Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәптә баланы сыйныфташлары мыскыл итмәсен өчен нәрсә эшләргә?

Иң мөһиме – җәберләүгә дучар булган баланың үз-үзенә ышанычын арттырырга кирәк, ди педагог-психолог.

news_top_970_100
Мәктәптә баланы сыйныфташлары мыскыл итмәсен өчен нәрсә эшләргә?

– Улым тырышып укый, үзе бераз нәзберек бала, музыка белән шөгыльләнә. Тик аны сыйныфташлары нык рәнҗетә. Укытучысы әти-әниләр белән сөйләште, нәтиҗәсе булмады. Ахыр чиктә хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Мыскыл итүләр дәвам итә. Нишләргә белмибез. (Ләйсән, Чаллы)

Сорауга педагог-психолог Алсу Фролова-Талибуллина җавап бирә.


– Әлеге проблема бүгенге тормышта киң таралган. Аның атамасы да бар – буллинг – ягъни коллективта эзәрлекләү күренеше.

Мондый очракта психологлар гадәттә мәктәпне алыштырырга киңәш итә. Әгәр андый мөмкинлек юк икән, баланың рухи халәте белән эшләргә кирәк.

1. Бала музыка белән шөгыльләнә, дип әйтәсез. Ул музыкага сәләтле икән, сыйныфташлары арасында үзен шушы яклап танытырга мөмкин. Ул популярлык казанырдай музыкаль төркем яки инструменталь группа оештыра ала. Яки Инстаграмда шушы темага блог алып барырга мөмкин.Бала үзенең көчле ягын үстереп, үз-үзенә ышанычын арттыра һәм коллективта да үзенә карата хөрмәт булдырачак.

2. Баланы спорт секциясенә бирергә мөмкин. Ул физик яктан да чыныгачак, аның үзбәясе дә артачак. Агрессия күрсәтү турында сүз бармый, спорт балага үзен рәнҗеттермәү һәм яклап калу өчен мөһим.

3. Үз-үзеңә ышанычны арттыруда позитив психология ярдәм итә. Әни кеше аффримацияләр кулланып, баланың һәр эшен хуплап торырга тиеш. Балага “син нәзберек, син мескен” дип әйтеп торса, ул үзен шулай хис итә. “Син кыю, сәләтле, акыллы” дип рухи көч бирә торган позитив сүзләр әйтсә, бәлки бала башта ышанмыйча, шикләнеп кабул итәр. Ләкин тора-бара бу сүзләр аның аңына сеңәчәк һәм бала бу проблемадан өстенрәк булырга өйрәнәчәк.

  • Аффирмация (латин теленнән affirmatio — раслау) — формула рәвешендә телдән әйтелә торган кыска гыйбарә. Күп тапкырлар кабатланган саен, таләп ителгән образ кеше аңына берегә һәм фикерләрен яхшыртып, тормышын уңай якка борып җибәрергә ярдәм итә.
***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100