news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәчет каршында биеп, низаг чыгарган Резедә Ганиуллина Татарстанга кайткан

news_top
Мәчет каршында биеп, низаг чыгарган Резедә Ганиуллина Татарстанга кайткан
Александр Эшкинин

Үзенең үзенчәлекле биюләре белән танылган Резедә Ганиуллина Татарстанга кире кайткан. Бу хакта биюче социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә. Аны аэропорттан җизнәсе Рәзил Камалов каршылаган.

«Ниһаять, мин Казанда. Шактый озак кайтылмаган, Рәзил җизни әнә, тотып карамыйча ышанмыйм, дип әйтә», – дип көлешкәннәр алар. 

Резедә ике ел элек Болгардагы «Ак мәчет» каршында үтә дә ачык костюмнар киеп шәрыкъча биюе белән мөселман дөньясында гауга уяткан иде. Ул бу клибы өчен суд юлларын таптады, җәмәгатьчелектән гафу үтенде һәм клипны социаль челтәрләрдән алуы хакында белдерде.

Җәнҗалдан соң Резедә Һиндстан якларына китеп барды һәм чит илдә бию белән шөгыльләнүен дәвам итте.

 

Фото: © Резидә Ганиуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар