Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лирон Хәмидуллинның оныгы Таһир – Көньяк Америкадагы беренче татар футболисты?

news_top_970_100
Лирон Хәмидуллинның оныгы Таһир – Көньяк Америкадагы беренче татар футболисты?
Кито шәһәре "Арсенал" клубы сайтыннан скриншот

Тарих фәннәре кандидаты, ТР Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы Булат Хәмидуллин социаль челтәрендә улы Таһирның Көньяк Американың «Арсенал» клубы футболисты булуы турында уртаклашкан. «Кастингтан соң улымны Эквадор башкаласы Кито шәһәре футбол лигасына алдылар. Көньяк Американың беренче татар футболисты?» – дип язып куйган тарихчы.

Булат Хәмидуллиннан Эквадорның Кито шәһәрендә яшәп ятучы улы турында сораштык. Әйтеп үтәргә кирәк: Таһир Хәмидуллин – Тукай премиясе лауреаты, язучы Лирон Хәмидуллинның оныгы. Лирон Хәйдәр улы быел 90 яшен тутырып килә. Әнисе Руфия Хәмидуллина – ТР Президенты Аппараты бүлеге гомуми тәрҗемәчеләр төркеменең баш белгече.

Танылган Хәмидуллиннар гаиләсеннән булган Таһир 1994 елны Казанда туган. Казанның 18 нче мәктәбен тәмамлый. Укыганда «Трудовые резервы»да футбол уйный башлый. Шулай да тормышын профессиональ футбол белән бәйләмәгән. Мәскәүдә РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетында, аннары Кытайның Далянь шәһәрендә Дунбэй финанс-икътисад университетында укый. Хәзер шунда ук Интернет аша гына аспирантурада укый һәм эшли дә икән. «Татар, рус, инглиз, кытай һәм испан телләрен белә», – ди аның турында әтисе Булат Хәмидуллин.

 

Фото: © Булат Хәмидуллинның шәхси архивы

Татарстанда туган, Кытайда укыган егет ничек дөньяның икенче читенә – Көньяк Америкага Эквадорга барып җитте икән?

Ковид пандемиясе аркасында, вакытлыча, яраткан кызы белән бергә Эквадорда, Кито шәһәрендә яши. Күптән түгел генә аны «Арсенал» футбол командасына алдылар. Көньяк Американың беренче татар футболисты? Ул футбол клубы – профессиональ команда түгел, «футбол уены ветераннары» командасы. Аның сүзләренчә, Көньяк Америкада Россиягә һәм Кытайга караганда техник яктан остарак уйныйлар, – дип таныштырды Булат Хәмидуллин.

 

Фото: © Булат Хәмидуллинның шәхси архивы

Кито шәһәренең «Арсенал» спорт клубы 2000 елда оешкан. Ул «Лас Орхидеас» спорт лигасына карый.

Таһир Хәмидуллин клубка август урталарында кастинг аша үтеп кергән. Клубның рәсми сайтында аның статусы расланган булып тора. Таһир 6 нчы номер астында сакчы позициясендә инде өч уенда уйнаган.

 

Фото: © Лирон Хәмидуллин. «Татар-информ» архивы

 

Фото: © Булат Хәмидуллин. «Татар-информ» архивы

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 сентябрь 2022
    Исемсез
    Афәрин, Таһир!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100