news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Яңа йолдыз кабынып килә?» Люция белән Рөстәм Закировларның улы яңа һөнәрен күрсәтте

news_top
«Яңа йолдыз кабынып килә?» Люция белән Рөстәм Закировларның улы яңа һөнәрен күрсәтте
Фото: Айрат Закировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Люция белән Рөстәм Закировның талантлы уллары Айрат та җырлый башлаган. Әле аны тамашачы төрле хәрәкәтләр ясаучы оста саксофончы буларак кына белә иде.

Айрат Закиров беренче тапкыр җырлаган видеосын социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүлешкән. Аны язылучылары канатландырган. «Яңа «йолдыз» кабынып килә түгелме? Саксафон+вокал=уңыш», – дип комментарий калдырган танылган скрипкачы Динә Закирова.

«Бик матур итеп, моңлы итеп җырлыйсың. Туктамаска кирәк. Талант һәм сәләт бар», «Ул тавыш, елмаю, энергия һәм чибәрлек бирелгән», «Һуш китмәле», – дип бәяләгәннәр Айратның беренче адымын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар