news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәдәният министрлыгыннан фильм төшерү тәкъдимнәре: социаль роликтан микродрамага кадәр

news_top
Мәдәният министрлыгыннан фильм төшерү тәкъдимнәре: социаль роликтан микродрамага кадәр
фото: Салават Камалетдинов/архив

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы кинофильмнар төшерүгә традицион конкурс башлануы турында игълан итте. Гаризалар 2026 елның 6 апреленнән 30 апреленә кадәр кабул ителә.

Конкурста, һәрвакыттагыча, Татарстан Республикасының коммерциячел булмаган оешмалары вәкилләре катнаша. Алар, синопсис булган очракта, сценарий һәм идея, команда, кинопроектны гамәлгә ашыру планы күрсәтелгән презентацияне tatarkino_fest@mail.ru адресы буенча электрон почтага җибәрергә тиеш була.

Кинопроектларның питчингы онлайн режимда үткәреләчәк.

Быелгы темаларга һәм тәкъдим ителгән акчаларга килгәндә, 2 млн сумга тулы метражлы нәфис фильм төшерү каралмаган. Иң зур сумма 50 сериядән торган вертикаль форматтагы микродрама (50 серия) өчен. Шәхесләргә багышланган өч тема тәкъдим ителә – берсе эксперименталь кино, ләкин ярты миллион сум гына, икенчесе - кыска метражлы документаль фильм – акчасы бер миллион сум, өченчесе - Кави Нәҗми иҗатына багышланган документаль фильмга ярты миллион сум бирелә.

Фильмнарны төшерү өчен барлык темалар һәм проектны тормышка ашыру өчен вәгъдә ителгән акчалар күләме:

Социаль роликлар циклы (юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, әйләнә-тирә мохитне саклау, хокук бозуларны профилактикалау, террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау) - кыска метражлы документаль фильм. 500 000 мең сум;

Кави Нәҗми иҗатына багышланган фильм (2026 елда шагыйрьнең тууына 125 ел тулу уңаеннан) - кыска метражлы документаль фильм – 500 000 мең сум;

Татарстан Республикасының күренекле сәнгать эшлеклеләре иҗатын өйрәнүче эксперименталь кино жанрындагы (авангард, абстракт, нарратив булмаган, альтернатив, шигъри кино) фильм – эксперименталь кино – 500 000 мең сум;

  • Искәрмә: 2027 елда түбәндәге юбилей даталары искәртелә: шагыйрь Зөлфәтнең тууына - 80 ел, рәссам И.И. Шишкинның тууына - 195 ел, рәссам Бакый Урманченың тууына - 130 ел, композитор Мансур Мозаффаровның тууына - 125 ел, язучы Галимҗан Ибраһимовның тууына - 140 ел, композитор Римга Хәсәновка - 80 яшьл, шагыйрь Бари Рәхмәтнең тууына - 130 ел, архитектор Герман Бакулинга 80 яшь.

Вертикаль форматтагы микродрама жанрындагы фильм - уен сериалы (50 серия) – 2 500 000 сум;

Россия хәрбиләренә – махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган фильм - тулы метражлы документаль фильм – 1000 000 сум;

«Мәдәният. Бүген». Татарстан Республикасының заманча сәнгатенә багышланган кыска метражлы музыкаль видео жанрында – кыска метражлы нәфис фильм (2 фильм) – 1000 000 мең сум;

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның тарихы, мәдәнияте һәм гореф–гадәтләре турында анимацион фильм – 1000 000 мең сум;

2026 елда Татарстан Республикасының күренекле сәнгать эшлеклеләренең юбилей даталарына багышланган документаль новеллалар: Фатих Әмирхан (тууына 140 ел), Габдулла Тукай (тууына 140 ел), Муса Җәлил (тууына 120 ел), Габдулла Кариев (тууына 140 ел) һ.б. – кыска метражлы документаль фильм – 1000 000 мең сум.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар