Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәп укучылары нәрсә ашый: ашханәдән репортаж

«Казан азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» һәр көнне 259 мең кешене ашата. Алар мәктәп, хастаханә һәм балалар бакчаларын азык-төлек белән тәэмин итә. Пандемия вакытында да департамент үз эшен туктатмый. Сентябрь аеннан мәктәп ашханәләренә яңа төр ризыклар киләчәк. Ул ризыкның сыйфаты нинди?

news_top_970_100
Мәктәп укучылары нәрсә ашый: ашханәдән репортаж
Гөлүзә Ибраһимова

Казанның азык-төлек һәм социаль тук­лану департаменты Казаннан тыш, Питрәч, Биектау, Балтач районнарындагы мәктәпләрне, тугыз райондагы балалар бакчасын һәм Лаеш районындагы үзәк хастаханәне азык-төлек белән тәэмин итә. Тугыз хастаханәгә хезмәт күрсәтүче департамент пандемия вакытында бер минутка да ябылып тормаган.

«Казан азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рима Мөхәммәтшина алты мең пациентны ашатуларын әйтте. Хезмәткәрләрнең сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен барлык саклык чараларын кулланганнар, бүлмәләр, савыт-сабалар һәрдаим дезинфекцияләнгән.

«Инфекцион бүлекләргә килгәндә, һәр пациент өчен һәр ризык аерым савытларга салына. Аның өчен индивидуаль, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба кулланабыз, хәтта бер кисәк кыяр да аерым савытта бирелә», — дип сөйләде Рима Мөхәмәтшина.

Үз ашханәләре булмаган хастаханәләргә кайнар азык зур термосларда кайтарыла, анда порцияләргә бүленә һәм бүлекләргә таратыла.

«Түләүсез ризыкның сыйфаты начар булуга бернинди нигез юк»

Департамент узган елны 136 мең баланы ашаткан, быел ул сан 174 меңне тәшкил итәчәк. Анда барысы 1200 хезмәткәр эшли.

Департаментта мәктәп азыгы буенча махсус лаборатория булдырылган. Анда мәктәпләр өчен яңа ризыклар уйланыла. Яңа ризык ясаганда аның составына һәм бәясенә карата булган барлык чикләүләрне истә тотарга кирәк. Икенчедән, лаборатория хәзерге вакытта пешерелгән ризыкларның тәм сыйфатын яхшырту өчен эшләр алып бара. «Тәмле булсын һәм бәясенә туры килсен өчен зур эш башкарырга кирәк, аның өчен бездә 2006 елдан тупланган тәҗрибә бар», — ди җитәкче ханым.

Департаментка килгән һәр продукциянең сыйфатына лабораториядә анализ ясала. «Кайткан продуктның тышлыгында барысы да язылган булса да, без яңадан тикшерәбез. Ышан, әмма тикшер, кызганыч, төрле очраклар була. Туры килмәгән очракта продукция складларга үтмичә, кире кайтарыла», — ди лаборатория мөдире Ольга Артамонова. Хәзерге вакытта лабораториядә аена 14-15 мең анализ ясала, кайчак анализлар саны егерме меңгә җитә.

Башлангыч сыйныфлар өчен кертелгән түләүсез туклану ата-аналарда аның сыйфаты турында шик тудырырга мөмкин, ләкин Рима Мөхәмәтшина алай фикерләүнең дөрес булмавын аңлатты. «Түләүсез ризыкның сыйфаты начар булуга бернинди нигез юк. Ул шул ук ризык, шул ук продуктлардан, шул ук кешеләр тарафыннан бер технологик карта буенча ясала», — диде ханым.

Мәктәпләр өчен меню медицина һәм Роспотребнадзор дөрес дип тапкан стандартларга туры китереп ясала. «Ризык составында ярамаган компонентлар юк. Аларны пешерүдә кулланылган һәр продукт лабораториядә тикшерелә. Без пестицидларга, май өлешенә, итнең дымлылыгына һ.б. анализ һәм, әлбәттә, бактериологик тикшерү ясыйбыз», — диде Рима Мөхәмәтшина.

«Бер әни тозсыз диета кертү тәкъдиме белән килгән иде»

Мәктәп ашханәсендәге ризык балаларны канәгатьләндерми икән, алар туклану буенча шикаять белдерә ала. Аның өчен укучылар «Поел и доволен» мобиль кушымтасыннан файдалана. Җитәкче ханым балаларның актив позициядә булуларын әйтте. Әгәр алар канәгать булмаса, департаментның кайнар линиясенә шалтырата икән. Моннан тыш, мәктәптә туклану сыйфатын контрольдә тоту өчен балаларның ата-аналары җәлеп ителгән.

Ике ел дәвамында «Мама в теме» дигән проект эшләп килә. Департамент җитәкчелеге ике айга бер тапкыр актив әниләр белән очрашу уздыра. «Алар безгә бик нык ярдәм итә, алардан мәктәпләрдәге хәлләрне беләбез, килеп чыккан проблемаларны бергә хәл итәбез. Кәтлитләрнең тәм сыйфаты буенча проблемалар булган вакытта без алар белән бергәлектә эшләдек, соңыннан алар барысын да үзләре ашап карады һәм балалар яратырлык кәтлитләр булдырдык.

Бездә 2019 елның 1 апреленнән бирле эшли торган бер инструмент бар. Бу — ата-аналар контроле журналы. Һәр ата-ана, мәктәп администрациясе белән килешеп, ашханәгә кереп, менюдагы ризыкларны ашап карый һәм журналда бәяләмә калдыра ала. Без бу бәяләмәләрне атнага бер тапкыр барлык мәктәпләрдән җыябыз. Хәзер журналның электрон версиясе эшләнелә.

Без шулай ук кураторлыкны саклап калачакбыз. Офиста эшләүче һәр хезмәткәр бер мәктәп өчен җаваплы. Аның нинди профессия кешесе булуы мөһим түгел. Уку елы башында алар атнасына ике тапкыр, соңыннан бер тапкыр мәктәпләргә чыгалар. Алар менюны тикшерә, директорлар белән сөйләшә, проблемаларны белешә. Шул рәвешле без кире элемтәне җыеп алабыз», — дип сөйләде Рима Мөхәмәтшина.

Шулай ук туклануны контрольдә тоту өчен мәктәпләрдә ата-аналар, балалар, мәктәп администрациясе һәм департамент катнашында пикниклар уза. Анда балалар кунаклар өчен концерт күрсәтә, соңыннан ашханәдәге ризыклардан авыз итеп карыйлар.

«Ризык тәме буенча бөтен ата-анага ярап булмый. Бер әни тозсыз диета кертү тәкъдиме белән килгән иде. Тоз зарарлы, ул бөтенләй булмасын иде, ди. Без тоз кулланудан баш тарта алмыйбыз, аны кулланырга кирәк. Ул әни белән сөйләшкәннән соң шунда ук икенче ризыкларның бөтенләй тозсыз булуын әйтте. Һәр гаиләдә ризык тәменә карата гадәтләр төрле. Ничек кенә булмасын, без ризыкның балалар яратырлык вариантын эзлибез. Мәсәлән, балалар балык яратмый икән, аны төрлечә пешереп карыйбыз», — дип сөйләде Рима Мөхәмәтшина.

«Буфетта пицца бар»

Уку елы башыннан өлкән сыйныфлар өчен менюга ике яңа ризык кертелә: кузаклы фасоль белән сыер ите һәм каймаклы соустагы тавык боты. Башлангыч сыйныфлар өчен томатлы соустагы «керпеләр» менюда яңалык була. Һәр чиректә менюга 3-4 яңа ризык өстәлә. Балаларга ошамаганны менюдан чыгара баралар. Бер чиреккә билгеләнгән меню Роспотребнадзор тарафыннан расланырга тиеш.

«Узган елны дүртенче чиректә тавыктан, балыктан кәтлит кертеп караган идек, аны да менюда калдырырга уйлыйбыз. Менюда балык булырга тиеш, тик балалар аны яратмаска мөмкин. Башлангыч сыйныфлар өчен балыктан кәтлит ясыйбыз. Кәтлит ясаганда технологияне дөрес үтәү мөһим. Мәсәлән, фарш салкын булырга тиеш, болгаткан вакытта ул җылынырга тиеш түгел», — дип сөйләде җитәкче.

Буфетта тәкъдим ителгән камыр ризыкларыннан укучылар камырдагы сосиска, пицца һәм өчпочмакны яратып ашыйлар икән. «Буфетта пицца бар. Буфетта булмаса, балаларның пицца алу өчен күршедәге башка туклану ноктасына бару куркынычы туа.

Минем өч кызым бар, икесе мәктәпне тәмамлады, ә кечкенәсе өченче сыйныфка күчте. Мин һәр көнне кич, өйгә кайткач, аның ашханәдә нәрсә ашаганын сорыйм. Ул миңа барысын да сөйли. Нәрсәнедер ашамый икән, ул аның әлеге продуктны яратмавы белән бәйле», — дип сөйләде Рима ханым.

Балык кәтлите чыннан да тәмлеме?

Безгә күрсәтү өчен башлангыч һәм өлкән сыйныфлар менюсына кергән дүртәр ризыкны әзерләп куйганнар иде. Кайбер ризыклардан Рима ханым үзе дә авыз итеп карады. Буфетта тәкъдим ителгән камырдагы сосиска, өчпочмак, сырниклар тезелеп киткән. Баллыларыннан исә лимон пирогы, саннар һәм хәрефләр белән бизәлгән Буше прәннеге, мәкле пирог, кекс, маффин бар иде.

Безгә шулай ук авыз итеп карау мөмкинлеге бирделәр. Минем өчен иң кызыгы балык кәтлите иде. Чыннан да, балалар яратырлык шундый тәмлеме икән, дип уйладым. Кечкенәләр менюсыннан бер кәтлит, зурларныкыннан бер кашык фасольле ит һәм сырник алдым. Фасольле ит бик йомшак кына булып пешкән, тәмле иде. Балык кәтлите исә искитмәле түгел, мәктәптә укыган вакытта мондыйны ашамаган булыр идем. Ризыкны калдырырга гадәтләмәгәнгә күрә генә ашап бетердем ул кәтлитне. Анысы хата булды.

Шуны да искәртеп үтәсем килә, итле ризыклар миңа тозлырак булып тоелды, ә минем хезмәттәшем өчен, киресенчә, тозсыз кебек иде.

Сырник тәмле иде, сүз дә юк. Сөйләшү озакка киткәч, бер маффин да ашалды, минем өчен бик баллы тоелса да, балалар андыйны ярата инде.

Теге балык кәтлите ни өчен хата булды? Берничә сәгатьтән соң ашказанында авырлык сиздем, тик ашыга идем һәм игътибар бирмәдем. Авырту тагын да ныграк сизелә башлады һәм ул балык тәме тамак төбенә килеп утырды, күңел болганды. Ашказаны судан гайре азыкны кабул итми, гел шул кәтлит күз алдында. Икенче көнне кунакта булып та берни ашый алмадым. Үкендем шул кәтлитне ашаганга. Бәлки, миндә генә очраклы булгандыр дисәм, соңыннан хезмәттәшемнән сорадым, ул да ашказанында авырлык сизгән.

Ул кәтлитне шулкадәр мактадылар, тик гафу итегез, ничек балалар ашый икән аны?!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100