Мәрхүм Шәфәгать Салиховның кызы Миләүшә: "Мин беләм, син безне күзәтәсең, әмма барыбер бик авыр"
Мәрхүм Шәфәгать Салиховның кызы Миләүшә: "Мин беләм, син безне күзәтәсең, әмма барыбер бик авыр"
Мәрхүм музыкант Шәфәгать Салиховның кызы Миләүшә әтисен нык сагына. Инстаграмында язган соңгы постын еламыйча укып булмый.
"Нигә вакытны кире кайтарып булмый икән? Әгәр минем мөмкинлегем булса, 26 октябрьне яңадан кайтарып, бар нәрсәне үзгәртер идем. Әгәр мин белгән булсам... әмма юк шул, андый сәләтем юк. Бик җәл. Мин беләм, син безне күзәтәсең, әмма барыбер бик авыр.
Аппаратура белән тулган машинаны, әтинең сул якта, минем уң якта утырганны тагын күрәсе иде. Радио уйнап тора, ә без әти белән "җырны кем беренче таный" уенын уйныйбыз. Сине нык-нык кочаклыйсым килә, исеңне тоясым, йөзеңне күрәсем килә.
Нинди яхшы ел, яңа танышларым күбәйде, кайда гына булмадым, дип уйлый идем. Безнең уртак планнарыбыз шундый күп иде. Бар нәрсә өзелде. Әмма тормыш туктамый, алга барырга кирәк", - дип язган инстаграмда Миләүшә.
- Танылган баянчы, Салават Фәтхетдиновның беренче музыканты Шәфәгать Салихов 27 октябрь кичендә Казан-Чаллы юлында автоһәлакәттә вафат булды. Аны туган авылы - Азнакай районы Татар Шуганында җирләделәр.