Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Луиза Янсуар Кариев театр директоры вазифасыннан китүе турында гариза һәм ачык хат язган

news_top_970_100
Луиза Янсуар Кариев театр директоры вазифасыннан китүе турында гариза һәм ачык хат язган

Кариев исемендә яшь тамашачы театры директоры Луиза Янсуар театрдан үз теләге белән китүе турында гариза язган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә язган.

«Өченче көн театрдан үз теләгем белән китүем турында гариза яздым. Бу – аек, уйланган карар, аны җәмәгатьчелеккә чыгарыр вакыт килеп җиткәндер, дип уйлыйм.

Бернинди килеп туган вазгыятькә карамастан, мин үзем булып калам. Шатлык, рухи күтәренкелек һәм бар нәрсәдә дөреслек барыбызга да! Иң элек, үз-үзеңә карата дөреслек», – дигән ул.

Янсуар театрга һәм Кариев театрын яратучыларга ачык хат юллаган.

«Яраткан театр һәм театр кешеләре! Мин һәрвакыт сезгә дөресен әйттем, яшермәдем, ул мөнәсәбәтләр стратегиясен саклыйсы килә. Кемнедер бу сүзләр сөендерәчәк, алар җиңү тәмен татыр, ә кемнедер борчыячак...» – дип башлаган ул хатын.

«Мин китәм, әмма бу хәзер мөһим түгел, без соңгы 3 елда күргәннәр, эшләгәннәр мөһим» дигән Луиза Янсуар һәм 3 елда башкарылган эшләргә күзәтү ясаган. Сәхнәгә чыккан спектакльләрне санап чыккан, гамәлгә ашырылган проектларны атаган.

«Мин бу узган юл өчен рәхмәтлемен, сезгә дә искә төшерерлек әйберләр җитәрлек дип уйлыйм…» – дигән Янсуар һәм театрның соңгы елларда үсешкә ирешкәнен, тамашачылар арасында популярлык казанганын искәртә.

Ул «наданлыклар һәм адашулардан саклый алмадык» дип үкенеч белдергән һәм «хатлар, жалулар, протоколлар, кимсетеп һәм янап язган анонимкалар (аларны шәхси архивымда саклаячакмын), кабинетларда газаплы йөрүләр, төрле дәрәҗәдәге түрәләр янында озак газаплы сөйләшүләр», булуын да искәрткән.

«Бу сөйләшүләр ахыр чиктә бернинди нәтиҗәгә дә китермәде, күбрәк аерды гына, әмма ахыр чиктә барыбер нәрсәгәдер җиткерде. Әмма безгә БЕРГӘ барысын да үтәргә кирәк иде һәм без үттек. Аңлау соңыннан килер», – дип язган Луиза Янсуар һәм журналистларга комментарийлар булмаячагын әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100