Җырчы Лия Шәмсина күңелсез хәлгә юлыккан – үз эшләре белән Уфада чакта хастаханә юлында йөрергә мәҗбүр булган.
– Уфага килеп, хастаханәгә эләгермен дип, кем уйлаган, – дип язган ул сторисларына. – Аягымдагы ялкынсынган урынны кисеп алганнар иде. Моңа кадәр, 3-4 көн элек, барысы да әйбәт кебек булды. Ә бүген шешкән аяк белән уяндым, йөрүе кыенлашты. Төнлә дә көчкә генә йоклап киттем, чөнки авыртуы артканнан-арта барды, – дип аңлаткан ул табибларга мөрәҗәгать итүенең сәбәбен.
Лиянең тизрәк сәламәтләнүен теләп калабыз.