Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәдәният министры чыгышы: хәситә бар, милли кино белән милли әдәбият кына юк

Татарстан Мәдәният министрының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында яңгыраган чыгышына күзәтү.

news_top_970_100
Мәдәният министры чыгышы: хәситә бар, милли кино белән милли әдәбият кына юк
Рамил Гали

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова милли киемне пропагандалауны дәвам итә. Министрлыкның быелгы ел йомгакларына багышланган утырышына ул хәситә белән чыккан иде. Бу — беренче яңалык һәм бик матур күренеш булды.

«Хәситә — тәңкә тагылган яки буй тукымага вак акча, тәңкә, төймә, кабырчык, асылмалы бизәкләр тезеп тегелгән, катылык өчен эчтән катыргы кертелгән бизәнгеч. Бәйләвече җилкә аша махсус каптыргыч белән тыгыз итеп күкрәккә беркетелгән, кайчакта ул каптыргычсыз, тоташ итеп тә эшләнгән. Этнографик әдәбиятны тикшеренүчеләр мондый иңбаш бәйләвечләр тагу йоласының таралуын яман күзләрдән саклану максаты белән борынгы халыклар яннарында йөртә торган бөти-догаларны саклар өчен уңайлы булуын да искәртә. Казан татарлары болгар чоры заманнарыннан ук металл Коръән савытларын чылбыр белән йә күкрәккә тагып яки җилкә аша киеп йөргәннәр.

Хәситә Коръән савыты белән бергә төрле тәңкәләрдән тезелгән һәм саклагыч хезмәтен үтәгән дип фаразласак, мөгаен, ялгышмабыз. Безнең эрага кадәр I–II гасырларда ук алтынланган көмеш медальоннарда сурәтләнгән кулына ук тоткан алиһәнең күкрәгенә бәйләгән бәйләвече хакында Геродот хезмәтләрендә үк искә алына», — дип язган зәркән остасы Рәфкать Мөхәммәтшин.

Ирада Әюпованың икенче яңалыгы — ул коллегия өчен махсус эшләнгән фильмны тавышландырды. Министр милли үзаң һәм мәдәни код турында фикерләре белән уртаклашты. Монысына да — «биш»ле.

Коллегиянең төп кунаклары булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова катнашты.

Министрның ел йомгакларына багышланган традицион докладындагы төп тезисларга күз салыйк. Мәдәният министры карашынча, нәрсәләр эшләнгән һәм нинди бурычлар билгеләнәчәк

Социаль тема

  • «Театр сәнгате ветераннары өчен Театрлар ассоциациясе төзелә, бу үзенә күрә Попечительләр фонды булып тора. Хәзерге вакытта гамәлгә кую документларын теркәү тәмамаланып килә».

Искәрмә. Театр әһелләре берлеге каршында Театр әһелләренә ярдәм фонды гамәлгә куелачагы турында Ирада Әюпова журналистларга 2019 елның мартында хәбәр иткән иде. «Без театр елында театр директорлары белән киңәшеп шушы проектны башлап җибәрәбез. Татарстан театр әһелләре берлеге составында булган барлык дәүләти һәм муниципаль театрлар бюджеттан тыш керемнәренең бер процентын шушы фондка күчерәчәкләр. Исәпләүләр буенча, елына 3 миллион сумнан артыграк акча җыелырга мөмкин. «Ярдәмгә мохтаҗ булган театр әһелләренә бу акчалар кирәк булачак», — диде ул. Әйткән сүз — аткан ук.

  • «Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең ветеран артистлар белән оештырган концертлары районнарда уңышлы бара. «Илһамият» концертларын муниципаль районнарда оештыру системасын җайга салырга йөкләмә бирәм».
  • «Чаллы һәм Әлмәт театрларына әби-бабайлар оныклары белән бергә айга бер мәртәбә театр репетицияләренә килә алачаклар».

Искәрмә. Әлегә пилот проекты буларак, шушы ике район карала. Проект уңышлы дип табылса, алга таба башкалар да кушылырга мөмкин.

  • «Республика балалар китапханәсендә төрле буыннарны берләштергән «Гаилә клубы» проекты старт алды. Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәгенә Балалар китапханәсе белән берлектә муниципаль районнар өчен укыту семинарлары үткәрү эше йөкләнә».

Музыка

  • Ирада Әюпова Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгыннан Глинка фестивален Казанда берегеп калуын сорады.

Искәрмә. Фестиваль 2019 елда Казанда оештырылды. Аңарчы ул берничә ел бөтенләй оештырылмаган булган. Фестивальнең жюри рәисе Альбина Шаһиморатова иде.

  • Казан Кремлендә үткәрелә торган Таткультфест фестиваленең дә уңышлы проект булуы искәртелде.
  • «Татар моңы» фестивале Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе карамагында уза. Фестивальгә Илһам Шакиров исеме бирелде.

Искәрмә. «Татар моңы» фестивале моңарчы кулдан кулга йөрде. Аны Мәдәният министрлыгы каршындагы дирекция, соңрак ТР Мәдәният министрлыгы оештырды.

  • «Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Эстрада бүлеге ачылачак».

Искәрмә. Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин әйтүенчә, бу министрлык йөкләмәсе. «Без эш башладык. Әлеге бүлекне тиз арада ачабыз. Шушы көннәрдә бүлекнең җитәкчесе билгеләнәчәк», — диде ул.

Сорау. Әлеге идея хәзерге вакытта татар эстрадасында барган ямьсез болганышларны тәртипкә салу өчен оештырыламы? Әллә болганышларга параллель рәвештә идеаль эстрада үрнәге ясап күрсәтү бурычы торамы?

Теманы дәвам итеп Салават Фәтхетдинов фикере: «Халык бүгенгесе көндә эстрада белән яши. Бөтен кеше дә фольклор карамый, бөтен кеше дә операга йөри алмый яки йөрисе килми. Халыкка иң якын әйбер — ул эстрада. Эстрада бүлеге ачылу — шәп идея. Бер яңа депутат «Эстрада сәнгать түгел», - дигән ялгышрак сүз ычкындырган иде. Бу мәгънәсезлек. Ул кеше сәнгатьне ничек күрә икән? Акыллы булырга тырышып, кеше ишетмәгән сүз әйтеп карыйсы килдеме икән? Филармониядә эстрада булган, бар һәм булачак. Кадим Нуруллинга булышырга кирәк булса, мин бу эштә катнашырга әзер.

  • «Үзгәреш җиле» фестиваленең Карнеги-холлдагы концерты да искә алынды. «Без үз мәдәниятебезне читтә трансляцияләргә курыкмаска тиеш, дөнья буйлап үз эзләребезне барлыйк», — диде министр.

Искәрмә. Читтә трансляцияләү кирәклеге турындагы фикерне ТР Дәүләт симфоник оркестры да ишетсен иде.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры да үзенең сәнгатьтәге профильле тармагын — опера һәм балетны да трансляцияләсен иде.

Театр

  • «Театр премьералары арасында чыганакларга мөрәҗәгать итү һәм чын кыйммәтләрне барлау чагылды. Алар тормыш мәгънәсе һәм тамырларыбыз турында уйларга этәрә».
  • Камал театрының «Яшьләр сишәмбесе» проекты да министр отчетына кертелде.
  • Республика театрларында 0+ маркировкасы белән куелган спектакльләр арасында яшь чикләре дөрес билгеләнмәгәннәре дә бар икән. «Мәдәният учреждениеләренең репертуарын һәм контентын анализлап, без 0 дән 3 яшькәчә һәм 14 — 18 яшьлекләр аудиториясенә игътибар җитмәвен ачыкладык. Бүгенге көндә республика театрларында барлык спектакльләрнең 25 проценты «0+» маркировкасы белән тәкъдим ителә. Бу, нигездә, балалар театрларына карый. Әмма, билгеләнгән чикләр һәрвакытта дөрес булмаска да мөмкин. Кайчакта драмаларны һәм гадәти булмаган театраль вакыйгаларны шушы чикләргә кертәләр», — диде министр.
  • Казанда татар телле гаиләләр өчен бер генә бәби спектакле дә юк. 2020 елда бәби театрлары халыкара фестивале оештырылачак.

Искәрмә. Гаҗәп, Казанда балалар өчен репертуар тоту төп эше булган ике труппа бар — «Әкият» курчак театры һәм Кариев исемендәге яшь тамашачы театры. Ә аларда бер бәби спектакле дә юк.

Китапханә

  • Китапханәгә бер килгән бала анда тагын килергә курыкмаска тиеш. Модельле китапханәләр ул пространство алыштыру гына түгел, балалар белән эшләү формаларын да үзгәртү. Максатчан аудиторияне киңәйтү, «неформал» берләшмәләр белән эшләү өчен штатта психолог булуы да кирәк.

Музей

  • 1 июньнән башлап мәктәп укучылары дәүләт музейларына түләүсез кертеләләр. Сишәмбе көннәрендә бөтен кеше дә түләүсез керә ала. Балага музей охшап калса, ул әти-әнисеннән кат-кат бирүгә килүне сораячак.
  • Казан Кремлендә беренче мәртәбә Василий Иванович Заусайлов коллекциясе тәкъдим ителәчәк.

Мәдәни мәгариф

  • Республика бюджеты хисабына 8 балалар сәнгать мәктәбе ремонтланачак.
  • «Мәдәният» милли проекты кысаларында 100 миллион сум федераль акчаларга музыка кораллары алыначак.
  • Авыл җирлегендә мәдәният өлкәсендә эшли башлаган яшь белгечләргә ярдәм программасы нигезендә, урта белемле белгечләргә 50 мең сум, югары белемлеләргә 100 мең сум акча түләнгән.
  • Әмма, яшьләрне авылларга эшкә кайтару проблемасы бар. Ирада Әюпова мотивация чарасы буларак, яшь белгечкә льготалы шартларда җир бирү кирәклеген күтәреп чыкты. Быел мәдәният министрлыгы Җир кодексына өстәмәләр кертү тәкъдиме белән дә чыгачак.

Авыл + мәдәният

  • Министр авыл җирлегендә урнашкан клублар һәм китапханәләр өстендә ике зур вазифа ятуын искәртеп үтте. Болар — беренчедән, авыл халкының этник колоритын саклау, икенчедән, уңайлы мәдәни тирәлек булдыру.
  • 2019 елда республика программалары кысаларында 21 авыл клубы төзелгән һәм 40 мәдәният объекты ремонтланган.
  • Социаль-мәдәни инфраструктура объектлары белән тәэмин итү нормативлары яңа караш сорый. Мәдәният министры бу мәсьәләдә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгыннан да таяныч сорый. «50-70 кеше яшәгән авыллар да уникаль мәдәни традицияләрне саклау урыны булып тора. Безнең бурыч — аларны саклап калу. Бәлки мәдәни традицияләр бу авылларны җанландырып җибәрә аладыр», дип фаразлый министр.
  • Министр «Иң яхшы мәдәният йорты» конкурсын искә төшерде һәм аны уңышлы алым дип бәяләде.
  • Мамадыш районында узган «Звездопад» үзешчән сәнгать фестивален үрнәк буларак әйтеп узды.

Цирк

  • «Казан циркы озак вакытлар гастроль программалары прокаты өчен аренда мәйданчыгы булып торды. 2019 елда цирк биш үз программасын чыгарды. Бу залдагы һәр урынның керемен ике тапкырга арттырган. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан милли цирк программасы чыгарылачак», — диде министр.

Төзелеш

  • 2020 елда Чаллы татар дәүләт драма театры бинасы ачыла, ТР Милли китапханәсе ачыла. Реконструкция ул интерьер алыштыру гына түгел, бу — чын реновация, тармакны өр-яңадан «сүтеп-җыю».
  • Министр барлык мәдәни чараларны бергә туплый алган мәгълүмат кыры булмавын да әйтеп узды.

Искәрмә. Мәдәният темасын күптән яктыртучы журналистлар моннан ун ел элек «Татарстан Республикасы мәдәнияте» интернет порталы оештырылганлыгын, Зилә Вәлиеваның аны презентацияләвен хәтерлидер әле. Барлык мәдәни вакыйгаларны бергә туплаган бүгенге мәгълүмати ресурс нинди була ала — әлеге докладта моңа ачыклык кертелмәде һәм йөкләмә яңгырамады.

Яктыртылмый калган темалар

  • Кинематография бары тик «Җиде көнлек кино» проекты аша гына күрсәтелде. Бу проектның милли кадрларга катнашы юк. Йомгаклау докладында Милли кино темасы да, кинофестиваль дә, «Татаркино» эшчәнлеге дә күтәрелмәде.
  • Әдәбият темасы бөтенләй каралмады. Бу ни бу? Министрның әдәбият турында әйтер сүзе, күзаллаулары, планы юкмы? Әллә ул аны монда ачыктан-ачык әйтергә әзер түгелме? «Татар китабы йорты» директоры Луиза Янсуар чыгыш ясады ясавын. Әмма ул чыгыш әдәбиятны үстерү темасына кагылмады. Ә «Татар китабы йорты»на презентация генә иде.
  • «Халык бәйрәмнәре, милли театрлар, аутентик һәм профессиональ музыка, милли әдәбият традицияләре — халыкның рухи культурасы нигезе булып тора һәм ул чит агымнар тәэсиреннән саклый алган калкан булачак», — диде министр. Әмма Фольклор үзәге эшчәнлегенә беренчел нәтиҗәләр ясалмады.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100