news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәчет каршында биеп низаг чыгарган Резедә Ганиуллина тагын Татарстаннан киткән

news_top
Мәчет каршында биеп низаг чыгарган Резедә Ганиуллина тагын Татарстаннан киткән
социаль челтәрләр

Биюче Резедә Ганиуллинаның Татарстанга кире кайтуы турында язган идек. Ләкин ул монда озак тоткарланмаган, яңадан китеп барган. Бу юлы – Марокко якларына. Бу хакта биюче социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Язмышым мине Мароккога китерде. Мин моңа бик шат. Ышанычлы итеп Көнчыгышка таба атладым һәм ялгышмадым. Күзәтеп барыгыз», – дип язган ул. 

Резедә 2 ел элек Болгардагы «Ак мәчет» каршында ярымшәрә килеш Көнбатыш биюләрен башкарып, мөселман дөньясында шау-шу уяткан иде. Ул бу клибы өчен суд юлларын таптады, җәмәгатьчелектән гафу үтенде. Бу вакыйгадан соң ул Һиндстан якларына китеп, сәнгать белән шөгыльләнүен дәвам итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар