news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәдәни чаралар турында: «Сайлаулар – бәйрәм. Без сезгә бәйрәм кәефе тудырырга тырыштык»

news_top
Мәдәни чаралар турында: «Сайлаулар – бәйрәм. Без сезгә бәйрәм кәефе тудырырга тырыштык»
Фото: "Татар-информ", Солтан Исхаков

Сайлау көннәрен матур бәйрәмгә әйләндерер өчен Казанда һәм Татарстанда барлык мөмкинлекләр тудырылган. «Татар-информ»да узган матбугат конференцияләре сайлауларны актив яктыртып барырга мөмкинлек бирә һәм шундый брифингларның берсендә Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов әлеге өч көндәге мәдәни чаралар турында сөйләде.

Юлия Әдһәмова: «Балачактан сайлауларга йөрергә ярата идем»

Фото: © Солтан Исхаков

Юлия Әдһәмова: «Мин балачактан сайлауларга йөрергә ярата идем, чөнки ул көн бәйрәм кебек кабул ителә. Безнең бу көннәр өчен әзерләнгән программабыз гаилә белән бергәләп ял итүгә юнәлтелгән. Мәдәни чаралар эре шәһәрләрдә дә, авыл җирләрендә дә оештырыла, болар - фольклор коллективлары чыгышлары, осталык дәресләр... Сайлау участокларында кешеләрне бусагадан ук диярлек музыкаль коллективлар каршы ала – бәйрәм атмосферасына алып керә».

Өч көн дәвамында бөтен дәүләт һәм муниципаль музейларга сайлау участогында бирелгән браслетны күрсәтеп бушлай керү каралган. Бу исемлеккә Милли музей, Казан Кремле музейлары һәм башка дәүләт музейлары керә. Мәсәлән, кичә инде Милли музей филиалы булган Янка Купала музеена (Югары Ослан районының Печищи авылында урнашкан) 3 кеше кергән. Авыл җирендә урнашкан музей өчен бу да начар сан түгел – ышаныгыз.

Азат Абзалов: «Сайлаулар – бәйрәм, программа төзегәндә без сезгә бәйрәм кәефе тудырырга тырыштык»

Фото: © Солтан Исхаков

Азат Абзалов: «Бүген сайлауларның икенче көне. Безнең Казан – студентлар шәһәре. Кичә студентлар өчен «Казан» гаилә үзәге янында «Яшьләр вакыты» концерт программасы әзерләнгән иде. Анда 50 меңләп яшь кеше катнашты. Алар сайлауларда үз тавышларын биреп, шушы фестивальгә килгәннәр иде. Казанда яшь кеше өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган, бу уку гына түгел, танышу һәм гаилә кору мөмкинлекләре дә, карьера һәм хезмәт мөмкинлекләре дә.

Сайлауларда бирелгән браслет белән җәмәгать транспортында бушка йөрү мөмкинлеге дә бар – бу льгота өч көн дәвам итәчәк. «Всейсемьёенавыборы.рф» сайтында барысы да күрсәтелгән. Шунда ук «Добрая Казань» акциясе белән дә танышырга мөмкин».

Азат Абзалов иртәгә 170ләп адреста ярминкәләр эшләячәген дә әйтте. Аларда иң кирәкле товарлар ташламалы бәядән сатылачак.

Иртәгә «Казан» гаилә үзәге янында «Сайлауларга бөтен гаилә белән» фестивале узачак. Ул 14.00 сәгатьтә башлана һәм кичкә кадәр дәвам итәчәк. Монда осталык дәресләре дә, фотозона да, гастрономия мәйданчыклары да каралган. «Концерт программасында Гүзәл Уразова. Фирдүс Тямаев, Салават Фәтхетдинов булачак. Салават Фәтхетдинов һичшиксез «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын башкарачак», – дип вәгъдә итте Азат Абзалов. Татарстан йолдызларыннан тыш Кар-мэн, Миа Бойка, Татьяна Куртукова чыгыш ясаячак.

Сайлауларның мәдәни программасы кысаларында бүген Казанда «Күчмә халыклар уеннары»ның беренче презентациясе узган. «Татарстанда уктан ату, милли көрәш, аркан тату кебек спорт ярышлары актив алып барыла. Болар барысы да урын алган искиткеч тамаша булды», – дип әлеге чара турында сөйләде Азат Абзалов.

«Сайлаулар – бәйрәм, программа төзегәндә без сезгә бәйрәм кәефе тудырырга тырыштык», – дип нәтиҗә ясады ул чыгышына.

Матбугат конференциясендә катнашучы спикерлар Татарстан халкын сайлауларда катнашырга чакырды. Мәдәни программалар барышында иминлек кагыйдәләре тулысынча үтәлә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар