Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәгълүмат чаралары: Танылган торт пешерүче Ренат Әгъзамовның сөяркәсен 7,5 елга колониягә утыртканнар

Татар егете Ренат Әгъзамов хәзер Мәскәүдә иң танылган тортлар пешерүче. Ул үзенең сөяркәсен янап акча сораганы өчен судка биргән. Наталья Джурилоны бүген 7,5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

news_top_970_100
Мәгълүмат чаралары: Танылган торт пешерүче Ренат Әгъзамовның сөяркәсен 7,5 елга колониягә утыртканнар
Вокруг ТВ порталы Ренат белән Наталья моннан 20 ел элек танышканнар дип хәбәр итә. Ул чакта Ренат Әгъзамов Сочида яши һәм эшли. Ренат, үзе Мәскәүгә китәр алдыннан, Натальяга өйләнергә вәгъдә итә. Тик Мәскәүгә килгәч, ул хәзерге хатыны Валерияны очрата. Алар хәзер Тимур исемле улларын тәрбиялиләр.


Ренат Мәскәүгә килгәч, үз карьерасын башлап җибәрә, тик Наталья белән араны өзми. Алар Ренат Сочига килгән саен очраша торган булалар. Хатыны һәм баласы барлыгы да аңа Наталья белән төн уздырырга комачаулык итми. Нәтиҗәдә Наталья авырга уза.

Аңа кадәр Натальяны котырган песи тешләгән була. Ә ул бик көчле аллергия белән интегә. Шуңа күрә Натальяга көчле дарулар кулланырга кирәк була. Аның сәламәтлеге нык какшый. Ренат Сочига килеп, аңа 300 мең сум акча да бирә.

Наталья авырга узуын әйткәч, Ренат аңа аборт ясатырга куша. 35 яшендә аборт ясатсам, бүтән бала таба алмамын дип Наталья башта киреләнә. Сөйгәненең үтенечләреннән соң, абортны Германиядә ясатырга ризалаша. Кабаттан акча сорагач, Ренат аңа бурычка алып торырга куша. Авыруы аркасында муеннан бурычка баткан Наталья дусларыннан ярдәм сорамый.

Натальяның сүзләре буенча, кич белән урамда йөргәндә аны кемдер үз янына чакырып китерә һәм эченә берничә мәртәбә суга да йөгереп китә. Аның әйтүенчә, бу кеше Ренат була. Нәтиҗәдә Натальяның баласы төшә. Соңрак Ренат аңа акчалата ярдәм итәргә вәгъдә итә. Шуңа күрә Наталья сак хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итми.

Әгъзамов аңа башта чыннан да ярдәм итә. Наталья аңа баласы төшү турында бер сүз дә әйтми. Тик аның сәламәтлеге тагын да начарая, даруларга акча җитми башлый. 2018 елның апрелендә Наталья Мәскәүгә күченә. Фатир акчасын да Әгъзамов түләп торырга тиеш була, тик акча барыбер җитми. Шуннан соң Наталья аңа төрле эчтәлектәге хатлар яза, яный башлый. 3 миллион сум таләп итә.

Нәтиҗәдә Әгъзамов Наталья Джурило өстеннән сак органнарына шикаять яза.


Ренат Әгъзамов сүзләренчә, Наталья авырга узмаган һәм моны инде медицина вәкилләре исбатлаган. Эченә сугып, баласы төшүе турындагы сүзләрне дә ул ялган дип атый. Аныңча, Наталья бу тавышны адвокатларына түләргә акчасы булмаган өчен чыгарган.

Бүген Мәскәүнең Гагарин суды 36 яшьлек Натальяны 7,5 елга колониягә озаткан дип хәбәр итә “СтарХит”. Шулай ук сентябрь башында массакүләм мәгълүмат чараларында Натальяның Ренат Әгъзамовка язган хаты тарала. Ул анда онкологиядән интегүче әнисе белән хушлашырга җибәрүләрен сорый. Тик танылган торт пешерүче аның мөрәҗәгатен кабул итми. Нәтиҗәдә Натальяның әнисе кызын да күрмичә үлеп китә.

Ренат Әгъзамов: “Наталья кемнәрдер белән килешеп, минем гаиләмә янады. Ул башта акча сорый иде. Мин аңа һәрвакыт булыштым, чөнки без аның белән кайчандыр бик якын идек. Аннары янаулар башланды. Миңа хәтта хатыным белән улымны чит илгә җибәрергә туры килде. Шуңа күрә мин хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иттем, аудиоязмаларны тапшырдым”, – дип тә әйткән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100