Мәдәният министры Ирада Әюпова: «Мәхәббәт булмаса, вакытында аерылуың хәерле»
ТР мәдәният министры Ирада Әюпова тармакның иң зур проблемасы кадрлар проблемасы икәнлеген әйтте.
Мәдәният министры журналистлар белән ел йомгакларын Камал театры карамагындагы «Шәрык клубы» музей комплексында ясады. Хәтерләсәгез, журналистлар белән алдагы очрашу да Камал театрында узган һәм журналистларны аның түбәсенә алып менгәннәр иде. Озак та үтмәде, театрның яңа түбәсе булачагын игълан иттеләр. Бу очрашу инде түбәсе ныгытылган, төзекләндерелгән бинада булу сәбәпле андый көтелмәгән дәвамы булмас — «түбәләр» үз урынында калыр дип өметләнәбез.
Нәкъ менә әлеге мәйданчыкның сайлануы — киләсе елның Цифрлаштыру елы булуына бәйле. Ирада Әюпова «Шәрык клубы» музей комплексын «Мәдәният белән цифр бердәмлеге» дип атады. «Монда безнең мирасыбыз ачылып кына калмый, яшьләрне үзенә тарта, үзләре йөрткән мәдәни кодны өйрәнергә өнди», — диде.
Министр кайчакта журналистларның арттырып җибәрергә яратуы турында читләтеп кенә әйтте.
- «Смешариклар» турында мультфильмда журналистларга кагылышлы бер серия бар — «Соңгы салават күпере» дип атала. Ул журналистикада гына түгел, тормышта да акцентлар куюыбызга кагыла. Без көчле фразалар яратабыз, ә кайчакта салават күперенең булуы да бәхет.
Мәдәният министрыннан киңәш: «Мәдәниятне яратырга кирәк. Яратмасаң, мәдәният турында язып булмый. Мәхәббәт булмаса, вакытында аерылуың хәерле. Мәдәният белән «брак по расчету» ясап булмый.
Мәдәният министрлыгы карашынча, мәдәният тармагында 2021 елның кайбер казанышлары:
- «Казан гастрольләре» кысаларында Казандагы мәдәният йортларында 70 спектакль күрсәтелгән. Аларны 20 000 тамашачы караган. Проектның икенче этабында мәдәният учреждениеләр 45 районда 90 мәдәинят йортында чыгыш ясаган.
- XVIII Кече шәһәр театрлары фестивалендә гран-прины «Көзге сере» белән Әлмәт театры алды.
- «Uenfest» балаларның традицион уеннары фестивале кысаларында 2000 уен тамашасы ясалган, дүрт җиңүче команда Мәскәүгә барган. Тамашаларны онлайн форматта 650000 кеше караган.
- Болгарда «Ага базар» I этномәдәни фестиваль оештырылган. Анда 450 кеше катнашкан, 6 меңнән артык тамашачы булган. Министр бу фестивальнең перспективасы бик зур, дип бәяләде.
- «Тормыш стиле — мәдәни код» этно-fashion I халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать– безнең новация фестивале. 32 регионнан 400 катнашучы. Фестиваль Россиянең Промышленность һәм сәүдә министрлыгы белән эшләнгән. «Халык һөнәрчелеген саклау буенча алар безнең партнерларыбызга әверелде», — ди министр.
- Традицион бәйрәмнәр онлайн һәм оффлайн форматта күрсәтелә. 58 онлайн бәйрәмне 18 илдән 40 миллион кеше караган. «Комментарийларны укыдым — кешеләр безнең заманча шартларда үзтәңгәллегебезне сакларга омтылуыбызга соклана», — диде министр.
- «Уйнагыз, гармуннар!» традицион фестивлаендә 750 кеше катнашкан. Хәтерләсәгез быел әлеге чарага популяр җырчы Фирдүс Тямаев җәлеп ителде. «Гармунчылар белән аз булса да урамнан үтү өчен мин бөтен эшемне ташлыйм. Эмоцияләр ягыннан бу феерик тойгылар», — дип комментарий бирде министр.
- Tat cult fest яңа татар мәдәнияте фестивале. 40 шәһәр, 40 мең тамашачы, 30 мең карау.
- Грантлар. Президент грантлары фондына 487 проект тәкъдим ителгән. Бирелгән проектлар саны буенча республика дүртенче урында, җиңүчеләр саны буенча — икенче урында. «Безнең учреждениеләрдә проектлар культурасын җәелдерергә кирәк. Заявканы дөрес итеп биргәндә җиңүгә шанс зур», ди Мәдәни инициативалар президент фондының координацион совет әгъзасы булган Ирада Әюпова.
- Татарстан «Пушкин картасы» на билетлар сату буенча топ-өчлеккә кергән. Сүз уңаеннан, киләсе елга «Пушкин картасы» 5 мең сум булачак.
- «Алтын битлек» театр премиясе лауреталары арасында Казаннан Динә Сафинаның «5 mm/h» пьесасы да бар.
Журналистларны кызыксындырган сораулар һәм министрның җавабы:
Камал театры бинасы язмышы нинди? Бинаның шәхси кулларга күчү куркынычы юкмы?
Ирада Әюпова: «Рөстәм Миңнехановның еллык юлламасын барыбыз да тыңладык. Аның сүзләрен шик астына ала алмыйбыз. Мин ихластан шатланам — Рөстәм Нургалиевич мәдәнияткә битараф түгел. Аның нинди сораулар бирүе теманы аңлавын һәм мәдәният темасына әһәмият бирүен күрсәтә.
Театрның яңа бинасы салыначак территория урын билгеле: Назарбаев һәм Һади Такташ урамнары чаты. Әлегә шул урам карала. Логистика мәсьәләсе дә хәл ителәчәк, паркинг та техник биремдә каралган. Мине масштаб кына куркыта. Бер яктан бу яхшы, икенче яктан бу көтелгән срокларга тәэсир итәргә мөмкин. Карар кабул ителгәннән соң ел ярым дигән идек тә, проект бик масштаблы булса, срокларга сыеша алмау куркынычы бар. Катнашучылар бик лаеклы, барысы да профессионально эшләнәчәк — анысына шикләнмим. Ә инде булган бинага килгәндә, концепция буенча фикер алышканда да ике бинаны бердәм комплекс итү буенча фикерләр яңгырады. Әйдәгез, конкурс нәтиҗәләрен көтик. Әлеге объект безнең милли мәдәнияткә хезмәт итергә тиеш — бәхәссез. Мин дә бу бина шәхси бизнес кулларына күчә дигән мәгълүмат юк».
«Арча хәбәрләре» район газетасының баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин Арча районында күн мозаикасы буенча производствоны җәелдерү мәсьәләләрен, биредәге осталарга ярдәм, аерым алганда бина кирәклеге темасын күтәрде.
Ирада Әюпова: «Күн мозаикасы, чыннан да безнең бренд, стиль, менталитет. Бу мәсьәлә буенча эш бара, аны нинди дә булса федераль проектларга кертү турында уйлыйбыз. Чөнки бу эш безнең теләккә кенә түгел, акчага да бәйле. Һөнәрчелеккә килгәндә, проектлар лидерлар булырга тиеш. Осталар гына түгел, икътисади яктан да фикерләүче шәхес кирәк».
Журналистлар Фешин училищесы язмышы белән кызыксынды. Министр журналистлар белән очрашканда әле Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафаровка бәйле күңелсез хәлләр билгеле түгел иде. Анысы турында төгәл бер көннән билгеле булды.
Фешин училищесы темасы белән бәйле соңгы яңалык — Казан сынлы сәнгать училищесы грант откан, 58 миллион сум. Уку йорты креатив индустрияләр мәктәбен оештыру идеясе белән чыккан иде. Грант акчалары җиһазлар алу өчен соралган.
Театр училищесы бинасының бик иске булуы.
Ирада Әюпова: «Театр училилищесы бинасының проект-смета документациясе буенча эш бара. Безнең техник биремнәр шактый масштаблы. Чөнки төп бина белән бергә өйрәнчек театр да кирәк, ике бинада да нормаль шартлар булдырасыбыз килә. Алга таба финанслар мәсьәләсе буенча эшли башлыйбыз».
Төзелешләр темасын дәвам итеп, Түбән Кама Яшьләр театрында ремонт булачак. Чаллыда «Мастеровые» театрына бина салына.
Татар яшьләренә заманча мәдәният үзәге өчен бина кирәклеге темасы да күтәрелде.
Ирада Әюпова: «Ә сез яшьлекне нинди критерийлар буенча бүләсез? Мәсәлән, мин дә үземне яшь саныйм. Без кешеләрне төркемнәргә бүлдек, халыкны сегрегацияләдек.
Яшьләр өчен бина дигәннән, бер яктан ул кирәк, икенче яктан Яшь тамашачы театры бар. Анда бит гел кеше өзелми. Шәриф Камал музее актив эшли. Минемчә, яшьләр өчен мәйданчыклар күп. Милли китапханәдә яшьләр генә бугай. Анда өлкән буынны җәлеп итү проблемасы калыкты, өлкән буын анда йөрми».
Казан Кремле директорын алмаштыру мәсьәләсе буенча да аңлатма соралды. Яңа билгеләнгән кешенең тәҗрибәсезлегенә дә борчылу белдерделәр. Белгәнебезчә, күптән түгел генә Айрат Сибагатуллин «Казан Кремле» музей-тыюлыгының генераль директоры вазифасыннан китеп, кабат ТНВга әйләнеп кайтты.
Ирада Әюпова: «Айрат Сибагатуллин, шулай ук, Зилә Вәлиева да, минем остазларым. Мин аларны бик хөрмәт итәм. Айрат Минемуллович кино өлкәсендә зур профессионал. Ул заманында кинематография буенча дәүләт комитетын җитәкләгән кеше. Аңлавымча, ТНВ бу юнәлештә актив үстерә һәм Айрат Миннемуллович бу юнәлешкә кураторлык итәчәк.
Илнур Рәхимов — тарих фәннәре кандидаты. Милли җанлы кеше. Бу начар кандидатура түгел. Кайчагында яңа караш кирәк. Мәдәнияткә башка тармакка караганда да яңарак караш сорала».
Татарстан кинематографиясе темасына министр карашы.
Ирада Әюпова: «Кино тармагы өчен шулкадәр йөрәгем авырта. Яшьләр өчен кино сәнгате бик якын. Әмма, ни кызганыч, безнең конкуренциягә сәләтле ресурсларыбыз юк.
Бәлки, мин кискенрәк җавап бирәмдер — мин монополиягә каршы. Бер генә кинокомпания яки киноплатформа булса, көйләүче кеше бер генә булачак — ишекне ул ача һәм ул яба. Конкуренция булырга тиеш. Кино тармагы иң конкуренцияле тармак булырга тиеш. Конкуренция булмаса, конкуренциягә сәләтле кино төшерүнең мөмкинлеге чикле».
ТР Милли музее Гөлчәчәк Нәҗипова киткәннән бирле генераль директорсыз. Биредә директор вазифаларын Алиса Вяткина башакар, ул — «и.о.».
Ирада Әюпова: «Кадрлар дефициты. Тармакта кадрлар мәсьәләсе бар. Безнең тармакта юнәлешләрдән әйтеп үткәнемчә кинематограф борчый, ә система проблемаларына килгәндә — кадрлар проблемасы. Безнең быел 20 кеше MBI программасы буенча укырга керде».