Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лукашенко Пригожин белән сөйләшүе турында: «Бар да сүгенү телендә барды»

news_top_970_100
Лукашенко Пригожин белән сөйләшүе турында: «Бар да сүгенү телендә барды»

Беларус президенты Александр Лукашенко «Вагнер» хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожин белән ничек сөйләшкәнен әйтте. Бу хакта «БелТА» агентлыгына сылтама белән РБК яза.

Лукашенко әйтүенчә, беренче ярты сәгатьтә сөйләшү «тулысынча мат телендә» барган. Лукашенко Пригожинны кисәтүен әйткән – Мәскәү өчен бәрелеш башланса, Беларус бригадалары башкаланы якларга тиеш була. Ул, «Вагнер» Мәскәүгә барса, «бетне сыткан кебек сытабыз» дип кисәтүен әйткән. 

Сөйләшүләрнең беренче этабында ФСБ директоры Александр Бортников та катнашкан. Лукашенко әйтүенчә, сөйләшү 11.00 сәгатьтә башланган. Пригожинны телефонга Ростовта, Көньяк хәрби округта булган оборона министры урынбасары Юнус-Бек Евкуров чакырган. Бу вакытта округ штабы «Вагнер» гаскәрләре кулында иде. 

«Менә Беларус президенты шалтырата, сөйләшәсеңме?» – «Александр Григорьевич белән сөйләшәм». Мин аларның сөйләшүен ишеттем. Трубканы алдым. Сөйләшү – эйфория. Евгенийда тулы эйфория», – дип сөйләгән Лукашенко.

«Сөйләшүнең беренче раундын 30 минут тирәсе сүгенү телендә сөйләштек. Бары тик сүгенү. Сүгенү сүзләре гадәти лексикага караганда 10 тапкырга күбрәк иде. Ул, билгеле, гафу үтенде, һәм миңа сүгенеп сөйли башлады», – дип сөйләгән Беларус президенты.

Лукашенко Пригожинның таләпләрен беркем үтәмәячәген, оборона министры Пригожин белән генераль штаб җитәкчесе Герасимовны бирмәячәген әйткән. «Ә Владимир Путин очрашу түгел, телефоннан да сөйләшмәячәк», – дигән. «Без гаделлек телибез. Безне буарга телиләр. Без Мәскәүгә барабыз!» – Мин әйтәм: «Ярты юлда сине бетне сыткан кебек сыталар. Гаскәрләр фронтта булуга карамастан (бу хакта миңа Путин озак сөйләде). Шул хакта уйла». – «Юк» ди. Менә шундый эйфория», – дип сөйләде Лукашенко.

Лукашенко әйтүенчә, ул Путинга «Вагнер»ны юкка чыгармаска киңәш иткән. «Мин аны озак ышандырдым. Азактан: «Беләсеңме, син теләгәнчә эшли аласың. Әмма миңа үпкәләмә. Мәскәүгә җибәрелергә бригадалар әзер», – дидем», – дип сөйләгән Лукашенко Пригожин белән сөйләшүен.

Белоруссия президенты Мәскәүне 1941 елда саклаган кебек сакларга әзер булуын әйткән. «Һәм бу – безнең Ватан булган өчен генә түгел. Чөнки, Ходай күрсәтмәсен, бу чуалышлар Россиягә таралса, ә шулай булу өчен чаткылар бар иде, аннан соң без булыр идек», – дип аңлаткан Лукашенко.

Пригожин сөйләшү барышында Сергей Шойгу белән Валерий Герасимовны бирү таләбеннән баш тарткан. 24 июньдә, Ростовны алгач, Пригожин Мәскәүгә барырга теләвен һәм оборона министры белән генераль штаб җитәкчесен бирүне таләп иткән иде. Ә аңа кадәр, 23 июньдә, ул «Вагнер» лагерьларын утка тотуда гаепләде. ФСБ, шушы сүзләре өчен, хәрби фетнәдә гаепләп, җинаять эше ачты, ә Путин Пригожинны хыянәттә гаепләде. 

Соңыннан билгеле булганача, Беларус президенты Лукашенко, Путин белән сөйләшү вакытында, арадашчы булырга теләк белдергән. Путинның матбугат секретаре әйтүенчә, Лукашенко Путин белән 20 еллап таныш. 

Сөйләшүләрнең нәтиҗәсе шулай тәмамлана – Пригожин, Мәскәүгә 200 км тирәсе калгач, колонналарны туктата, алар кире хәрби лагерьларга кайта. Пригожинга каршы җинаять эше туктатыла, «Вагнер»дагыларга карата җинаять эше булмаячак, ә Пригожин үзе Беларуска китә.

Путин кичәге чыгышында «Вагнер» сугышчыларына Оборона министрлыгы белән контракт төзергә киңәш итте. Теләгәннәр өйләренә кайта яки Беларуська китә ала. 27 июньдә хәрби фетнәгә бәйле җинаять эше туктатылды.

Оборона министрлыгы белдерүенчә, «Вагнер» хәрби техниканы Оборона министрлыгына тапшырачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100