news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лия Шәмсина һәм Артур Маузер бала тәрбияләү турында: «Хәзер инде күпкә җиңелрәк»

Шушы көннәрдә татар эстрадасы җырчысы Лия Шәмсина һәм аның тормыш иптәше, музыкант һәм саксофончы Артур Маузер белән аралашып алырга туры килде. Лия белән Артур - бераз тәҗрибә туплаган яшь әти-әни. Аларның кызлары Айлага 2 яшь тулган. Иҗади гаилә «Интертат»ка кечкенә кызларын тәрбияләү һәм гаиләдә вазифалар бүленеше турында сөйләде.

news_top
Лия Шәмсина һәм Артур Маузер бала тәрбияләү турында: «Хәзер инде күпкә җиңелрәк»
Фото: Лия Шәмсинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Лия баштагы чорларда үзенә «әни роле»нең эмоциональ яктан шактый кыен бирелүен билгеләп үтте.

Иҗат кешесе буларак, мин ирек яратам. Әни булгач исә, ким дигәндә бер ел тормышыңны тулысынча балага гына багышларга кирәк икән. Син тулысынча юкка чыгасың. Моны кабул иткән очракта гына син бу периодны нормаль һәм ниндидер «травма»ларсыз яши алачаксың. Минем ялгышым – кабул итмәүдә булды. Үз-үзем белән көрәштем, бөтен әйбергә дә җитешергә омтылдым. Шул яклап авыр иде. Бөтен җиргә дә өлгерүче әниләр, аларның идеаль тормышы ул социаль челтәрләрдә генә.

Ләкин хәзер, Айла үсә төшкәч, мин вакытның тиз узганын аңлыйм. Тынычланырга, кызымның кечкенә вакытыннан тәм табарга, бераз гына сабырлык күрсәтергә кирәк булган, – ди җырчы.

Артур исә тормыш иптәшенә кушылып: «Күптән балалар бакчасына бирергә кирәк булган», – дип шаярта.

Әйе, чыннан да, Айланы бакчага биргәч, күпкә җиңелрәк. Миңа, артист буларак, үземнең энергиям белән бүлешү, каяндыр энергия алу мөһим. Мин шуннан көч алам. Ә инде бала белән өйдә утырганда сүнә барганымны тоя идем. Миңа әни ролен дә, иҗатны да, барысын да параллель алып барырга кирәк. Шуңа без Артур белән хәзердән үк сөйләшеп куйдык – икенчегә әти-әни булгач, няня хезмәтенә мөрәҗәгать итәчәкбез, – диде ул.

Артур Маузер исә кызларын балалар бакчасына иртә бирүләренең төп сәбәбен аның аралашырга яратуы белән дә аңлатты.

Айла кешеләрне, балаларны бик ярата. Без кызыбызга ике ай вакытта ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә очтык. Аны чыгышлар ясарга да гел үзебез белән алып йөрдек. Шуңа Айла бакчага бик теләп йөри. Иртүк торып: «Әти, әни, әйдә, торыгыз, бакчага барабыз», – дип җыена башлый, – ди музыкант.

Лия исә гаиләдә тормыш иптәшенең ролен аерым билгеләп үтте, аны «безнең гаиләдәге иң кайгыртучан, сабыр кеше» дип атады. Җырчы фикеренчә, бүгенге җәмгыятьтә әтиләрнең роле бәяләнеп бетмәгән.

Бала әни җаваплылыгында гына булырга тиеш түгел. Балалар бакчаларында, хастаханәләрдә балаларны әтиләре белән еш очратабыз – бу бик матур күренеш. Мин ир-атларның балаларын тәрбияләүдә максималь катнашуларын теләр идем. Әтиләр, барлык буш вакытыгызны балаларга багышларга тырышыгыз, – диде Лия Шәмсина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар