Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Логопед:«Балага телефон тоттырып, ул ничек әйбәт сөйләшергә өйрәнсен! Бөтенләй бирмәскә!»

Кем ул логопед? Ни өчен бүгенге көндә алар актуаль? Хәзерге заман балалары белән эшләүнең авырлыклары? Ни өчен күпчелек балалар «р» авазын дөрес итеп әйтә алмыйлар? Бу сораулар һәрбер ата-ананы уйландырырга мәҗбүр итә.

news_top_970_100
Логопед:«Балага телефон тоттырып, ул ничек әйбәт сөйләшергә өйрәнсен! Бөтенләй бирмәскә!»

Логопед – балаларның сөйләмендә төп роль уйнаучы белгеч. Безнең сөйләм, авазларны дөрес итеп әйтү кечкенәдән формалаша. Кайсыбер балаларның теле соң ачыла. Кайсыберләре дөрес итеп җөмлә төзи алмый. Кайсыберләре бөтенләй ата-анасы әйткән сүзләрне кабатлап әйтә алмаска мөмкин һ.б. Менә шундый проблемаларны ачыклау, логопед эшенең асылын өйрәнү максатыннан, «Интертат» Казан шәһәрендәге «Авазлар йорты» («Дом звуков») студиясенең җитәкчесе Яшина Марина Александровна белән әңгәмә корды.

Марина, сез ни өчен логопед һөнәрен сайларга булдыгыз?

Беләсезме, минем бик тә балалар белән эшлисем килде. Психолог булырга хыялландым. Бигрәк тә акыл ягыннан артта калган балалар белән эшләргә теләдем. Ул чагында әле логопед буласым килмәгән иде. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында логопед һөнәрен үзләштердем.

Университетта IV курста укыганда, лагерьларда вожатый булдым. Балалар бакчасында логопедия төркемендә тәрбияче булып эшләдем. Студент вакытта иде ул. Балалар бакчасында 1 ел эшләп алгач, тәрбияче, логопед эшләре минеке икәнлеген аңладым. Миңа алган белемем буенча эшләү күпкә ошый иде. Университетны кызыл дипломга тәмамладым.

Университетны тәмамлагач, кайларда эшләдегез? Гадәттә, шәхси эшне булдырыр алдыннан кайдадыр тәҗрибә туплыйлар.

Дөресен генә әйткәндә, шәхси студиямне булдырырмын дип уйламадым да.

Университетны тәмамлагач, Казанның 286нчы балалар бакчасына логопед булып эшкә урнаштым. Әлеге балалар бакчасына авыр сөйләшүче балалар йөри. Тәҗрибәм күбрәк булсын өчен өйләргә дә йөри идем. Бер дәрес өчен 300 сум түләделәр.

Беләсезме, мин Казан балалар бакчасында логопед эшемне дәвам иткән булыр идем. Әмма өстәмә кәгазь эше күп булу сәбәпле, аннан киттем. 2022 елны кабинетымны булдырып, үземә генә эшли башладым. 1 елдан соң тагын да зураеп, зуррак студия булдырдым. Бүгенге көндә студиямдә 5 логопед, нейропсихолог, администратор эшли.

Хәзерге заман балалары белән эшләү ничек? Уртак телне ничек табасыз?

Миңа уртак тел табуы җиңел. Әлбәттә, балалар төрле. Кайсыбер бала йомык, кайсыбере үзен иркен тота. Иң мөһиме – беренче тапкыр килгән баланы мәҗбүр итеп аралаштырырга ярамый. Яңа мохиткә яраклашыр өчен вакыт бирергә кирәк. Чөнки бала таныш булмаган урынга, таныш булмаган апа янына килә. Бу очракта, минем яныма. Бәлки, ул баланың бөтенләй логопед янына киләсе килмәгәндер. Балага бераз булса да вакыт бирергә кирәк. Әгәр ул теләсә, үзе логопед белән контактка керәчәк. Шунысы кызык: ата-аналарга караганда, балалар белән контакт табу күпкә җиңел. Дөрес, ата-ана белән дә уртак тел табарга кирәк. Чөнки алар да төрле. Алар беренче тапкыр логопедка килгән кебек килмәскә мөмкиннәр. Миңа кадәр берничә логопедтан яки башка берәр белгечтән соң килгән очраклар да бар.

Җиңел һәм авыр балалар була. Кайсыбер бала тумыштан ук неврология буенча белгечләрдә йөргән булырга мөмкин. Кайбер ата-аналар безне аларның балалары аша акча эшләргә тели дип уйлый ала. Мин барлык белгечләр өчен җавап бирә алмыйм. Ата-аналар алданган яки балалары белән нәрсә булганын аңламыйлар. Ә логопедның эше – бала белән нәрсә булганын аңлау. Ничек итеп проблемаларны чишү юлларын эзләү. Ата-ана – безнең төп ярдәмчеләребез. Алар белән аралашам. Балаларыннан нәрсә кирәклеген аңларга тырышам.

Нинди проблемалы балалар йөри сезгә?

Логопед аваз кую белән шөгыльләнә. Күп очракта яхшы итеп сөйләшә алмый торган балалар килә. Балалар белән 6 айлык вакытыннан башлап шөгыльләнәм. Бу превентив логопедия дип атала. Ул яшьтәге балалар өчен аерым биремнәр бирәм. Иң мөһиме – баланың үсеше аның яшенә туры киләме? Нормадамы? Менә шуны тикшерәм. Күрүне, ишетүне дөрес кабул итәме? Моториканы тикшерәм. Аның үз-үзен тотышына карыйсың. Артикуляция аппараты никадәр үскән? Аннары күкрәк сөтен имгән балаларның ул аппараты яхшырак эшли.

Сөйләшми торган балалар алып киләләр. Анда логопедия характерындагы проблема булмаска да мөмкин. Нейро ялкынсыну, ишетү, күрү белән бәйле проблемалар ачыклануы ихтимал. Логопедка килер алдыннан тулы бер анализ белән килсәләр әйбәт булыр иде. Сурдологтан аудиограмма ясату, офтальмологтан белешмә алу комачауламас. Бәлки, логопедка килер алдыннан массаж ясату кирәк булыр.

Гадәттә, 1 яшьтән башлап йөри башлыйлар. 15 яшькә кадәрге балалар белән шөгыльләнәбез. Нигездә, авазларны дөрес әйтә алмаган һәм бөтенләй сөйләшә алмый торган балалар йөри. Миңа сөйләмне аңламаган балалар да йөри.

ЗРР һәм ЗПР диагнозлары бар. Аларны бер-берсеннән ничек аерырга?

Сөйләм – югары психик функция. Хәтер, игътибар, фикерләү кебек. Сөйләм артта калганда, неврологлар ЗРР (задержка речевого развития) дип язалар. Хәтер, игътибар, фикерләү артта калганда, ЗПР (задержка психического развития) дип язалар. Монда ниндидер бер дискриминация бар. Сөйләмне югары булган хәтер, игътибар, фикерләүдән аерып куялар. ЗРР термины юк ул. Элек шулай язалар иде. Психик функциянең берәрсе булса да артта калса, ЗПР диагнозы куелырга тиеш.

Сөйләм бозылуның ике классификациясе бар. Алар – клиник-психологик һәм педагогик. Педагогик классификация балаларны балалар бакчасында логопед төркеменә җыяр өчен эшләнелгән. ОНР (общее недоразвитие речи) һәм ФФНР (фонетико-фонематическое недоразвитие речи). Ничек аларны аерырга? ФФНР – җиңел очрак. Мәсәлән, балалар «р» һәм «л» авазларын аермый. «Кишер» урынына «кишел» дип әйтергә мөмкин. Башка авазларны бутый. Артикуляция белән бәйле проблемалар булырга мөмкин. ОНРда тавыш әйтелеше, фразеологик сөйләм формалашуы, иҗек төзелеше бозылуы. Сөйләмнең грамматик төзелеше бозыла. Бала сүзләрне дөрес итеп бергә кушып әйтә алмый. «Моя кошка» урынына «мой кошка» дип әйтергә мөмкин. «Мама пошла гулять» дип әйтер урынына, «мама пошел гулять» дип әйтә ала. Сөйләм сүзлеге чикләнгән була.

Бүгенге көндә логопед һөнәре күпме дәрәҗәдә актуаль? Балаларда сөйләм бозылуы артуы дөресме?

Дөресен генә әйткәндә, сәбәпләре күп. Биологик, социаль проблемалар булырга мөмкин. ЗПР, «моторная алалея», «сенсорная алалея», «аутизм» диагнозы куелган балалар белән эшлим. Күп кенә ата-аналар балаларын логопедка китереп, 5-10 дәрес алгач, балам әйбәт кенә сөйләшә башлый, дип уйлыйлар. Тиз генә булмый. Проблеманы комплекс буларак чишәргә кирәк. Балага медицина ярдәме дә кирәк. Физио дәвалау, массаж өстәргә мөмкин. Нейропсихолог та булырга мөмкин. Әгәр ул кирәксә, әлбәттә. Һәрбер бала өчен аерым программа төзелә.

Бер авазны куяр өчен 3 айдан артык вакыт китә. Кайсыбер баланың тиз килеп чыга, ә кайсыберләре белән озаграк шөгыльләнергә кирәк.

Яхшы логопедны начар логопедтан ничек аерырга соң?

Иң беренче чиратта, алган белеме мөһим. Аннары эш тәҗрибәсе. Ул да күп нәрсә турында әйтә. Яхшы логопед балагыз белән нәрсә булуын аңлатачак. Сезгә өй эшләре бирәчәк. Өстәмә табибларга йөрергә кушачак. Яхшы логопед гел сезнең белән элемтәдә булачак. Бала белән шөгыльләнүнең нәтиҗәсе бармы, юкмы икәнлеген тикшерәчәк. Кайбер ата-аналар балаларын алып килә дә, нәрсә телисез, шуны эшләгез, дип әйтә. Алай булмый. Бала белән өйдә дә шөгыльләнергә кирәк. Шуңа мин өй эше бирәм. Атнасына 2 дәрес. Ул 40ар минут. Димәк, бала белән мин атнасына 2 тапкыр һәм 40ар минут кына күрешәм. Ә сез, ата-аналар, бала янында тәүлегенә 24 сәгать. Балалар бакчасына йөргән очракта да, миңа караганда ата-ана баласы янында күбрәк. Баланың сөйләме бер-берең белән аралашканда гына үсә. Ата-аналарның балалары белән аралашмаудан яки дөрес аралашмаудан шундый проблемалар килеп чыга. Кыска булган фразалар белән аралашырга кирәк. Балага телефон тоттырып, ул ничек әйбәт сөйләшергә өйрәнсен?! Иң мөһиме – алар белән аралашу, уйнау кирәк.

Телефонны бөтенләй бирмәсәң дә булмый бит.

Бирмәскә. Бөтенләй бирмәскә. Балалар белән бергә уйнарга, аралашырга кирәк. Мультик кабызып, телефон тоттырасы түгел. Мин шундый позициядә.

Шулай да беренче тапкыр баланы ничә яшендә логопедка күрсәтергә?

Ата-аналарга балаларын 1 яшендә күрсәтергә киңәш итәм. Проблемалары булса, тагын да иртәрәк күрсәтергә мөмкиннәр. Мәсәлән, тууга ук еламаган, тууга ук үпкәсе ачылмаган очракта, 6 айда күрсәтсеннәр. Баланың үсеше әйбәт барганда, 1 яшендә күрсәтә алалар. Сүз байлыгын тикшерәбез. Сөйләме әйбәтме, юкмы икәнлеген карыйбыз. 10-15 сүз булырга тиеш. Бар да әйбәт булса, 2,5-3 яшьләр тирәсендә алып килә алалар. Иң яхшысы – логопедка ел саен 1 тапкыр күренергә кирәк. Ата-ана тыныч булсын өчен диагностика узу зыян итмәс.

Ике телле балалар була, ягъни гаиләдә татарча да, русча да сөйләшәләр. Бу да баланың сөйләменә йогынты ясамый калмыйдыр?

Бу – катлаулы һәм шул ук вакытта кызыклы. Авырлыгы нәрсәдә? Беренчедән, баланың үсеше яхшы барса, ул ике телне дә берьюлы үзләштерә башлый. Неврология, психиатрия яки башка өлкәләр буенча проблемалары булса, гаиләдә бер генә тел булса яхшырак. Башта бер телнең системасын өйрәнеп, аннары гына ике телне өйрәнә башласа әйбәтрәк. Без бит Казанда,Татарстанда яшибез. Бездә төрле милләт кешесе яши. Телләр кушыла. Безнең өчен мөһим телләр – татар һәм рус телләре. Ике телле гаиләләр килә. «Бу бит – безнең туган телебез. Аны саклыйсыбыз килә. Шуңа татар телендә аралашабыз», – диләр. «Кайсы телдә балагыз әйбәтрәк аңлый?» – дип сорыйм. Әгәр бала татар телен рус теленә караганда әйбәтрәк аңласа, мин ул баланы татар телле логопедка йөртергә киңәш итәр идем.

4 телле балаларым да булды. Әтисе Һиндстаннан, әнисе татар. Гаиләдә русча һәм татарча сөйләшәләр. Ә әтисенең гаиләсендә инглиз һәм һинд телендә аралашалар. Алар йә Казанда, йә Һиндстанда яшиләр. Менә уйлап карагыз? Баланың телендә ботка. Чөнки 4 тел кушыла. Кытай, азәрбайҗан милләтеннән балаларым бар. Балага бик авырга туры килә. Баш миенә бу бик авыр. Аннары ул баланы миңа алып киләләр. Мин үз чиратымда боларның барысын да аңлап эш итәргә тиеш буламын. Минем бу һөнәремдә детектив ролен дә башкарырга туры килә. Алып килгән баланың үсешен аңлар өчен.

Логопед эшенең плюслары?

Беренчедән, мин үземнең эшемне иҗади эш дип саныйм. Бу миңа ошый. Чөнки бер биремне берничә төрле итеп күрсәтергә мөмкин. Мин үзем рәсем ясарга яратам. Балаларга кызык булсын өчен яңа биремнәр уйлап чыгарам. Аларга да бит гел бер үк биремне эшләп утыруы кызык булмас иде. Гел яңа алымнар өстим. Икенчедән, эшем балалар белән аралашуда тора. Ата-аналары белән дә аралашам. Балалар белән эшләргә бик ошый. Мин бу эшемнән рәхәтлек алам.

Әңгәмә барышында детектив роль башкарам, дидем бит. Әйбәт сөйләшә алмаган 5 яшьлек балаларны алып киләләр. Сөйләшү түгел, хәтта аңламаска мөмкиннәр. Миңа бу проблемаларны хәл итеп, алда ничек эшли алачагыбызны аңларга кирәк. Ә аннары нәтиҗәсен күрергә.

Миңа 3 ел йөрүче бер малай бар. Аңа «аутизм» дигән диагноз куйганнар иде. Ул малай хәзер бик әйбәт сөйләшә. Эшемнең нәтиҗәсен күргәч, рәхәт инде.

Бер малай турында сөйлим. Хәзер аңа 9 яшь. Ул барысын да аңламый иде. Сорау бирдем: «Җәй көне сыерлар болында чирәм ашый. Ә кыш көне кайда?» – дип сорадым. 9 яшьлек бала «кыш көне сыерлар фермада печән ашый» дип әйтә алмады. Чылбыр буенча яңабаштан өйрәндек. «Сенсомоторная алалия» диагнозы иде. Исеме белән эндәшкәндә карамый иде. Фикер йөртү белән бәйле биремнәр бирәм. Мәсәлән, «бүре астында чыршы яшеренгән» дим. Дөресе – «чыршы астында бүре яшеренгән» дип әйтеп бирергә тиеш була.

Шулай да балалар белән эшләргә авырмы?

Эшемнең нәтиҗәсен күргәндә, балаларның әти-әниләре дә булышканда җиңел эшләнелә. Авыр булган вакытлар да була.

Күп балалар «р» авазын әйтә алмыйлар. Бу нәрсәдән килә?

Сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Телнең тонусына да бәйле. «Уздечка»сы (тел кереше) кыска булырга мөмкин. Кайбер балалар «р» авазын французлар кебек тамагы белән әйтәләр. «Р»ны матур итеп әйтер өчен бары шөгыльләнергә кирәк. «Р» авазы – иң тибрәнә торганы. Ә миңа авыры – «з», «с» авазларын кую. Алар – сызгыра торган авазлар. Шулай ук «ц», «ч» авазлары авыррак куела.

Логопед һөнәренә укырга теләүчеләр өчен нинди авырлыклар булуын кисәтер идегез?

Булачак логопед дәүләт системасында яки шәхси компаниядә эшләргә теләвен алдан белергә тиеш. Гомумән, логопед эше кирәкме аңа? Менә шуны аңларга кирәк. Чөнки бу эш бик катлаулы. Ярый әле үземнең шәхси студиямне ачканчы дәүләт балалар бакчасында эшләдем. Тәҗрибә тупладым. Нинди балалар белән эшләргә теләгәнеңне алдан белергә кирәк. Мәсәлән, минем студиядәге кайбер логопедлар: «Минем сөйләшми торган балалар белән эшлисем килә», – диләр. Аларга сөйләшми торган бала бирәсең дә, бер дәрес үткәргәннән соң: «Башка сөйләшми торган балалар белән эшлисем килми», – диләр. Чөнки логопед сораган, биргән бирем буенча, сөйләшми торган баладан бернинди дә реакция юк. Ә кайбер логопедлар барыбер сөйләшми торган балалар белән генә эшли. Чөнки аңа авазлар гына куеп утырырга ошамый. Нәтиҗәгә ирешер өчен бик күп биремнәр башкарырга кирәк. Артикуляцион гимнастика, логомассаж һәм башкасы. Тотлыга торган балалар белән дә эшлибез. Минем тәҗрибәмдә олы яшьтәге апа инсультан соң булды. Аның янына йөрдем. Шөгыльләнергә нык авыр булды. ЛФК, психолог белән бергә эшләргә кирәк.

Хәзер логопедлар онлайн рәвештә эшләргә өйрәнделәр. Көньяк Осетиядә, Америкада яшәүче балаларым бар. Алар белән 30ар минут шөгыльләнәм. Онлайн аша әлегә зуррак балалар белән генә эшлим.

Сездә шөгыльләнеп чыккан балаларга нәрсә теләр идегез?

Әлбәттә, сөйләмнәренең яхшы булуын телим. Беренче чиратта, әти-әниләре балаларына игътибарлы булсыннар. Балалары белән аралашсыннар. Эш дип, аларга вакытларын бүлеп бирергә онытмасыннар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100