон номеры буенча техник ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Билгеләрне 21 көн эчендә төзәтеп була

Социаль челтәрләрдә «яңа көндәлектә билгене төзәтеп булмаячак» дигән мәгълүмат таралды. Ул дөреслеккә туры килми икән. Илсур Һадиуллин билгеләрне 21 көн эчендә төзәтеп булуын белдерде. Агымдагы уку елында чирек билгеләре уртача арифметик билге буенча чыгачак, ә киләсе уку елыннан контроль эшләр өчен куелган билгеләр чирек нәтиҗәләрендә зуррак көчкә ия булачак. Быел бу үзенчәлекне техник яктан кертергә җитешмәгәннәр.

Ни өчен яңалыкны уку елы уртасыннан кертәбез?

Ата-аналарның күпчелеге яңа системага уку елы уртасында күчүне өнәп бетермәде. Аны ел башыннан оештырып була иде, дигән фикерләр еш яңгырый. Бактың исә, эшнең уку барышында башкарылуы мәктәп һәм укытучылар өчен уңайлы икән. Аны сентябрьдән керткән очракта укытучылар җәйге ялсыз каласы булган.

Мәктәптә ел дәвамында уку процессы бара. Май азагында БДИ, ТДИ башлана. Имтиханнарга 6 меңнән артык педагог кына җәлеп ителә. 5 июльгә кадәр мәктәп бар көченә эшли. Аннары август уртасына хәтле җәйге яллар башлана. Укытучыларга июльдә булса да ял итү мөмкинлеге бирергә кирәк. Август – яңа уку елына әзерлек чоры. Әгәр уку елы башында яңа системага күчкән булсак, зуррак тавыш чыгар иде, чөнки укытучыларны ял вакытында яңалыкка өйрәтәсе була иде, – дип аңлата мәгариф һәм фән министры.

«Татарча материаллар булачак»

Яңа системаның мөмкинлекләрен татып караган укытучылар базадан кирәкле мәгълүматны йөкләп, дәрестә кулланып булуын уңай бәяли, тик татар теле укытучылары электрон китапханәнең әллә ни файдасын күрми. Министр аларны да, «татарча материаллар булачак» дип өметләндерә.

– Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре төзегән программаны электрон системага тулысынча керттек. «Сәлам» программасы да тиздән кереп бетә. Миңа калса, әлегә икесе җитә. Башкаларын да карарбыз. Укытучыларга аннан материалны алып, дәрескә әзерләнү өчен мөмкинлек тудырылган. Моңарчы ул бөтенләй юк иде бит. Алга таба Татарстан укытучылары эшләгән видеодәресләр, шул исәптән татар телендә фәннәрне укыту буенча материаллар урнаштырылачак, – ди Илсур Һадиуллин.

– 9 гыйнварда эшли башлаган системаны көйләү дәвам итә. Берничә көннән ул бөтен көченә эшләр, хаталар төзәтелер. Кыска вакыт эчендә бөтен әйбер үзгәреп бетә алмый. Шуңа күрә сабырлык кирәк. Барысы да яхшы булачак. Ун көннән мин әйткән сүзләрне искә алырсыз, – ди мәгариф һәм фән министры.

Чыннан да, яңалыкка ияләшү җиңел түгел. Яңа телефон алгач та, ул никадәр генә яхшы булмасын, аңа ияләшү, яңа мөмкинлекләрен өйрәнү өчен бераз вакыт кирәк. Аңа ияләшкәч, сөенеп туя алмыйсың.

Әйтелеп бетмәгән сүз тәнкыйть утында яндырырга мөмкин

Брифингта булган үзенчәлекле моментны да телгә алмыйча булмас. Чараның темасы яңа электрон мәгариф системасына багышланган иде. Илсур Һадиуллин, мәктәпкә шәхси мәгълүмат бирүнең әһәмиятен аңлатканда, аттестатсыз калу ихтималы турында мисал китерде.

«3 укучының ата-анасы системага кертер өчен шәхси мәгълүмат бирүдән баш тарта. 1 февральгә кадәр бала БДИ сайларга тиеш. Имтиханнарга кертелмәсә, укучы аттестатсыз калачак һәм мәктәпне тәмамлау турында белешмә генә алачак», – диде ул.

Фото: © Скриншот

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте «Татар-информ» хәбәрчесенә аңлатканча, сүз Татарстанның яңартылган электрон мәгариф системасында теркәлү турында түгел, ә дәүләт йомгаклау аттестациясенең федераль системасына шәхси мәгълүмат кертү турында барган. Министрның «система» дип кенә әйтүе, ягъни кайсы система икәнен ачыкламавы аркасында дистәләгән журналист хата җибәрде – «Яңа электрон системада теркәлмәгән укучылар аттестатсыз кала» дигән яңалык таралды. Бу инде 3 укучыга гына түгел, яңа системада теркәлмәгән 350 мең укучыга кагыла. Шуңа күрә бу ялган сүзләр сенсация булып яңгырады.

Министрлыкның матбугат хезмәтенә бу хәбәрләрне кире кагарга туры килде. Дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматны күрергә өлгергән укучылар кайтавазларда, социаль челтәрләрдә министрга тәнкыйть яудырды. Монда журналистларны да гаепләп булмый, чөнки каләм иясе мәгариф өлкәсенең бөтен нечкәлекләрен белеп бетерә алмый. Әллә ничә журналист шулай аңлаган икән, димәк, аңлатканда хилафлык киткән. Шулай итеп, әйтелеп бетмәгән сүз аркасында хата китәргә мөмкин. Белгечләр, мондый четерекле темаларга чыгыш ясаганда, төрлечә аңларга мөмкин булырлык итеп сөйләмәсеннәр иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100