news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәдәният министрлыгы Буа театры директоры вазифасына конкурс игълан итте

news_top
Мәдәният министрлыгы Буа театры директоры вазифасына конкурс игълан итте
фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Буа дәүләт драма театры директоры вазифасына кандидатлар сайлау буенча конкурс игълан итте. Мәгълүмат Министрлык сайтында урнаштырылган.

Министрлык конкурсны ике этапта үткәрә. Беренче этапта кандидатлар тапшырылган документлар буенча читтән торып бәяләнсә, икенче этапта кандидатлар Буа театры эшчәнлегенә бәйле тәкъдимнәреннән чыгып каралачак, алар белән әңгәмәләр планлаштырылган.

Булачак директорга таләпләрдә аның профессиональ югары белеме (икътисади, юридик, мәдәният һәм сәнгать, педагогик, техник) булуы һәм җитәкче вазифаларында 5 елдан да ким булмаган вакыт эшләве билгеләнгән.

  • Документлар ТР Мәдәният министрлыгында (Казан, Пушкин урамы, 66/33, 108 кабинет) 25 майга кадәр кабул ителә.
  • Буа татар дәүләт драма театры Татарстан Республикасы, Буа шәһәре, Карл Маркс урамы, 68 нче йорт адресы буенча урнашкан.
  • Хәзерге вакытта директор вазифаларын театрның баш инженеры Раил Вәлиев башкара.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар