Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөслим халкы үз әхлак кодексы буенча яши: дөресме, юкмы?

Мөслим районында 2019 елда «Мөслимлеләрнең әхлак кодексы» гамәлгә кертелгән. Хәзер җәмәгать урыннарында, мәктәп-балалар бакчаларында шул кодексның пунктлары һәркемнең күз алдында. «Интертат» хәбәрчесе мөслимлеләрне ничек итеп тәртипле булырга өйрәтүләре белән кызыксынды.

news_top_970_100
Мөслим халкы үз әхлак кодексы буенча яши: дөресме, юкмы?

«Шөкер, Мөслимдә вандализм юк бүген»

Мөслим башлыгы Рамил Муллин 2019 елда Әхлакый һәм рухи үсеш елы дип игълан ителеп, программа кабул ителгәнен әйтте. Шул программа кысаларында 15 пункттан торган Мөслим кодексы эшләнгән.

— Ул кодекста — кешеләрнең бер-берсенә мөгамәләсе белән бәйле булган төп кануннар. Без аны үзебезнең закон кысаларына керттек. Күбрәк мәктәптә, балалар бакчаларында аңлатабыз. Һәр пункт буенча методик аңлатма әзерләнде — бакчалар, мәктәпләр өчен аерым. Ел дәвамында болар балаларга җиткерелә. Рухи-әхлакый, тәрбияви, тормыш дәресләре үткәрелә.

Методик материал да эшләттердек, халыкка мөрәҗәгатебез чыкты. Өлкәннәрдән, балалардан, әти-әниләрдән аерым тәкъдимнәр җыелды, 30-40ка якын тәкъдимне махсус комиссия берләштерде, шуның нигезендә әхлак законнары булдырылды.

Бюджеттан финанслау да куелган. Елга 2-3 млн сум чамасы акча шушы кодекс буенча төрле чараларга каралган.

Аның нәтиҗәсе тиз генә була алмый, вакыт кирәк моңа. Шөкер, Мөслимдә вандализм юк бүген. Әкрен генә балалар тәрбияләнә инде. Бүген мин үземнең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарыма, мәгариф бүлегенә дә әйтәм: «Балалар бакчасында — 5, мәктәптә 10 ел тәрбияләп, бер буын үстерергә мөмкинлегегез бар». Кодекс киң колачлы ул: милләт, тарих, әни хакы, дәүләт, ризык һәм башкалар. Балаларның күңелләренә салырга тиешбез.

«Мөслим егете, Мөслим кызы» дигән юнәлеш бар. Балалар 11 сыйныфны бетергәндә бәяләнә, ГТОдагы кебек, 1, 2, 3 нче дәрәҗәсе бар, премияләре дә каралган. Шундый форматта дәвам итәбез. Балаларда кызыксыну булырга тиеш: нигә телен, нигә әдәбиятын ярата, нигә олимпиадаларда җиңүче ул. «Мөслим йолдызчыклары» дигән проект буенча эшлибез, балаларны, әниләрне җыеп, иң яхшы уңышка ирешкән балаларны бүләклибез, — дип сөйләде район башлыгы. 

Рамил Муллин әйтүенчә, мондый кагыйдәләр булдыру теләге биш ел элек туган булган.

– Каяндыр үрнәк алдым дия алмыйм. Бик зур компанияләрнең үз девизы, корпоратив кагыйдәләре бар бит инде. Шуларның мисалы нигезендә, үз кагыйдәләре белән яши торган бер җирлек булсын дигән фикер килгән иде биш ел элек. Һәр җирлекнең үз халкына, гореф-гадәтләренә хас булган кагыйдәләре булырга тиеш дип уйлыйм, шуның кысаларында кодексны кабул иттек, — дип әйтте ул.

Мөслим район советы аппараты җитәкчесе Ринат Гарипов кодексның һәр пункты гади, кечкенә баладан өлкәннәргә кадәр аңлаешлы булганын билгеләп узды.

— Балалар бакчасыннан чыккан һәр бала кодексны ятлап, кечкенә генә сынау уза. Шушы кечкенәдән кереп калган кагыйдәләр мәктәп елларында да, олайгач та озата барсын дип, гадилек белән эшләнгән әйбер ул.

Без ул кодекс тактасын алты җәмәгать урынында урнаштырдык, һәр мәктәптә, һәр балалар бакчасында эленеп тора. Социаль челтәрләрдә даими кулланып торабыз. Мәктәпләрдә тәрбия сәгатьләрендә 15 пункт аерым дәрес итеп балаларга җиткерелә. Үзебездә булган күренекле кешеләр шушы темаларга килеп чыгыш ясыйлар. Шул исәптән лаеклы эшмәкәрләр, дин әһелләре. Мактаулы гражданиннар балалар белән очрашалар, шушы кодекска тугры калуның әһәмиятен аңлаталар.

Минем кызым да быел балалар бакчасын тәмамлады, аңа шул кодекс медален тапшырдылар, алып кайтып, өйнең түренә элеп куйды, — дип уртаклашты Ринат Гарипов.

«Һәр бала әхлак кодексының 15 пунктын өйрәнеп, имтихан тапшыра»

«Миләшкәй» балалар бакчасы мөдире Ләйсән Харисова балалар белән шул 15 пункттан торган кодексны өйрәнүләре турында сөйләде.

— Кодексның һәр бүлегенә карата үз проектларыбыз бар. «Туган телем — иркә гөлем» төп проекты астында кечкенә проектлар төзедек. Һәр өйрәтәсе бүлек шул проектларда чагылыш таба.

«Нәни экскурсоводлар» проекты Мөслимдә ел саен калкып чыга торган объектлар, аларның төзелеше, тарихын, әһәмиятен өйрәнүгә багышланган. Үзебезнең туган ягыбызга карата мәхәббәт, соклану хисләре тәрбиялибез, сакларга өйрәтәбез.

«Калфак стайл» проекты бар. Милли киемнәргә, чигү бизәкләренә йөз тота анысы. Балалар гореф-гадәтләрне, милли киемнәрне өйрәнеп, калфаклар чигә. Балалар янына «Ак калфак» оешмасы вәкилләре дә килә. Балалар үзләре теккән калфакларны бәйрәмнәрдә киеп чыгыш ясыйлар.

«Талантлы син, туган җирем» проекты нигезендә, балалар Мөслимдә туып үскән табиблар, шагыйрьләр һәм башка билгеле шәхесләрнең иҗатлары белән тирәнтен таныша.

«Авылымның киләчәге бармы?» проекты буенча, балалар әти-әниләренең туган авылларының тарихларын өйрәнә — ничәнче елда килеп чыккан, нигез салучысы кем, нинди урманнар, чишмәләр, таулар, нинди файдалы казылмалар бар, бүген авыл нәрсәсе белән дан тота — бөтен нәрсәсен өйрәнеп, башка балалар бакчаларындагы балаларга сөйлиләр. Кодекста җиде буын нәселеңне белү турында пункт бар бит, һәр бала бакчадан чыкканда, үз шәҗәрәсен төзеп чыгып китә.

Онытылып килгән туку һөнәре бар, балалар аны белми. Туку станоклары ясаттык та, кечкенә генә урындык җәймәләре, курчак өйләренә келәмнәр тукыйбыз, кечкенә генә букчалар ясыйбыз. Балаларның үз куллары белән эшләгән эшләре үзләренә дә кадерле. Әти-әниләр дә балалар белән бергә эшли. Беренчедән, шул рәвешле һөнәрне искә төшерсәк, икенчедән, балаларның уйлау, фикерләү сәләтләре үсә.

Мәктәпкә керергә әзерләнгән һәр бала әхлак кодексының 15 пунктын өйрәнеп, аны имтихан рәвешендә алабыз. Һәрберсен яттан сөйләп, безнең сорауга җавап бирәләр. Уку елы азагында отличниклар парадында аларга медальләр тапшырыла, — дип сөйләде Ләйсән Харисова.

Аның сүзләренчә, имтиханны әти-әниләр хуплый, алар риза, өстәвенә, ул бәйрәм рухында уза икән.

— Имтихан рәвешендә кырыс итеп узмый ул, матур бәйрәм итеп үткәрәбез аны. Әти-әниләрне чакырабыз, балалар сөйләп чыга, алар буенча төрле уеннар уйнатабыз, әти-әниләрне дә өйрәтәбез, аларны балалар белән ярыштырабыз. Квест уен итеп тә оештырабыз, әти-әниләрне — бер төркемгә, икенчесенә балаларны җыябыз. Балалар кызыксынып, әти-әниләрне узарга тырыша. Әти-әниләр белмәгән сорауларга да җавап бирергә тырышалар.

Безгә хәзрәт тә килеп йөри. Фәрит хәзрәт әхлак тәрбиясе өйрәтә. Гаиләдә бер-береңә ихтирамлы, игътибарлы булырга — анысын мәктәптә әзерлек төркемендә өйрәтәләр, — диде бакча мөдире.

«Имтихан дигән сүз булмасын»

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин кодексны хупласа да, аны балалардан сөйләттереп, сынау рәвешендә үткәрүен хупламады.

— Мөслимлеләрнең әхлакый кодекс уйлап чыгарулары, бакчадан башлап, мәктәпне бетергәнче тормышка әхлакый яктан әзер булып чыгуларын хуплыйбыз. Бу зур башлангыч, ул безнең тарафтан яклау таба, мөслимлеләр бөтен республика өчен үрнәк булырга тиеш. Район-шәһәрләр шушындый кодекслар уйлап чыгарып, тәрбия эшендә куллана алалар икән, хуплыйбыз.

Әмма бакчадан чыкканда имтихан үткәрергә ярамый. Һәр балага имтихан уздырабыз дисәк, бөтен булган уңай ниятләрне артка чигерүе ихтимал. Имтихан дигән сүз булмасын, бары тик баланы әхлакый яктан тәрбияләү. Кирәкми имтихан, ул аны имтихансыз да беләчәк. Без коммунистик мораль кодексын белә идек, шуның шикелле моны да беләчәкләр, — дип фикерен әйтте министр.

«Безнең мөмкинлекләребез әхлак кодексында язылган әйберләргә туры килеп бетә алмый»

Китапханәче, журналист Гөлназ Шәмси фикеренчә, андый әхлак кодексы кирәк, тик ул яшәеш белән чагышып бетми.

— Анда начар әйбер язылмаган. Андый әхлак кодексы кирәктер инде ул, ләкин безнең яшәештә башкача килеп чыга — һәр кеше үзе өчен, чөнки үзең өчен яшәмәсәң, үзең батып каласың.

21 гасырда яшәсәк тә, кемгәдер булышу, сәдаканы мулдан бирү, авыру балага зур күләмдә акча күчерү теләге зур булса да, мөмкинлекләреннән чыгып, ул аны булдыра алмаска мөмкин. Мәсәлән, ел саен корбан чалуны бөтен кеше дә эшли ала кебек, чөнки тәкә бәясе 5-7 мең сум тирәсе, бу булмастай акча түгел. Ләкин бөтен кеше дә корбан чала дигән сүз түгел. Әйтик, мин әти-әнием, туганнарым — кем булдыра алмый, шулар исеменнән чалдырам.

Безнең уйларыбыз, теләкләребез бер, мөмкинлекләребез — икенче, ә әхлак кодексында кешедән бик күп әйбер сорала, син шундый-шундый бул… Ә аңа туры килү өчен соңгы эчке киемеңне салып бирергә тиеш буласың. Ә кием кирәк, киемсез йөрмиләр, шуңа күрә безнең мөмкинлекләребез әхлак кодексында язылган әйберләргә туры килеп бетә алмый.

Әхлак кодексын, гаджетлардан аерылып, һәр өченче бала укыдымы икән әле — анысы сорау. Мәчет-мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә бу сүз булгандыр анысы, ләкин балага бөтен әйбер кызык булырга тиеш. Монда синнән сорыйлар, таләп итәләр, сорагач, кызык түгел. Язу - бер әйбер, үтәү - икенче әйбер, кеше аңына җиткерү - өченче әйбер, — диде журналист.

Ветеран укытучы Рамилә Дәүләтова әйтүенчә, кодекс буенча чыннан да эш алып барыла. «Кәгазьдә, формаль рәвештә, „галочка“ өчен генә түгел», — ди ул.

— Мәктәпләрдә дә өйрәнелә, эленеп тә куелган. Уйланып төзелгән инде ул. Күргән белән күрмәгән бер түгел, үткән-сүткәндә барыбер бала-чага да күз сала.

Мәктәпләрдә әхлакый тәрбия, класс сәгатьләре яхшы уза, ветеран укытучыларны чакыралар. Ата-аналар җыелышында да чыгыш ясыйлар. Сүздә генә түгел, булдыра алганы эшләнә, администрация тарафыннан да, укытучылар да тырыша.

Башка районнарга кертү дә начар булмас иде аны, ләкин формаль түгел, эшләрлек итеп. Балалар бакчасыннан ук кертергә кирәк аны, аннары катлауландыра барасың. Алайса кеше күргәндә матур гына йөриләр, кеше күрмәгәндә, чүбен дә тиз генә урамга ыргытырга тырышалар. Барыбер шул хакта сөйлисең икән, файдасы бар. Аны кеше күрми, Ходай Тәгалә үзе күрә, җәзасын да үзе бирә ул, көне-сәгате белән түгел, вакыты белән бирә дип, анысын да әйтеп җибәрәбез… Киләсе елларда тагын да нәтиҗәсен күрергә язсын.

Китап аша тәрбияләүне дә ныграк кертергә кирәк. Акчаның җиткәне булмады бит инде аның. Нинди авыр шартларда әткәйсез дүрт баланы - безне аякка бастырды әнкәй. Тик барыбер газета-журналын яздырмый калмады, китабын да алдык. Ә хәзер замана авырлыгы дип, китаптан читләштерәбез.

Мин балаларга очрашуда әйтәм: егетләр-кызлар белән хатлар алышырсыз, ватсапта язышасыз, Интернетта хаталар күргәч, күңелгә рәхәт түгел бит, дим. Сез дә укымасагыз, шундый булачаксыз, киләчәктә балаларыгыз алдында оят булмасын өчен, хәзер өйрәнегез, дим. Китап - ул әхлагына да, дөньяны аңларга да өйрәтә торган әйбер.

Махсус нигезләмә белән ноябрь аен Китап айлыгы итеп үткәреп булмасмы әле… Һәр бала бер генә китап укыса да, татарлыгын югалтмас иде.

Мин элегрәк 48 мәктәпне йөреп чыктым, китап айлыгы оештырган идем, балаларның хуш исле яңа китапларга ничек исләре киткәнен күрсәгез! Өстән кушып оештырылса бу айлык, мәгарифне күтәрүнең бер чарасы булыр иде, — дип белдерде Рамилә апа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100