Үлмәгән дә авыл, терелмәгән дә: Башкортстандагы биш гаиләле Бүләк авылыннан репортаж
Башкортстан буйлап сәяхәтебезне дәвам итәбез. Сезне Бүләк авылында яшәүче Зилә Сәүбәнова һәм Шамил Миңнәхмәтов гаиләсе белән таныштырабыз. Газы, суы кермәгән, кибете һәм почтасы булмаган авылда «Интертат» журналисты Зилә Мөбәрәкшина һәм татар блогеры Фәгыйлә Шакирова булып кайтты.
Бер Бүләктә биш гаилә: газсыз, сусыз һәм кибетсез авыл
Юлыбыз Илеш районы Бүләк авылына таба иде. Ул авылны тиз генә эзләп табам димә — аны эзли-эзли навигатор да тәмам эштән чыкты, ахыр чиктә интернетыбыз да бетте. Дүрт яклап урман эчендә урнашкан авылкаебызга бормалы-сырмалы юллардан килеп чыктык. Икенче дөньяга килеп эләктек дисәк тә була, чын.
Авыл башында ике яклап йортлар тезелеп киткән. Кызулык белән хуҗаларыбызны эзли-эзли авылны чыгып китә язганбыз — бәй, монда бер генә урам икән ич! Барлыгы 22 хуҗалык булуына карамастан, һәр өйдә дә кеше яши торганга охшамаган. Нинди шомлы урын соң бу дип, башта аптырап беттек. Ниһаять, безне көтеп арып беткән хуҗаларыбыз кулларын болгый-болгый үзләренә чакырды.
Зилә Сәүбәнова белән Шамил Миңнәхмәтов авылның беренче йортында яши. Ихаталарында берничә теплица, абзар, сарай, өеп куйган утыннар тора. Алга китеп әйтим, бу авылда газ да, су да кертелмәгән. «Утыннарны күп итеп сатып алабыз, кыш чыгарга кирәк», — ди йортның хуҗасы Шамил абый.
Җәйлеккә Уфа, Чиләбе, Казан якларыннан торырга кайталар икән. Кайчандыр гөрләп торган авылда кышын биш кенә гаилә кала. Үлмәгән дә авыл, терелмәгән дә. Үз көенә яши бирә. Әйткәнемчә, тирә яклап дүрт урман. «Урман арасында торгач, җәнлекләр еш кунакка киләдер?» — дигән соравыма хуҗалар: «Бездә кабан дуңгызы, поши, кыр кәҗәләре, куян, селәүсен, төлкеләр бар. Зыян иткәннәре юк, тәпи эзләреннән беләбез», — диләр.
Бүләк авылы Сүлте белән Янтуган авыллары арасында урнашкан. Ике тапкыр Советлар Союзы герое булган, гомере буе Бүләктә укытучы булып эшләгән Зәки Кенәзханов исемендәге бердәнбер урам бар анда. Заманында Бүләк авылында баласы-чагасы да тулып торган, сигез еллык мәктәп тә булган.
Бүләк авылының өлкән яшәүчесе, Зилә апаларның күршесе Хәләф Кадыйров моннан дәрәҗәле кешеләр чыгуын сөйли. Университет ректоры, хөкүмәт җитәкчеләре, эре эшмәкәрләр, дипломатлар, тагын әллә кемнәр бар. «Ун елга бер Сабантуй оештыралар, олы кешеләр чыккан бездән», — диде ул аларны «олылап». Тагын бер нәрсә: авылда кибет тә, даруханә дә, мәктәп тә, почта да юк. Ипине күптән үзләре салырга өйрәнгән. Кирәк-яракларны да район үзәгенә барып, капчыклап алалар икән. Урман эчендә бер-ике килограмм запас белән генә яшәп булмас шул.
«Газ үткәрсәләр, бәлки, кешесе дә торырга кайтыр иде»
Зилә апа белән Шамил абый хәзерге вакытта пенсиядә. Пенсиягә хәтле Зилә апа балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ә Шамил абый Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында машина йөртүчесе булып хезмәт куйган.
Тормышлар ничек соң? — дип сорыйм үзләреннән.
Үз хуҗалыгың булганда яшәргә җитә инде… Сыер, бозау, кәҗә, сарык, күркә, тавык, 25 баш каз асрыйбыз. Хуҗалыгыбыз мулдан. Ел саен казлар алабыз, өмә ясыйбыз. Өмәгә килегез, бик күңелле була! Анда туганнарыбыз җыелышып килә.
Авылда эш бармы?
Юк. Бу дача сыман авыл дип әйтсәк була. Дүртөйле районыннан Бүләккә 1997 елда күчендек, монда инде колхоз юк иде. Авыл өлкәннәре колхоз бар иде, комбайннар, тракторлар гөрләп йөри иде дип сөйли.
Шамил абый, авыл күрәләтә торып үләр микәнни?
Газ үткәрсәләр, бәлки, кешесе дә торырга кайтыр иде. Газ һәм су булмагач, бик уңайсыз. Урамда XXI гасыр, ә газ белән су әлегәчә өйгә кермәгән. Кеше суны урамга чыгып, коедан ала. Утынны лесхоздан сатып алабыз.
Авыл советы моны хәл итәргә җыенмыймы?
Кертәбез, бар да була дип ышандыруларына инде дүртенче ел китте. Барыбер булмаячак, көтмәгез, диючеләр дә бар.
Югары органнарга мөрәҗәгать итмәдегезме?
Юк. Авыл советы бар бит. Җитәкчеләре алмашынып тора, ләкин нәтиҗәсе юк. Әмма без көтәбез.
Алай да, юлларыгыз чиста икән…
«Беренче канал» сюжет төшереп киткәннән бирле юл хезмәткәрләре килеп, чистартып китә. Районда кар басканда, иң элек безнең юл чистартыла. Озын-озак чистартасы да юк, юл бер генә. Алар белән дуслашып беттек инде.
«Соңгы акчаларыбызга балыклар сатып алып, күлгә җибәрдек»
Шулай, өметләрен сүндермичә, алар монда 23 ел буена көтеп яши. Әле дә ярый адәм баласына эшләргә көч-куәт биргән, аңа үзенең байлыгын бүләк иткән, гомер буена хезмәт кылган сихри урман бар. Хуҗалар да шулай, ди.
Зилә апаларның өйләре күл янында урнашкан. Абзардан чыгуга күл, аннан ерактарак урман күренеп тора. Кыскасы, экологик чиста, үзләре әйтмешли, нык ямьле урын! Шулай да, мондый авылда кешеләр ничек көн күрә икән соң, дип аптырадым.
Эш дисәң, район үзәгенә барырга кирәк, авылда кешесе дә юк…
Тик ятып булмый, кышларга кирәк. Кемдер йон эрли, оекбашлар бәйли, һәрберебез умарталар тота. Күлебез яшелләнә, бозыла башлады. Ничек тә коткарасы килде. Киңәшләштек тә, соңгы акчабызга амур белән толстолобик балыкларын сатып алдык һәм күлгә җибәрергә булдык. Балыклар исәндерме — белмим, әмма күл чистарды.
2003 елдан башлап, унөч төр виноград үстерәбез. Барлыгы егерме меңнән артык төп бардыр. Әстерхан чикләвекләре дә бар. Һәрхәлдә, урмансыз яшәп булмый: дару һәм чәй үләннәре, гөмбә, җиләк, балан, миләш җыярга барабыз. Урман белән генә көн күрәбез.
Сыгылмалы тал эш коралына әйләнде: «Йөз кәрзин төбен үрсәң, тал үрү буенча остага әйләнәсең»
Зилә апа белән Шамил абыйның тагын бер яраткан шөгыльләрен әйтмичә торам бит әле — алар талдан кәрзиннәр, сандыклар, кәнәфиләр үреп сата.
Шамил абый, үз гомерегездә ничә кәнәфи үрдегез?
Егерме тирәсе. 1997 елдан мавыга башладым.
Заказга эшлисезме?
Нигездә, заказга.
Бер кәнәфидән ничә сум акча эшлисез?
Бәяләр үсә, мин дә арттырам. Элек биш мең куя идем, аннары унга менде. Хәзер инде бер кәнәфи өчен унбиш мең сорыйм.
Кәрзиннәр дә сатасыздыр?
Үлчәменнән тора. Бәяләре 500 сумнан 1500гә кадәр.
Сорау зурмы соң?
Кемнеңдер туе булса, заказ биреп, берничәне алып китәләр. Гөмбәчеләр дә ала.
Кәнәфиләрне ясар алдыннан иң элек талчыбыкларны әзерләргә кирәк. Моның өчен талчыбыкларны сигез сәгать суда кайнатам. Шуннан соң гына чыбыкны кайрысыннан аерырга була. Аннары талчыбыкны агач кәнәфи буйлап чорнап барырга кирәк. Талчыбык беткән өлештә икенче талчыбык белән ялгап, чорнап алып китәм.
Күп акча эшлисезме?
Юк, мин моны бөтенләй бизнеска санамыйм. Хобби гына бу. Кәрзиннәрне күргәзмәләрдә дә урнаштырам. Шулай итеп, сыгылмалы тал эш коралына әйләнде дә куйды.
Мине дә өйрәтәсезме?
Моны һәркем үзләштерә алачак. Бер ай өйрәнергә кирәк. Йөз кәрзин төбен үрсәң, тал үрү буенча остага әйләнәсең!
«Иптәшем талдан, ә мин газетадан үрәм», — дип тагын да кызыктырды мине Зилә апа. Шамил абыйдан аермалы буларак, аның эш коралы — энә һәм газеталар.
Газетадан кәрзиннәрне былтыр үрә башладым. Интернеттан карап өйрәндем. Бер курчакка дүрт сәгать вакыт китә. Аның бер кыенлыгы да юк. Узган атнада гына шәхси мәктәпкә өч курчагымны алып киттеләр.
Калын энәләр булса, калын килеп чыга. Газетаны 45 градус калдырып, энә белән бөгәргә кирәк. Тал үргән кебек, газеталарны да бер-берсенә ялгый-ялгый үреп була. Энәләрне тәгәрәткәндә тыгыз алып барырга кирәк. Әзер булгач, эмаль краскалар белән буйыйм, — дип мастер-класс күрсәтте ул.
«Җәен тагын да матур була бездә»
Бүләк авылында татарлар яши. Шунысы аяныч: анда мәчет юк. «Зиратын карап торабыз», — дип сөйләде Зилә апа. Яңа танышларым безне җәйгә кунакка чакырып калды. «Тагын да ныграк матур була бездә, адашым!» — диде Зилә апа. — Авылда яшәү нык рәхәт! Дөрес, автобуслар йөрми. Һәр гаиләнең машинасы бар. Запаслар белән торабыз.
Гаҗәп, навигатор безне икенче Бүләк авылына алып бармакчы булган — ул да Илеш районында, тик Андреевка авылы янында урнашкан. Ул Бүләктә инде өрәкләр генә йөридер, анысы бөтенләй беткән. Ә бу Бүләктә тормыш дәвам итә...