Лия Шәмсинаның Уфада хастаханәгә эләгүе хакында язган идек. Җырчы сторисларында үзенең хәлләрен сөйләде. Лия берничә көн элемтәгә керә алмавы өчен «подписчик»лары алдында гафу үтенгән.
«Гафу итегез, озак элемтәгә керә алмадым. Чөнки аягым бик нык авыртты. Әле дә чатанлап йөрим. Шеше бетә башлады. Аллаһка шөкер. Мин аягымның ни хәлдә булуын күрсәтер идем, ләкин кайберәүләргә бу авыр тәэсир итәргә мөмкин.
Операция ясаган табиб та аягымның нигә шешүен төгәл генә әйтә алмады. Миңа антибиотиклар билгеләделәр», – дип сөйләгән җырчы.
Лия тиздән үзенең туган көне якынлашуын, аны уздыру буенча бернинди планнары булмавы хакында да әйткән. Язылучыларыннан төрле идеяләр тәкъдим итүләрен сораган.
«Баштарак туган көнемне кароке-бүлмәдә иң якын дусларым белән җырлап уздыру ниятем бар иде. Ләкин аягым белән күңелсез хәл килеп чыкканнан соң, бу теләгем сүнде.
Хәтерләсәгез, узган туган көнемне мин урын өстендә омикрон белән авырып уздырдым. Хәлем бик авыр булды. Артур минем өчен тулы бер программа әзерләгән иде. Ләкин барысын да күчерегә туры килде. Температурам булганга, туган көнемә бер көн кала тест ясадым, ул тискәре нәтиҗә күрсәтте. Ә инде икенче көнне СПАга барыр алдыннан тагын тест ясарга булдык. Анысының нәтиҗәсе уңай булды. Якыннарымны куркыныч астына куймас өчен, бәйрәмемнән баш тартырга туры килде», – дигән ул.