news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Линар Хаҗиевтан лайфхак: «Татар кешесе чит җиргә килеп эләксә, татарларны эзләсен»

news_top
Линар Хаҗиевтан лайфхак: «Татар кешесе чит җиргә килеп эләксә, татарларны эзләсен»
Фото: Линар Хаҗиевның шәхси архивыннан

Питер татар халык театры режиссеры, Санкт-Петербург Профсоюзлар гуманитар университеты доценты Линар Хаҗиевны Казанда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты конференциясендә очраклы гына очраттым. Казанга эшлекле сәфәр белән килмәсә дә, галимне конференциядә очрату табигый, әлбәттә. Питер татар театрының премьераларын карарга Санкт-Петербургка махсус йөрсәм дә, оештыручылар белән кара-каршы утырып сөйләшергә вакыт җитми иде.

Линар Хаҗиев үзе

Фото: © Линар Хаҗиевның шәхси архивыннан

«Татар дөньясына мине әбием Фәрсиманнур һәм Мәрьям апам китергәндер. Әтиемнең нәселе Актаныш якларына барып тоташа: бабам Ханис Хаҗиев Омскига сугыштан соң Аккүз авылыннан килгән, әбием Фәрсиманнур (кыз чагындагы фамилиясе – Нуриева) 18 яшендә Яңа Сәфәр авылыннан чыгып киткән. Бер районда туып үскән ике яшь кеше Омскида танцыларда танышканнар. Омскида ул вакытларда – сугыштан соңгы елларда татар чаралары оештырыла торган булган, чөнки баерак регион булып саналгач, Идел буе ачлыгыннан качып бик күп кешеләр Себергә килгән. Әтием Себердә туган», – дип, Линарның тамырларыннан башланды әңгәмәбез.

Авылдан чыгып киткән әби-бабаң Омскида җитеш тормыш кора алганнармы? Югалмадылармы?

Алар югалмаган. Әбием хастаханәдә шәфкать туташы иде. Ул авылдан чыгып киткәндә русча да белмәгән, Омскида кичке мәктәптә укыган. Әйбәт укыган, рус теле грамматикасын русларның үзләреннән дә яхшырак белә иде.

Туган якны сагыналар идеме?

Сагыналар иде, ләкин пенсиягә чыккач та, барыбер, биредә яшәп калдылар, каберләре дә Омскида.

Уртада Линарның Фарсиманнур әбисе һәм Мәрьям апасы

Фото: © Линар Хаҗиевның шәхси архивыннан

Оныгы да татарча сөйләшә алгач, балаларын татар телле итеп тәрбияли алганнар инде алайса.

Әйе. Әтием татар телендә бик матур сөйләшә иде.

Әниегез ягы?

Әнием канында руслар да, Себер татарлары да, Казан ягыннан килгән татарлар да бар. Әнием татарча яхшы гына сөйләшә – әбием, ягъни, каенанасы өйрәткән. Әниемнең телендә төрки телләр кушылган кызыклы микс булган. Чөнки Омск шәһәре эчендә казах бистәсе бар иде – Каржас поселогы – әнием шул казах бистәсендә үскән.

Гадәттә татар гаиләләрендә балаларны «татарга чык», «татарга өйлән», дип үстерәләр. Татар мохите тар булган урыннарда да мондый киңәш актуальмы? Сезне шулай дип әйтеп үстерделәрме?

Бар. Бездә бар ул әйбер. Мәсәлән, безнең Мәрьям апа минем апаларның татарларга чыгуына өметләнде...

Чыктылармы соң?

Чыкмадылар. Әмма үз улларына килгәндә, ул нык торды: берсе – татарга, берсе казахка өйләнде.

Апаларыгыз Мәрьям апаны тыңламаса да, балаларының исемнәрендә татарлык чалымнары калдымы соң?

Бер апамның улы – Артем, кызы – Диана. Икенче апамның улы – Назар, кызының исеме – Анисья. Мин Әнисә дим. 14 яшьлек Назар Актанышта йорт салып шунда яшәргә тели. «Линар абый кебек минем дә Актанышка барасым килә», – ди.

«Мине Актаныш тарта... Миңа нәрсә җитми?»

Син Актаныштагы туганнарың белән аралашып яшисеңме?

Әйе, мин анда кайтып туганнарыбыз белән таныштым, 5 ел элек Сәфәр авылына кайтып әбинең йортын күрдем. Ул йорт һаман да тора һәм анда туганнарыбыз яши. Туганыбыз Инсия Хаҗиева – татар теле укытучысы. Ул авылның тарихын өйрәнгән, елъязмасын туплаган икән, авыл тарихына әбиемнең әтисе Котдус Нуриевны да керткән – ул колхоз председателе булган. Әбиемнең икетуган абыйсының кызы Лилия бар – ул КФУда китапханәдә эшли, без аралашабыз, татар теле белән бәйле сорауларда да ул булыша.

Линар Актаныштагы туганнары арасында

Фото: © Линар Хаҗиевның шәхси архивыннан

Актаныш бик театраль як бит ул, анда халык театрлары эшли. Муниципаль театр да ачылып килә. Сезнең театрга мәхәббәт тамырлары шуннан киләдер.

Бу бик кызык. Әле бабай авылы Аккүз дә булырга тиеш. Әле анда бармадым. Анысы тагын бер максат булып тора. Мине шул яклар тарта. Бәлки миңа гына шулай тоеладыр... Әмма шул сорауга җавап таба алмыйм – нигә тарта ул мине. Югыйсә, ашадым да йокладым дип яшәп тә була бит. Елга бер Вьетнамга яки башка илгә барып кайтасың да, яшисең тыныч кына.

Андыйлар да бар...

Ә минем алай түгел. Мине Актаныш тарта... Миңа нәрсә җитми, башкалардан күбрәк кирәкме?.. Театрга кешеләрне һәвәскәр артистлар итеп чакырганда да, кемгәдер «по барабану», кемгәдер кирәк.

Быел Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә бер төркем язучылар Питерга килде, очраштыгызмы?

Әйе. Алар белән килгән Лилия Гыйбадуллина да Актаныштан булып чыкты – үзе әйтте. Аның сөйләмендә мелодика бар, шигырь укуы да җыр кебек агыла.

Бик талантлы шагыйрә ул.

Әйе, ачык күңелле. Чын сәнгать кешесе! Андыйлар булганда татар шигърияте үлмәс.

Сез театрдан башка кайда да булса татарча сөйләшәсезме?

Театрда гына.

«Татар театрының стиле бар»

Сез өч спектакль чыгардыгыз. Бу күңел өчен түләүсез эшләү. Туймадыгызмы?

Әйе, без бернинди дә акча эшли алмадык – чынлап.

Миңа калса, вазгыятькә реаль караганда, халык театры белән акча эшләп була дип уйламыйм да. Алга таба нишләргә уйлыйсыз?

Әле бездә «дары бетмәгән». Без яңа спектакль чыгару турында уйлыйбыз. Ниндидер финанс мөмкинлекләре булсын иде дип хыялланабыз.

Әле өмет бар, димәк.

Бар. Мин әле татар театры татар тирәлегендә генә түгел, аннан читтә дә яши ала дип өметләнәм. Безнең татар театры кешеләрнең хис-тойгыларына карата тирән караш белән эшли белә һәм ул аны киң аудиторияне җәлеп итеп күрсәтә алыр иде кебек. Санкт-Петербургта бу дулкынны тотып булыр кебек – чөнки без үз театрыбызга карата кызыксыну сизәбез. Бу бер яктан аңлаешлы да, икенче яктан тирән хисле дә театр була ала – Санкт-Петербургта моңа ихтыяҗ бар һәм татар театры моны бирә ала. Театрдан артык эшлеклелек тренды китә кебек һәм эмоциональлек алгы планга чыга. Татар театры тәрбия процессында да катнаша ала. Гадәти тормыш, реалистик картиналар булган спектакльләр кирәк. Әлбәттә, татар совет театры кысаларында калырга димим, ул якка кыегаерга кирәкми.

Сез моны күзаллап сөйлисезме? Әллә бу уйланулар гынамы?

Мин аны тоям. Мин аны яхшы традицияләрдә, уртача гына авангардизм белән күрәм. Татар театрының стиле бар. Камал театрының «Зәңгәр шәле»н алсак, стиль бар. Алга таба шуннан режиссер экспликацияләре китә...

Татар театры төзегәндә «Зәңгәр шәл» тирәсендә «биибез» дисезме?

Әйе.

Бу яхшымы?

Бер яктан, традицияне саклыйбыз. Шул ук вакытта традицион формалашкан мәдәниятне алып, аны башка ракурсларда ачаргадыр. Әйтик, Брехт театры элементлары, бәлки бу артык кыюлыктыр... Чехов театры...

Мин татарлар яратып йөргән Чехов әсәрен белмим.

Кызык шул. Аны татар өчен ничектер яраклаштырырга кирәктер. Әйе, анда рус рухы. Шулай да эксперимент итеп булса да куеп карарга иде, куеп карамыйча барыбер аңлап булмый ул рухны. Бәлки ул татар театрында яңа мәгънәләр белән ачылыр. Чехов театрының уйлата торган урыннары күп.

Чеховка гына тукталмыйча, чит ил драматурглары тәрҗемәләрен карарга кирәк, алар арасында татар театры өчен кызыклы ачыла алырдайлары булырга мөмкин. Татар атмосферасы килешә торган әсәрләр булырга мөмкин.

«Мамаша Кураж»ның татарча яхшы куелышын хәтерлим.

Кариев театры «Алтынчәч» белән «А-ля панк» юнәлешендә кызыклы эксперимент эшләгән иде – аның премьерасында булган идек. Мин мондый экспериментларга табигый карыйм, иң мөһиме – эстетикасын югалтмасын. «Я так вижу», – дип теләсә нинди чүпне бирергә ярамый, композицион төзек булса, башы, уртасы һәм азагы чылбыр булып барса, вакыйгалар дөрес тезелсә, андый экспериментлар бик яхшы. Экспериментлар да, авангардизм да чама белән булырга тиеш. Тамашачыга шәрәлек белән шок ясау яклы да түгелмен, бу минем комплексларым түгел, безнең әхлагыбыз рөхсәт итми дип тә әйтмим, бу безнең эстетикага каршы. Татар хатыны тыйнаклыгы белән матур.

Җыеп кына әйткәндә, уйлап эшләгәндә Питерда тамашачы өчен кызыклы булган татар театры ясап була, димәк.

Мин була дип уйлыйм. Аны классик Камал театрын күздә тотып, а-ля Камал – татар театры дип кенә атасаң, аңа тамашачы өерелеп йөрер димим. Анда ностальгия белән әбиләр йөриячәк. Аны эксперименталь театр дип атасаң дөресрәктер, нәрсәдер вәгъдә итмибез, бу – эксперимент, бары тик эксперимент кына. Спектакль карагач кайтавазларның төрлесе була, безнең соңгы спектакльне караучылар арасында да: «Ир-атны хатын-кыз итеп киендермәскә иде», – диделәр. Безгә генә түгел, Камал театры да төрле фикерне ишетә – аудитория бит төрле. Өлкән буын бер төрле әйтсә, яшьләр башкача карарга мөмкин. Ә эксперименталь булгач, күпне вәгъдә итми: янәсе, сезгә экспериметлар кызык икән, килеп карагыз.

«Ниндидер модерн пьеса табасы килә»

Монда татарлык телдә була, әйеме?

Телдә... һәм татар рухының саклануындадыр. Ул рух тотып карый торган әйбер булмагач, аның барлыгын-юклыгын кеше төрлечә кабул итәргә мөмкин – кемдер тоя, кемдер тоймый мәсәлән... Рух бу очракта бик субъектив төшенчә.

Димәк, рухны тел саклый ала һәм җиткерә ала дип позитив карыйк. Коммуникавистикада тел ул аралашу һәм мәгънәләрне җиткерү чарасы гына дип әйтергә мөмкиннәр. Юк, алай гына түгел, ул рухны бирә ала.

Килешәм. Телдә мәдәни код бар.

Әйе. Мәдәни код тел аша трансляцияләнә – бу һичшиксез. Мин шулай уйлыйм. Мин экспериментларны бик яратам. Эксперимент барында миңа эш ошый. Эштә эксперимент югала башлый икән, торгынлыкка әверелә икән – димәк, бу урын инде минеке түгел. Заводта эшли алмас идем, мөгаен...

Шуңадыр – спектакльләрегезнең жанрлары да төрлечә хәтта. Ике ел рәттән бер үк жанр булса, мәсәлән – торгынлык булачак иде. Бер елны төрек классик әсәре, бер елны исән-сау яшәп яткан драматургның өр-яңа әсәре. Хәзер татар классикасымы? Чөнки ул юк әле Питер татар театры репертуарында.

Әйе. Әмма кемдер куйган әйберне күчереп куярга теләмим. Әлегә куясым килгән классика очрамады. Ничек аңлатыйм икән... Аларның сюжетының кая барачагы һәм финалы нинди булачагы билгеле. Интрига булсын иде. Шекспир тирәнлеге булсын иде. Мин эзләнәм, сорашам, миңа төрле әсәрләр җибәрәләр... Ркаил Зәйдулла әсәрен табарга да миңа Камал театрының әдәби бүлеге булышты. Ниндидер модерн пьеса табасы килә, ниндидер ачыктан-ачык татар авылы вайбы булмасын иде. Менә шундый әсәр куясы иде, шул ук вакытта моң, рух төшенчәләре дә саклансын иде.

Линар Хаҗиев үзе куйган һәм үзе уйнаган «Ташкын» спектакленнән күренеш

Фото: © Линар Хаҗиевның шәхси архивыннан

Татар театры төзү өчен иң кимендә нәрсә кирәк? Акча, мәйданчык...

Мәйданчык кирәк, әлбәттә. Безнең репетиция ясый торган залыбыз театр өчен көйләнмәгән, ләкин анысы өчен рәхмәт. Музыкаль бизәлеш буенча да, яктырту буенча да профессиональ команданың булышуы җитми. Хореограф та кирәк, бер Эльмирабызга гына авыр. Мин үзебезнең ВУЗдан студентларны җәлеп итеп карадым, әмма мотивация дә булмагач, аларда кызыксыну булмады.

Безнең һәвәскәр артистларыбызга һәйкәл куярлык: бер яктан, шулкадәр теләп йөриләр, икенче яктан, алар бит әле миңа да түзәләр. Мин аларга бик рәхмәтле. Репетиция барышында кискенрәк сүзләр ычкынса да, соңыннан килеп кочаклыйм да, үзләренә рәхмәт әйтәм. Аларның миңа ышанулары минем өчен бик кадерле. Менә шундый җылы мөнәсәбәтләр булмаса, аларга да, миңа да кызыклы булмас иде – без бер-беребезгә ныклы җилкә. Сез күрәсезмедер-юкмыдыр – мин аларның үсешен күрәм.

Мин дә күрәм, өченче спектаклегезне карыйм бит.

Алар хәзер үзләреннән нәрсә соралганны яхшы аңлый. Элек аларга барлык спектакль дә аһ-ух булып күренсә, хәзер анализ барлыкка килә башлады. Безгә ярдәм кирәк, безгә таяныч кирәк. Башка җирдән хезмәт хакым булганда мин әле йөри алам. Әмма ниндидер ярдәм булса, бөтенләй башкача була алыр иде кебек. Театрыбыз директоры Гүзәлгә дә бик авыр – чаба да чаба. Аның театр дип йөгереп йөрүләре үз эшенә дә зыян сала бит...

Хәзер кияүгә дә чыкты, алга таба театрга вакыты калмаса дип куркып куймадыгызмы?

Без әле гаиләле кешенең театр өчен вакыты азрак калырга мөмкинлеген аңлап та бетермәгәнбездер. Әлегә бар да элеккечә.

«Питерда татарлар миңа нык булышты»

Бу театрга ничек килеп эләктең син? Профессиональ режиссеры булу халык театры өчен бәхет бит инде.

Омскида педагогика буенча кандидатлык диссертациясе яклагач, Төркиягә докторантурада укыдым. 2020 ел иде, пандемия вакыты булгач, Төркиядә дә моңсу булып китте дә, кайткан идем – Питерда эш тәкъдим иттеләр. Кайтып урнаштым да, беренче эш итеп татарларны эзләргә тотындым. Чөнки Питер минем өчен чит шәһәр иде. Бу лайфхак – таныш булмаган җиргә килеп эләксәң, татарларны эзлә. Чөнки татар кешесе өчен татарлар оешмасы – ярдәм, таяныч залогы. Татарларны ансамбльдә таптым, чыгышлар ясый идек. Читтәге татар җәмәгатьчелеген тел белмәүдә гаепләсәләр дә, бер-берсенә ярдәмгә килгәндә, бу нык эшли торган күрсәткеч. Булышалар.

Бу Питерда гынамы?

Белмим. Омскида да булгандыр ул. Бәлки азрак булгандыр, бәлки миңа андый ярдәм кирәк бклмагач, белмәгәнмендер. Монда татарлар миңа нык булышты, аларның ныклы җилкәсен нык тойдым. Кешеләр бер-берсе белән аралашалар, ашларга йөрешәләр, ярдәм итәләр.

«Питер снобизмы» бар диләр. Бу татарларга карыймы?

Юк, татарларга карамыйдыр. Питерда кешеләр башка ешлыкта кебек һәм ул татарларга да кагыла.

Интеллектуаль як турында сүз барамы?

Әйе. Аларда кешедә була торган комплекслар азрак кебек. Аларда фикер иреге бар кебек. Алар башкалар тормышына азрак күз сала, алар кеше сөйләми кебек. Сез әйткән снобизм плюс билгесе белән генә күренә – алар кеше тормышына тыкшынмыйлар. Бер яктан алар корырак булып күренергә мөмкин. Икенче яктан аларның үз-үзләрен иреклерәк тоту миңа ошый.

Мәскәү белән чагыштырсак, Питерда татарлар театр ясый, Мәскәүдә – дискотека. Анда татарлар җыела торган урыннар күп, алар популяр татар җырларына бииләр.

Кызык. Ә без театраль формалар аша мәгънәләр эзлибездер. Интеллектуаль эзләнүләр күбрәк... мин аны аңлата да алмыймдыр. Болар барысы да татарларга да кагыла. Мин үзебезнең театрдагы Розалия апа, Альбина аша татарларның үзара мөнәсәбәтләр коруларын карарга яратам. Татар авылында булган матур гадәтне – бер-береңә ярдәм итүне алар бирегә дә күчергәннәр һәм бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр. Коллективизация бар үзләренчә. Бу да снобизмның башка формасыдыр бәлки.

Линар, бер спектакльне чыгаргач, яңасын эшлисе килә башлыймы?

Әлегә соңгысы дип әйткәнебез юк. Әле ташлыйсы килми. Әмма ярдәм кирәк – кабатлап әйтәм.

Сезнең театрны Казан театрларына филиал, иярчен итеп «бәйләп» куйсалар гына...

Шәп булыр иде. Шәп идея. Административ кул ирекне чикләми торган булса, әлбәттә. Әмма бу репертуар сәясәте белән бәйләнгән булырга тиеш түгелдер, һәрхәлдә эшне сәнгать советында уртага салып сөйләшеп бергә алып барганда начар булмас иде. Ниндидер компромисс табылыр иде. Татар компромисс таба белә инде ул…

Фото: © Линар Хаҗиевның шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар