Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре киңәште: «Барысы да гадел булырга тиеш»
Август ае икән, димәк, яңа уку елына да санаулы көннәр калган, дигән сүз. Узган атнада Иннополиста Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы оештырылды.

Эшлекле чара барышында педагогик коллективларның узган уку елындагы эшенә нәтиҗәләр ясалды, киләсе уку елына яңа максатлар билгеләнде. Киңәшмә башында Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт гимннары яңгырады. Киңәшмә эшчәнлегенә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итте.
«Заманча мәгарифнең кыйммәтләр ориентирлары»
– Киңәшмәдә катнашучылар, хөрмәтле кунакларыбыз! Берничә моментны билгеләп үтәсем килә. Узган ел без мәгариф тармагындагы илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның 6 еллык циклын тәмамладык. Быел тагы 3 яңа илкүләм проект буенча эш башланды. Алар турыдан-туры мәгариф өлкәсе үсешенә бәйле. «Яшьләр һәм балалар», «Гаилә» һәм «Кадрлар». Вузлар технологик лидерлыкны колачлаган тагын да 2 проектта катнаша. Һәм шушы илкүләм проектлар һәм федераль программалар кысаларында мәгариф инфраструктурасының модернизациясе бара, – дип ассызыклап үтте ТР Рәисе.
Чараның төп темасы «Заманча мәгарифнең кыйммәтләр ориентирлары» дип аталган иде. Рөстәм Миңнеханов, мәгариф һәм фән өлкәсендәге ярдәмнәре өчен, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, мәгариф министры Сергей Кравцовка, фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка, шулай ук Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаевка рәхмәт белдерде.
Сергей Кравцов Татарстанның мәгариф һәм фән хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте
Шулай ук утырышта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның видеосәламләве күрсәтелде.
– Ел башыннан хезмәт, Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре кабинетларын җиһазлый башладык. Киләсе елдан рәсем сәнгате, музыка, физика кабинетларына игътибар күбрәк биреләчәк. Физика, химия, биология, профильле математика һәм информатика кебек фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыручылар саны артуын күзәтәбез. Бу – чыгарылыш укучыларының табигый-фәнни дисциплиналар һәм инженерлык белгечлекләре белән кызыксынуын ачыктан-ачык күрсәтә. Абитуриентларның педагогик югары уку йортларына укырга керүгә кызыксынуы да арта, – ди министр.
Министр билгеләп үткәнчә, балалар көллият һәм техникумнарда уку белән кызыксына. «2025 елда Урта һөнәри белем бирү системасы 85 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу зур дата алдыннан әлеге юнәлеш үсешендә дә җитди адым ясалды», – дип искәртте ул.
«Масштаблы чаралар уздыру белән истә калды»
Аннан Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгышы булды.
Илсур Гәрәй улы чыгышы барышында түбәндәгеләрне билгеләде.
– Узган ел республикада мәгариф өлкәсе өчен масштаблы чаралар белән истә калды. Традиция буенча педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясендә без узган уку елына йомгак ясыйбыз һәм киләсе елга бурычлар куябыз. Конференция кысаларында 8 секцион утырыш эше төгәлләнде инде, аларда 2 меңнән артык кеше катнашты, – дип сөйләде министр.
Спикер әйтүенчә, Татарстан Рәисе кушуы буенча, химия һәм физик культура фәннәре юнәлешләреннән секция утырышлары да булган. 12 августта Түбән Камада химия фәне секциясендә индустриаль партнерлар, әйдәп баручы югары уку йортлары һәм федераль экспертлар катнашында «Физ-хим прорыв» проекты турында фикер алышу булган.
– 2021 елдан Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан төбәк мәгариф системалары мониторинг нигезендә бәяләнә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында Мәскәүдән генә калышып, икенче урынны алып тора. Мониторинг күрсәткечләренә ирешүдә Казан, Чаллы шәһәрләре, Бөгелмә, Саба һәм Аксубай районнары лидерлар булып тора. Шул ук вакытта безнең нәтиҗәләр яхшырак була алыр иде. Мәсәлән, Арча, Чүпрәле, Баулы, Балык Бистәсе һәм Минзәлә районнарында файдаланылмаган резервлар бар, – диде ул.
Шулай ук министр күптән түгел Мәгариф турындагы канунга төзәтмәләр кабул ителүен дә әйтте. Хәзер мәктәп укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре квалификация күтәрү һәм яңадан әзерлек курсларын бары тик дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә генә уза алачак.
Max мессенджерына күчерү 1 сентябрьдән башланачак
Татарстан Республикасында 1 сентябрьдән мәктәп чатларын Max мессенджерына күчерү башлана. Ил Президенты Владимир Путин Россиядә күпфункцияле милли сервис булдыру турындагы документка июнь аенда кул куйган.
– Татарстан мәктәп чатларын Max мессенджерына күчерү буенча 6 сынау һәм тәҗрибә төбәге арасына керде. Яңа платформага күчү 1 сентябрьдән башлана. Моңа кадәр безгә аңа мәгариф белән идарә итү органнарын һәм мәгариф оешмалары коллективларын кушарга кирәк. Муниципалитетлардан бу эшне контрольгә алуларын сорыйм. Хәзерге вакытта шулай ук «ТР Электрон мәгариф» системасына һөнәри белем бирү оешмалары өчен функционалны кертү буенча да эш алып барыла, – дип белдерде Һадиуллин.
Татарстан – 13 сентябрьгә кадәр «Сферум»нан Max платформасына күчәргә тиешле беренче чираттагы төбәкләр сафында.
Беренче чираттагы төбәкләр исәбендә, Татарстан белән бергә, Владимир өлкәсе, Алтай Республикасы, Марий Эл Республикасы, Тверь өлкәсе һәм Ханты-Манси автономияле округы да бар.
Республика мәгарифендә инфраструктура үзгәрешләре
Соңгы елларда Татарстанның мәгариф системасы җитди инфраструктур яңарту кичерде. Милли проектларда катнашу, федераль һәм республика программаларын һәм Татарстан Рәисе карарларын гамәлгә ашыру республика мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында яңа урыннар булдырырга, өстәмә белем бирү, һөнәри осталыкны әзерләү һәм үстерү үзәкләре булдырырга ярдәм итте. Шулай ук спорт залларын ремонтларга, матди-техник базаны яңартырга, мәгариф оешмаларын югары тизлекле интернет белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Бу максатларга 200 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелде, шул исәптән 140 млрд сумга якыны – республика бюджетыннан, диделәр киңәшмә эше барышында.
2010 елдан башлап республикада 298 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелгән, алар барлыгы 50 меңгә якын урынга исәпләнгән. Аннары 570 балалар бакчасы төзекләндерелгән. Агымдагы елда тагын 7 балалар бакчасы сафка басачак. Аларда өстәмә рәвештә мең ярымнан артык бала урын белән тәэмин ителәчәк. Шулай ук Илсур Һадиуллин Татарстанда барлык мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен белем һәм тәрбия алу мөмкинлеге булдырылганын да ассызыклады.
Шул ук вакытта, яңа торак комплекслары интенсив төзелә торган кайбер районнарда кече яшьтәге балаларны бакчага урнаштыруда кыенлыклар кала бирә. Мәгариф өлкәсендәге муниципаль идарә органнарының балалар бакчаларын яңа уку елына комплектлауны вакытында тәмамлау мәсьәләсен аерым контрольгә алуларын сорыйм, диде ул. Укытуның хәзерге шартлары уку процессын кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүне күздә тота. 2027 елга кадәр безгә 900гә якын мәктәпне хезмәт һәм Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре яңа кабинетлары белән җиһазландырырга кирәк булачак. Бу максатларга берләштерелгән бюджеттан 285 млн сум бирелүе билгеле.
Киләсе елдан башлап рәсем сәнгате, музыка һәм физика кабинетларын яңадан җиһазлау буенча 3 еллык программа старт алачак. Төзелгән инфраструктура Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 809 нчы Указы белән билгеләнгән бурычларны хәл итү өчен нигез, диделәр киңәшмәдә. Беренче сентябрьдән мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында бердәм программа белән укыту каралган. Ул туганнан алып мәктәпкә кергәнчегә кадәр тәрбияләү һәм укытуның гомуми киңлеген булдыра.
«Төп бурычларыбызның берсе – милли мәгариф системасын камилләштерү»
– Безнең төп бурычларыбызның берсе – милли мәгариф системасын камилләштерү. Соңгы 3 елда балаларның туган телдә белем һәм тәрбия алу күрсәткечләре тотрыклы булып кала. Агымдагы елның 1 сентябреннән федераль стандартларга һәм программаларга үзгәрешләр кертелә. Туган телләр «Туган тел (Россия Федерациясе халкы теле) һәм (яисә) «Россия Федерациясе республикасы дәүләт теле», «Туган әдәбият (Россия Федерациясе халкы телендәге әдәбият)» укыту предметлары кысаларында өйрәнеләчәк. Сәгатьләр саны үзгәрешсез кала, – дип бәян итте министр чыгышы вакытында.
Агымдагы елда татар һәм рус телләре буенча халыкара олимпиадаларда барлыгы 12 меңнән артык укучы һәм студент катнашкан. Быел әлеге чаралар халыкның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешен яктыртуга багышланган булган.
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрларының республика фестивале киң масштабта уздырылды. Татар телен мөстәкыйль рәвештә өйрәнергә теләүчеләр өчен «Ана теле» онлайн-мәктәбе эшчәнлеге торгызылды, ресурс хәзер Россия платформасында эшли.
Шулай ук «Ана теле» онлайн-мәктәпнең мобиль версиясе булдырылган. Аның визуаль-график интерфейсы яңартылган, шәхси мәгълүматларны саклау мөмкинлеге көчәйтелгән. Ресурсны гамәлгә кертү һәм камилләштерү буенча эш дәвам итә, диләр.
– 9 сыйныфны тәмамлаучылар арасында, дәүләт йомгаклау имтиханын тапшыру өчен, «Туган тел» фәнен сайлаучылар саны арта бара. Туган телдән имтихан тапшыручылар саны буенча «алдынгы өчлеккә» кергән Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләренә, Яшел Үзән районына рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бүгенге көндә федераль исемлеккә кертелгән татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренең саны – 86. Яңартып эшләнгән тагын 36 укыту-методик комплекты әлеге исемлектә урын алыр, дип ышанабыз, – ди Илсур Һадиуллин.
Министр сүзләренә караганда, татарлар яши торган чит төбәкләр белән дә нәтиҗәле хезмәттәшлек оештырылган.
– Россия Федерациясенең татарлар тупланып яши торган төбәкләре белән хезмәттәшлек дәвам итә. Свердловск, Түбән Новгород өлкәләрендә, Беларуссия Республикасында уздырылган татар мәгарифе көннәре, моннан тыш Россиянең 11 төбәгендә оештырылган методик семинар-киңәшмәләр тәҗрибә уртаклашу өчен нәтиҗәле мәйданчык булды. Ел саен республиканың ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары базасында илебезнең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән татар балалары өчен профильле тел сменалары үткәрелә, – дип ассызыклады спикер.
Татарстан күп еллар дәвамында мәгарифтә мәгълүмат технологияләрен кертү буенча лидерларның берсе булып тора. Узган ел «Санлы мәгариф мохите» федераль проекты төгәлләнгән. Аның кысаларында 250дән артык мәгариф оешмасын заманча җиһазландыруга ирешкәннәр. 2022-2024 елларда, республика Рәисе карары буенча, мәктәп укытучылары һәм урта һөнәри белем бирү укытучылары өчен, «Ак Барс банкы» ярдәме белән 40 меңнән артык ноутбук сатып алынган.
Мигрант балалары өчен рус теле курслары булдырырга кушылды
Рөстәм Миңнеханов мигрантларның балалары өчен рус теле буенча курслар кирәклеген әйтте. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанда 3,1 меңнән артык мәктәп укучысы – мигрантлар балалары, шулай ук 22,4 меңнән артык чит ил студенты белем ала.
– Рус телен начар белгән барлык укучылар һәм студентлар өчен аны өйрәнүне тәэмин итәргә, мигрантлар өчен адаптация курслары оештырырга кирәк. Ничек сез баланы мәктәпкә кертмисез? Кайда укырга тиеш ул? Телне белмәвенә ул гаеплемени? Өйрәнер. Теләсә кайсы бала 3-4 ай эчендә тел өйрәнә. Бернинди куркыныч та юк. Бу бит бала, ул гаепле түгел моңа. Аларга сак карарга кирәк. Миграция төбәкне хезмәт ресурслары белән тәэмин итә. Без аннан башка булдыра алмыйбыз, бу – хезмәт ресурслары, – диде ТР Рәисе.
Татарстан мәктәпләрендә ел саен 3 меңнән артык чит ил гражданы, аннары урта һөнәри уку йортларында һәм вузларда 22 меңнән артык чит ил студенты белем ала.
Быелдан мәктәпкә чит ил балаларын кабул итүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Хәзер укырга кергәндә аларның Россия территориясендә яшәүләре законлы булуын расларга һәм рус телен белүгә тест узарга кирәк. Кабул итү кампаниясенең 4 ае эчендә 173 гариза биргән баланың 151е тестны уңышлы язган. Бу җәһәттән рус теле буенча интенсив курслар оештырылган. Бу эш дәвам итүен дә билгеләде ТР мәгариф һәм фән министры.
Киңәшмәдә – көнүзәк мәсьәләләр
Киңәшмәдә мәгариф оешмаларында педагогик хезмәткәрләр җитмәве, авыл җирендә урнашкан мәктәпләргә укытучыларны җәлеп итү, террорга каршы эшчәнлек һәм профилактик чаралар оештыру кебек сораулар һәм мәсьәләләр күтәрелде.
Киңәшмә азагында Татарстан Рәисе педагогларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Мәгариф учреждениеләренә шулай ук 62 мәктәп автобусына сертификатлар тапшырылды.