Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Люция Мусина каенанасы турында: «Соңгы елларда әнине Рөстәмнең абыйсы һәм хатыны карады»

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров әнисен югалтты. Разыя апа 92 яшендә бакыйлыкка күчкән. Әниләренең соңгы елларда каты авыруы, килен-каенана мөнәсәбәтләре, аның белән ничек бәхилләшүләре хакында безгә Рөстәм абыйның тормыш иптәше, җырчы Люция Мусина сөйләде.

news_top_970_100
Люция Мусина каенанасы турында: «Соңгы елларда әнине Рөстәмнең абыйсы һәм хатыны карады»
Фотолар Люция Мусинаның шәхси архивыннан

Люция апа, кайгылы көннәрегез икән. Каенанагыз – Рөстәм абыйның әнисе китеп барган. Өлкән яшьтә идеме инде? Озак авырдымы?

Әниебез озак яшәп, 92 яшендә вафат булды. Хәтерен югалтканына 4 ел инде. Моңа кадәр үз аягында йөреп торса, соңгы айда бөтенләй ашамый башлады, урын өстендә булды. Хәтере булмагач, кая барганын, нишләгәнен гел карап торырга кирәк иде.

Әнине, менә 4 ел инде, Рөстәмнең абыйсы Расих абый белән аның тормыш иптәше Лилия апа үзләренә алып китеп карады. Аларга бик зур рәхмәтләребез.

Хәтерен югалткач, балаларын да танымадымы?

Ул үзенең яшь вакытларында яши башлады. «Балаларымны карарга кайтырга кирәк», – дип саташа, үзенең балачактагы хатирәләрен яңарта иде. Барыбызны да элекке вакытларындагы кешеләр дип бутый, алар белән сөйләшәм дип сөйләшә иде. Әнинең шундый халәттә булуын күрү безгә бик авыр булды, әлбәттә.

Разия апа күңелегездә нинди булып калачак?

Әни бик уңган, булган хатын иде. Сөйләшергә яратты. Ачык, изге күңелле, бар яклап килгән хатын-кыз иде. Ул миңа гел әбекәем кебек булды. Ни өчен дигәндә, мин бит әбекәй белән үстем. Әнием яшь, ә каенанам олы яшьтә. Әбекәем мин укыган вакытта ук үлеп китте. Каенанамны шуңа да әбекәйне алыштырды миңа. Үз-үзен тотышларын да әбекәйнекенә охшата идем мин аның. Намазлар укымаса да, бик күп догалар укый, Аллаһы Тәгаләгә ышана иде.

Килен белән каенана арасында төрле хәлләр була. Ул сезне ничек кабул итте? Дус яшәдегезме?

Яратып кабул итте мине. «Эшли белмәсәң сора, кызым. Бер кеше дә белеп тумый, яши-яши өйрәнелә ул», – ди иде. Тегеләй эшләмәгәнсең, болай эшләмәгәнсең, дигәнен, гомумән, аның белән ачуланышканыбызны хәтерләмим. Гел якты истәлекләр генә саклармын мин әни турында күңелемдә.

Фото: © Разыя апа улы Рөстәм һәм Расих Закировлар, килене Лилия һәм оныклары белән.

Аннан нинди эшләргә өйрәндегез?

Безнең әни өчпочмакны гел төче камырдан пешерә. Ә Рөстәмнәр ягында өчпочмакны әче камырдан пешерәләр. Ничек инде, бу бит өчпочмак түгел, пирожки була, дип бик гаҗәпләнгән идем инде баштарак. Соңрак үземә зур-зур коштабакларга өеп өчпочмак пешертә иде. Үзе, янымнан бер дә китмичә, яшь вакытларын, тормышларын сөйли иде. Шулхәтле сөйләшергә ярата иде инде. Рәхәт иде шул вакытлар.

Әниегезнең тормышы авыр булганмы?

Аның әти-әнисе репрессиягә эләгә. Әтисен алып китәләр, йортларын тартып алалар. Әниләр күпмедер вакыт кемнеңдер мунчасында яшәргә мәҗбүр булалар. Аннан әтиләрен җибәрәләр, әмма ул озак яши алмый, вафат була.

Кияүгә чыккач та тормышы җай гына бармый әнинең. Аңа бала хәсрәтләре күрергә туры килә. Әни 5 бала тапкан, шуларның 3сен югалткан… Беренче баласы туганда үлгән. Икенче баласы кыз бала була. Ул 3,5 яшьтә каршыларындагы суга батып үлә. Тагын бер баласы – Рөстәмнең абыйсы була инде – олырак яшьтә вафат булды. Әнә шулай балаларын җирләргә туры килгән әнигә.

Сезгә Разыя апа белән бергә яшәргә туры килмәдеме?

Юк, без кайтып кына йөри торган идек. «Нигә китәсез соң сез 1-2 көн узуга, берәр атна торсагыз иде», – дип, яныннан җибәрәсе килми иде. «Әйдә безгә, алып китәбез», – дигәч, ризалашмый иде. Казанны яратмады ул, авылда торасы килде.

Авырганчы Рөстәм абый, сезнең белән горурланып яшәгәндер.

Безнең бөтен концертларыбызга килә иде. Авылда узганнарына да, Казандагы концертларыбызга да алып килергә тырыша идек. Үзе дә җырларга ярата иде әни. Күптән түгел кемнәндер: «Аның үзенең дә сәхнәдә җырлаганы булган», – дигән сүз ишеттек әле. Тик Рөстәм әнисенең сәхнәгә чыкканын хәтерләми. Бәлки,ул кечкенәрәк вакытта җырлагандыр.

Ә болай өйдә кеше булмаганда үз алдына моңлана, ә кеше килеп керсә, туктый иде. Бик матур җырлый иде. Үзенә сиздермичә, сокланып тыңлап торган чаклар да булды.

Балаларны бик яратты инде. Болай балаларны калдырып торган булмады, әлбәттә. Үзебез белән кайта, үзебез белән китәләр иде. Ара ераклыгы да сәбәп булды. Оныкларын ярата иде.

Үләр алдыннан бәхилләшергә өлгердегезме?

Әнинең китеп баруы без авылга бәрәңге алырга кайткан көннәргә туры килде. Иртәгә үләсе дигән кичне янына кереп чыктым. Авыр сулый иде. Мин килеп кергәч, кулларын җәеп җибәрде. Хәле дә юк бит инде, үзе безнең дөньяда түгел кебек. «Кочаклыйм» дип әйткән сыман кабул иттем шулай кулын җәеп каршы алуын. Минем белән саубуллашуыдыр дидем.

Рөстәм миңа хәтле, берничә көн алдан кереп чыккан иде.

Соңгы юлга озатканда үз йортына алып кайттыгызмы?

Расих абыйларның йортында юдылар да, Пошалымдагы йорты ишегалдына алып кереп чыктылар. Авыл зиратында әниләренә урын калдырылган иде. Рөстәмнәр ягында шулай кабер өчен урын алып кую гадәте бар. Әнине әти, абый янәшәсенә җирләделәр.

Өчесен 17 сентябрьдә Пошалымдагы үз йортында, җидесен Расих абыйларда уздырабыз, дип сөйләштек. Чөнки кабер казучылар күбрәк Пошалымнан булды, ә юышырга, соңгы юлга әзерләшергә Расих абыйлар яши торган авылдагы әбиләр ярдәм итте.

Авылга әни абыйларга күченгәч тә гел кайтып йөрдек. Бәрәңгесен дә, барлык төр яшелчәләрне дә утыртабыз. Рөстәм ешрак кайта, мин эшләр җыелгандарак кайтам. Әнинең йортын алга таба да ташламаска инде ниятләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100