Лилия Хәмитова: «Улым: «Әнием, кайчан китәсең? Син ирең белән торырга тиеш», — ди»
Күптән түгел, бар татар тамашачысын шаккатырып, җырчылар Лилия Хәмитова белән Винарис Ильегет өйләнешеп куйды.
Лилия Хәмитова һәм Винарис үзләренең гаилә тормышы, өйләнешү тарихы һәм якыннары турында «Интертат» сайты проекты өчен сөйләде. «Кунактан кунакка» тапшыруы алып баручысы Динә Нәҗметдинова белән әңгәмәнең текст версиясен тәкъдим итәбез.
«Винарисның тәкъдиме язлыкта түбәдән кар ыжгырып төшкән шикелле булды»
— Без бүген җырлы-моңлы, үзенчәлекле гаиләдә. Винарис, Лилия, менә сез тулы бер гаилә булып утырасыз, күптән түгел сезнең туегыз булып узды. Бөтен кеше өчен шок хәбәр булды бу. Ничек Лилия Хәмитова Винариска кияүгә чыкты? Бу хәл ничек булды? Сез күптән танышмы?
— Лилия: Танышуыбызга инде бик күптән, 24 ел бар. Дус булып йөрдек-йөрдек тә...
Винарисның тәкъдиме минем өчен, чыннан да, син әйтмешли, шок булды ул. Язлыкта түбәдән кар ыжгырып төшкән шикелле булды — башыма килеп төште аның тәкъдиме. Мин дә озак уйлап тормадым. Туктале, минәйтәм, «юк» дигән саен юк була, «әйе» дип әйтеп кызык итим әле үзен. Аннан соң ияләнәсе юк — без бит инде бер-беребезне күптән беләбез.
— 1 ай яшисез бугай инде, ничек тормышлар?
— Винарис: 2 ай булды. Беләсеңме, әле аңлап та булмый. Әле гаилә тормышы белән яшәргә безнең вакыт та булмады. Туйдан соң шундук гастрольләр башланды. Себер якларына. Кемдер көньякка китә, ә без — Себергә.
— Ширбәт ае шунда булды инде сезнең?
— Винарис: Әйе, шунда. Лилиянең әнисе бик авырды бит инде, әнисен карап, аны озаттык.
— Лилия: Әнине 26 сентябрьдә озаттык...
— Әйе, без ул темага әле әйләнеп кайтырбыз. Ә туйга килсәк, туй ничегрәк үтте? Кем оештырды? Кайда булды? Нинди кызыклы хәлләр булды?
— Лилия: Дөресен әйткәндә, туйны әллә уздырып кына тормыйбызмы, дип, мин каршы килгән идем. Винарис инде, синең дә, минем дә беренче тапкыр, әйдә уздырабыз, диде. Туйның бөтен мәшәкатен, бөтен финанс ягын Винарис үзе күтәрде. Мин инде, ул «я!» дисә, «я!» димен, «юк!» дисә — «юк!» димен. Шушы яшемә җитеп, Динә, мин беренче тапкыр алдымнан ир-ат барганын сизә башладым. Гел алдан чабып, ир-ат эшен дә, хатын-кыз эшен дә шушы яшькә кадәр үзем эшләдем бит инде.
— Винарис: Сама баба, сама мужик, дигәндәй...
— Лилия: Әйтәләр бит, йорт салдым, агач утырттым, бала тудырдым, дип. Әйтәм бит, 50 яшьнең аръягына чыккач кына хатын-кыз буларак тормышның нәрсә икәнен аңладым.
Винарис үз фатирын күрсәтә, яки
«Әтием әни хакына мөселманлыкны кабул иткән, татар телен өйрәнгән»
— Винарис: Мин үземнең фатирымны бик яратам. Анда әллә ни купшылык та юк, әмма мин монда үземә рәхәт, уңайлы булырлык итеп ясарга тырышам. Менә монда минем үз почмагым, анда минем туганнар, апалар, абыйлар, әни белән әти. Минем дипломнар, барысы да түгел, әлбәттә. Менә кара, 6 тапкыр «Болгар» радиосы Милли премиясе лауреаты булуым, «Туган тел» лауреаты мин. Әни укыган Коръән дә монда. Портретым менә — дуслар бүләк иткән иде.
— Аңлавымча, гөлләр яратасың?
— Винарис: Гөлләрне бик яратам. Гөлләрне яратырга әни өйрәтте — аның да өйдә бик күп гөлләр иде. Миңа күпләр әйтә, аларны карарга ничек өлгерәсең, диләр. Юк, аларга күп кирәк түгел, аларга бераз игътибар кирәк. Мин алар белән сөйләшә алам. Менә бу гөл бөтенләй корыган иде, 2 атнага гастрольгә киттем дә, ул мин кайтуга корыган. 2 көн мин аның белән: «Кадерлем, җаныкаем, нишлисең син? Син бит чәчәк атып утырырга тиеш», — дип сөйләштем. 2 атнадан ул, күрәсеңме, менә шушындый булды.
Берәүгә дә сер түгел, мин — татар булсам да, керәшен татары. Керәшен түгел, православный татар. Әнием — мөселман, әтием дә мөселман иде. Әтием яһүд булса да, барыбер мөселман иде. Элек гел әйтә идем, әтием — горурлыгым, дип. Ул әни белән 52 ел яшәде, әнине бик яратты, аның хакына мөселманлыкны кабул иткән, татар телен өйрәнгән. Безнең гаиләдә шундый шартлар иде. Минем әни бит дини гаиләдә туган. Дәү әти әйткән: «Татарча өйрәнми, ислам динен кабул итми торып, сиңа Маһирәне бирмибез», — дигән. 1 ел да үтмәгән, әти килеп, татар телендә әнинең кулын сораган, ислам динен кабул итеп, никах укытып, алар 52 ел бергә яшәделәр.
— Мәхәббәт — куркыныч көч.
— Винарис: Әйе, куркыныч көч. Үземнән беләм. Менә мин дә Хәмитованы яраттым.
Лилия Хәмитова әнисе һәм хастаханәдә булган хәлләр турында
— Лилия: Ул конфликт бер минем белән генә түгел. Шулай булып чыкты. Бер статья чыкты да, шуның белән бетте түгел. Дөресен әйткәндә, мин аны, үч алам, дип тә әйтмәдем. Үземнең үзәгемә үтте шул әйбер — килеп, ул даруларны яздырып алу. Шуның кадәр кыенлыкларны күреп шаккаттым, әле дөрестән дә, мин танылган кеше буларак шундый авырлыкларны кичерәм, ә мондый кеше ул стенаны бөтенләй үтә алмый дигән сүз бит...
— Сезне таныйлар идеме?
— Лилия: Таныйлар иде. Даруларны бит мин каяндыр уйлап табып түгел, әнинең газапланганнарын күреп сорыйм. Әни авырый башлаганнан бирле 4 ел сәнгатьтән, концертлардан да китеп торып, гел әни янында булырга тырыштым. Ул хәлләр иң беренче көненнән үк башланды — килеп кереп, диагноз куюга ук.
— Ничек белеп алдыгыз бу хакта?
— Лилия: 2019 елда майда әни авырый башлагач, безгә җәй буе диагноз куя алмадылар. Система куялар, һаман тикшерәләр, диагноз куя алмыйлар. Мин дә, бәлки, ул вакытны заяга уздырып җибәргәнмендер. Казанга алып килеп, анда МРТ ясагач кына миңа әйттеләр: «Нишлисең инде, шулай булган, аның миелома тазобедренного сустава», — диделәр. Ул инде сөяктә дигән сүз.
Күршебездә Айрат Әнвәрович яши, ул онкология хастаханәсендә эшли. «Айрат, нишләргә икән?» — дип аңа мөрәҗәгать иткәч тә: «Лилия, әйдә килегез, тикшерәбез»,— диде. Безне Республика клиник хастаханәсе үзәгенә җибәрделәр. Сентябрь аенда. Май аеннан сентябрьгә килеп җиттек инде без. Үз аягы белән хастаханәгә керде, коляскага утырып чыкты әни. Сентябрьдән без химия ала башладык. Аңа кадәр, безгә диагноз куелгач, мин Арчага килдем. Районнан булгач, безгә бит юллама кирәк. Килеп керүгә, табиб: «Минем эш вакытым бетте, сезне карарга вакытым юк, кайтасым бар», — диде. «Юллама кирәк», — дип сорагач та: «Юллама ноябрь аена гына бар», — ди. Әле мин аны язып чыкмадым, тора-бара гына искә төшә бит ул. «Ничек? Мин ноябрьгә кадәр нишләргә тиеш соң әни белән? Ул аягына баса алмый, ята алмый, кычкыра... Аның кычкырып ятканын мин карап торырга тиешмени?» — димен.
Аннары соң танып алган, күрәсең. Бу инде икенче көнне. «Мин бит сезне танымадым», — диде ул миңа. Ә танымаган булса? Авыру кеше ноябрьне көтеп торырга тиешмени? Аңлап бетерә алмадым мин бу әйберне.
Ә РКБга сүз әйтеп булмый, анда бик әйбәт карадылар. Арчаныкына да минем сүзем юк, «ашыгыч ярдәм» чакырасың — бик тиз килеп җитәләр иде. Караулары да начар түгел. Менә шушы кешегә генә бәгырем катты. Таныган очракта да, «меиңа кил» түгел. Я участок табибы Айрат Шакировичка җибәрә иде. Ә Айрат Шакировичның өйгә килеп карап та киткәне булды әнине. Әни бит соңгы көннәрдә йөрмәде, урын өстендә булды. Ә теге онколог-табиб буларак, әни бит яман шеш авыруы белән, әнине бер килеп карамады. Аның әнине күргәне дә булмады, дисәм, бер тапкыр күрде. Без кальцийны арттырыр өчен препарат ала идек. Шул вакытта: «Бер карап чыгыйм әле, Хәмитова Кифая ниндирәк кеше икән?» — дип кереп чыкты ул. Шул вакытта, әһә, әнине бер тапкыр булса да күрде бу кеше, дидем. Шаккатырлык! Мин аны эшеннән алсыннар дип тә түгел, авыруларга әзрәк мөнәсәбәтен үзгәртсен иде. Авыру кеше тик торганнан хастаханәдә утырмый. Мин, гомумән, үзем хастаханә юлында йөри торган кеше түгел. Ә шушы 4 ел эчендә әни белән хастаханә тупсаларын күп таптарга туры килде. Күрдем ничек эшлиләр: гел чират. Талоннарны алдырталар, әмма кешене талон буенча кабул итмиләр бит! Анда ул сәгать ни өчен языладыр?! Барыбер шул тере чират белән керә инде ул.
— Әниегез китеп баргач, нинди кичерешләр булды?
— Лилия: Беләсезме, шуннан бирле елаганым юк. Әни үлгәннән соң минем елаганым юк. Күрәсең, мин шушы 4 елда елап бетергәнмендер елыйсын. Аннан соң аның ничек газапланганнарын күреп... Ул бит ахыргы сәгатенә кадәр телендә булды. Язып чыктым инде: дүшәмбе дару яздырырга бардым, көндезге 1гә барып утырган идем, кичке 5тә кайттым мин. Шул даруны язып бирмичә утырып. Я яза белмиләр, онкологка җибәрәләр. Мин үзем дә киремә каттым, чөнки ул кешегә шушы 4 елда «я до него не достучалась». Сөйләшә дә алмадым мин аның белән, ул контактка бара торган кеше дә түгел. Үзенә күрә бер сәер кеше. Андый кеше табиб булып эшләргә тиеш микән, дигән уй гына туды, чөнки кешенең сүзе дә сәламәтлек өсти бит. Монда бөтен нервларым бетеп, үксеп елап утырдым мин. Коридорда елый башладым, туктый алмыйм. Килеп хәлне беләләр. «И апай, сезме бу? Сез бит Лилия Хәмитова!» — алай дип әйтүгә бөтенләй хурланып елыйм. Танып эндәшәләр. Шуннан Айрат Шакировичка алып төшеп киттеләр. Ул «вызов»та иде. «Лилия, әйдәгез, тынычланыгыз, хәзер язабыз», — дип, шулай итеп миңа дару язып, мин аны бер тапкыр ясап калдым. Сишәмбе, икенче көнне инде әни җан бирде.
Менә шул төнне без бөтенебез дә йокладык. Төне буе йоклый алмыйбыз, әнине саклап чыгабыз. Соңгы төннәрне әни: «Кызым, янымнан китмә», — дип, кулымнан тотып ята иде. Бәбине күтәреп йоклаталар бит — я шулай итеп кочаклап йоклата идем. Йоклап киткәннән соң гына яткырам да чыгып китәм. Шул төнне без бөтенебез дә тынычлап йоклаганбыз. Без дигәнем — әни, улым, мин. Бүлмәсенә керергә куркып тордым — мин әйтәм, әллә үлеп ята инде? Керсәм, авыз ерып мине каршы алды. Мин әйтәм: «Абау, әни, сөбханалла, бөтенебез дә йоклаганбыз ич!» — «Әйе шул, кызым, Аллага шөкер!» — ди. Аннары көндезге сәгать 12ләр тирәсендә аны ашатып алдым. Һәм 2 туларга 15 минутта җан бирде. Күз алдымда. Кычкырып җибәргән иде ул: «Әни, әллә авыртамы? Әллә укол ясыйммы?» — дип, шприцка дару җыйдым. Ясарга да өлгермәдем. Ничектер соңгы сулыш ясады, авыз ерып, бакыйлыкка күчте. Котылды, газаптан котылды.
Хәзер мин аны нәрсә дип уйлап йөрим: «Хәзер син, әни, әйбәт тормышка күчтең», — дип үземне тынычландырам. Чөнки әйтеп барды: «Кызым, мине елый-елый озата күрмә, — диде. — Елама, нык бул», — диде. Шул сүзләрне әйтеп барып, күрәсең, шулкадәр сеңдергән: мин күз яшьләремне күрсәтмәскә тырыштым. Аннан без икебез дә шаян телле, шаярып та сөйләшеп китә идек. Кәфенлекләрне 2 ел алдан тегеп куйдык. Үлчи-үлчи тегәбез әле, әнигә кигертеп карый-карый. Мин әйтәм: «Әни, элегрәк булса, мин, әле ул турында уйлама, дип әйтер идем, ә андый әйберләрне уйларга кирәк икән алдан». Хәзер, әлбәттә, бөтен нәрсә бар. Юындырып та, киендереп тә, күмеп тә бирәләр. Акчаң гына булсын, бөтен нәрсәне тиешенчә эшлиләр.
— Әмир хәзер анда яши? Үзе генәме?
— Лилия: Әмир анда үзе генә яши. Малайга инде 19 яшь тулды. Үзе үк әйтеп бара ул: «Әнием, син кайчан китәсең? Син бит инде кияүгә чыктың, ирең белән торырга тиеш». — «Улым, син үзең генә яши аласыңмы соң?» — димен. — «Мин өйрәнәм, миңа өйрәнергә кирәк. Гел синең белән яшәрменмени?» — ди. Үзе шулай ди.
Аннан соң, аңа өйдә берүзе калу — бәхет. Табак-савытын да юа, идәнен дә сөртеп ала. Без гел яннарында булып, ул тегене дә, моны да эшли алмас кебек итеп карыйбыз бит. Улым, ни эшлисең килә, ничек итеп эшлисең килә — шулай эшлә, димен. Хәзер барып чыкмаса, икенче тапкырында өйрәнәсең. Ашыйсың килсә, интернет ярдәмгә килә. Бар нәрсәне адымлап өйрәтә.
«Әни мизгел эчендә — 7 көндә үлеп тә китте»
— Винарис, Лилия белән дә әни темасына сөйләштек. Аңлавымча, синең әниең дә җир куенында ята. Ничә ел элек һәм ни сәбәпле үлеп китте?
— Винарис: Әни 3 ел юк инде. 1 июньдә — балалар көнендә үлде ул. Бу, бәлки, әнинең мине яратуына бу бер билгедер. Мине бик тә яратты. Ул да онкология белән китте. Беренче операцияне миңа 12 яшь чакта ясатты, күкрәгендә яман шеш иде. 10 ел узгач, икенче күкрәгендә шеш таптылар. Үлеменә 3 ел кала корсак куышлыгында лимфома таптылар. Шул урында аның бүсер булган, аңа шушы лимфома ябышкан. Аның зурлыгы 30 см га якын иде. Шуның белән без бик күп хастаханәләргә дә йөрдек. Аннары Азәрбайҗанга, анда «Нафталан» дигән санаторий бар, дөресрәге, ул тауларда урнашкан клиника, 2 тапкыр шунда бардык. Анда дәвалангач, лимфома китте, дип әйтсәң дә ярый — 7 см га калган иде ул икенче тапкыр барганда. Казанга килгәч, әни кайдадыр ковид эләктергән, югыйсә, беркая да чыкмады, өйдә генә утырды. Аның 2 гувернанткасы бар иде, аларны да соңыннан тикшерттек — аларда да булмаган. Әни мизгел эчендә — 7 көндә үлеп тә китте.
«Хәмдүнә апа — минем икенче әнием»
— Хәмдүнә апа турында да сөйләшеп узыйк әле, аны «икенче әнием» дип әйтәсең.
— Винарис: Хәмдүнә апа минем, чыннан да, икенче әнием. Чөнки Казанга килгәч, ул миңа бик булышты. Бик күпкә өйрәтте ул мине. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Яшәр урыным булмагач, үзенең фатирына кертеп, мин ике ел ярым анда яшәдем.
Хәмдүнә апа белән видеоязмадан өзек: Илһам әйтә, беләсеңме, Хәмдүнә апа, ул бит подъездда йоклап йөри, ди. «Ничек?» — димен. «Менә, Кәрим Тинчурин театрыннан берәү эшкә урнаштырам дип алдап алып кайткан. Бөтен акчасын ашап-эчеп бетергәч, өенә кертмәгән».
— Винарис: Ашатты да, эчертте дә, киендерде дә, эш тә бирде. Ничек әни булмасын?! 10 ел Хәмдүнә апада эшләдем, аның төркемендә. Бик әйбәт эшләдек. Минем өчен зур дәрес булды. Хәмдүнә апа зур профессионал иде. Ул мине үземне сәхнәдә тотарга да өйрәтте, ничек сөйләшергә. Хәмдүнә апа чын дипломат ул. Ул шундый кеше.
— Сине котлап та үтәсе килә: күптән түгел сиңа Татарстанның атказанган артисты исемен бирделәр. Нинди хис-кичерешләр? Нәрсә турында уйлап куйдың бу хакта белгәч?
— Винарис: Бу — кабат ниндидер мистика. Әнинең 11 октябрьдә туган көне. 11 октябрьдә шушы приказ чыкты. Моны да ниндидер билге дип кабул итәм мин. Әниләр үлсә дә, синең яныңда, диләр бит. Миңа күп кешеләр әйтә, әниең синең яныңда кебек, диләр. Мин үзем дә аны сизәм. Монда минем фатирда портретлар бар, анда әни дә бар. Йокы бүлмәсенә таба әнинең портреты, мин ятар алдыннан аңа карап, үбү ишарәсе ясагач, йокларга китәм. Иртән торам да тагын шулай итәм. Ул гел минем янымда шикелле.
«Әнигә багышлап «Маһирә» дигән икенче банкет залымны ачтым»
«Маһирә» банкет залында...
— Винарис әйтә, монда «пьянки-гулянки» уза, ди, монда, димәк, мәҗлесләр уза...
— Винарис: Туйлар, юбилейлар, корпоративлар, никахлар... Безнең монда хәләл кухнябыз да бар. Гомумән, монда безнең татар, рус һәм Европа кухнясы.
— Кайчан башыңа банкет залы ачу идеясе килде?
— Винарис: Беләсеңме, Казанга килгәч, кайда да булса эшләргә кирәк булды. Мин кафега эшкә кердем. Башта официант булып эшләдем, аннан бармен да булдым, аннан соң администратор, идарәче... 2 ел эшләдем. Аннан соң мине бер оешманың директоры итеп куйды учредительләр. 5 ел анда директор булып эшләгәч, үземнекен ачтым.
— Син бу бинаны сатып алдыңмы?
— Винарис: Ул арендада. Бу бина үзәктә, сатып алам дисәң, ул хәзер 300 млн га якын тора.
— Ә арендасы күпме?
— Винарис: Анысы сер булып калсын.
— Якынча, аена 300 мең?..
— Винарис: Әйе, шул тирә. Бу банкет залы минем хәзер 7 ел эшли, Аллага шөкер. Былтыр мин, әнигә багышлап, «Маһирә» дигән банкет залы ачтым. Ул да, шулай ук, үзәктә — «Уникс» янындарак. Анда мин тулысынча ремонт ясадым, ак төстә, чәчкәләр белән, матур зал. Чөнки әнием матурлык ярата иде. Монда да, үзең күрәсең, чәчәкләр. Алла бирсә, шундый уем бар, тагын банкет залы ачарга — әтигә багышлап. Яһүди стильдә, чөнки минем әти яһүд иде, Ефим исемле. Зал да шулай аталыр дип уйлыйм.
— Икенче банкет залында Лилия апа белән сезнең туегыз да узды, шулай бит?
— Винарис: Әйе, иң беренче туй булды ул анда. Залны ачкач, анда юбилейлар узды, туй булмаган иде әле. Иң беренче туй безнеке булды, без аны үзебезнең туй белән ачтык.
— Әйдә, карап узыйк әле, нәрсәләр бар монда? Сиңа ниләр ошый монда?
— Винарис: Беләсеңме, безнең бәдрәф бар монда. Мәрмәрдән әйбәт бәдрәф. Идәннәре дә тулысынча мәрмәр. Менә бу өстәл-урындыкларны махсус Чечнядан заказ белән кайтарттым.
— Ремонтны, димәк, син монда тулысынча үзеңә яраклаштырып ясадың?
— Винарис: Әйе. «Лепнина» ясадык. Менә бу шар әйләнгәндә бик матур. Ә иң мөһиме – безнең тәрәзәләр витражлы. Монда Опера-балет театры күренә, Рәисебез утырган җир, Бөтендөнья татар конгрессы, КАИның төп бинасы. Гомумән, безнең залыбыз нәкъ үзәктә урнашкан, башкалабызның йөрәгендә, дип әйтергә була.
«Рәсми рәвештә минем балаларым юк!»
— Лилия апа сез моңарчы кияүдә идегез, улыгыз бар.
— Лилия: Кияүдә, дип, минем «гражданский брак» иде. Ул озак та булмады. Яшәү дип, мин аны «ирле-хатынлы булып яшәдек» дип әйтә алмыйм. Әмир туасы булганга күрә генә Ходай ул кешене миңа биргәндер, ялгыз калмасын, дип. Чөнки мин баламны 34 яшемдә таптым. Дөресен әйткәндә, ул вакытта гастрольләрдә дә булганга, йөреп торганга, мин нигәдер ирле булуны беренче урынга беркайчан да куймый идем. Ялгыз калмас өчен бер бала кирәк, дип максат куелган минем, нигәдер, һәм шул кыйблама карап бара идем. Ә Әмир тугач, мин ничектер тынычланып киткәнмендер, күрәсең. Шулай килеп чыкты: без озак та тормадык. Аерылыштык, дип әйтә алмыйм, чөнки язылышмаган. Без бергә яшәми башладык. Әмирне ялгыз үстердем, дип тә әйтәсем килми — әтисе белән бүгенге көндә дә аралашып торабыз, без дуслар.
— Винарис: Әйе, без дуслар.
— Лилия: Безнең туйга да кайтты алар, бик әйбәт булды. Булышып тора.
— Винарис: Малайны ташламый ул. Малаена шалтырата, сөйләшә аның белән. Безгә дә шалтыратып, хәлләрегез ничек, диеп белешә. Кайгырта.
— Лилия: Ул гел әйтеп килде: «Лилия, ялгыз калмаска тырыш. Үз тиңеңне тап», — дип. Берәү әйткән, ди, бит, үзем акыллы булганга күрә, янымда гел акыллы ир-атлар туры килә, дип.
— Винарис, син нишләп моңарчы бер тапкыр да өйләнмәдең?
— Винарис: Кирәк булмады. Мин «по жизни волк-одиночка».
— Алайса, нишләп хәзер өйләнеп куярга булдың?
— Винарис: Хәзер мин дә 50гә җитәм бит инде, берүзем картаясы килми бит, шуңа күрә.
— Бу — курку хисеме?
— Винарис: Шулайдыр инде.
— Сиңа 45 бит, әйме?
— Винарис: Әйе, 46нчы яшем китте.
— 45 яшьтән соң үзең генә калу хисе куркыта, дип әйтәләр.
— Винарис: Чыннан да шулайдыр. 45 тән түгел, 40 тан башланды минем.
— Лилия: Әйтәләр бит, яшьлек белән үтә ул, дип. Мәшәкатьләр дә, тормыш авырлыклары да. Ә олыгайган көнеңдә барыбер үз тиңеңне табу бик авыр. Ә без монда 20 ел бер-беребезне караштырып йөргәнбез, күрәсең. Монда өйрәнәсе дә юк.
— Винарис: Лилия белән бик якын дуслар идек без. Әле Пермьдә яшәгәндә таныштык без Лилия белән. Шунда мин аны концертка чакырдым да, ул килеп, без аның белән танышып, шуннан соң аралаша башладык. Аннары мин Казанга күчтем. Казанда Лилия белән элемтә өзелмәде, бик дуслар булдык. Лилия әйтте бит инде, ул минем турында бөтен нәрсәне белә, мин аның турында бар нәрсәне дә беләм. Мин аның Миндар белән ничек танышканын беләм, аның ничек башланганын, ничек дәвам иткәнен, ничек тиз генә бетеп куйганын да. Лилия дә шулай ук минем турында бөтен нәрсәне белә иде. Мин кайда кем белән йөргән, нишләгән — белә иде ул.
— Социаль челтәрләрдә, Винарис, синең турында «балалары бар» дип язалар. Бу —дөрес мәгълүматмы?
— Винарис: Рәсми рәвештә минем балаларым юк.
— Лилия: Булса, бик шат, аралашсалар, бик әйбәт булыр иде. Андый-мондый барлыкка килсә, улым белән таныштырып, бергә шунда чөкердәшеп, аралашып торырлар иде.
— Винарис: Ләкин болай гына шалтыратмагыз, ДНКга бирәбез!
«Дүрт ел укытучы булып эшләдем»
— Винарис: Әйдә, Динә, аш бүлмәсенә, чәйләр эчәрбез.
— Монда сезнең попугай бар икән.
— Винарис: Әйе, Игореша исемле. Кемдер аны Искәндәр дип әйтә.
— Ул тешлиме?
— Винарис: Тешли, бармагыңны биреп кара!
— Юк! Сөйләшәме?
— Винарис: Сөйләшә, ул әле бии дә. Игореша, биеп күрсәтәбезме? Әйдә! (Көйли, попугай көйгә канат кагына). Чын татар егете ул безнең.
— Лилия апа, беркемгә дә яшерен-батырын түгел, сез бит Арча педагогия көллиятен тәмамлаган кеше. Укытучы булып эшләдегезме?
— Лилия: Укытучы булып 4 ел эшләдем, дип әйтә алам. 2 ел Шәмәрдән мәктәбендә эшләдем. Элек бит мәҗбүри рәвештә 3 ел эшләтү, дигән нәрсә бар иде, без 2 ел эшләдек тә Арчага күчтек. Арчаның үзендә укытучыларга эш булмау аркасында, безне Кенәргә җибәреп тордылар. Эш булуга, шундук кире чакыртабыз, диделәр. Алия белән игезәк кызлар булгач, икебезне гел бергә туры китерергә тырыштылар.
— Ә Алия кая, ул нәрсә белән шөгыльләнә?
— Лилия: Алия Арчада, балалар бакчасында завхоз.
— Сез бер-берегезгә охшаганмы?
— Лилия: Юк, без бөтенләй охшамаган бер-беребезгә. Мин аңа караганда буйга да дәүрәк, гәүдәгә дә. Хәзер мине куып бара инде ул да. Без бик якын. Игезәкләр булганга шатланам, минем тормышымда аның булуына. Чөнки без гел бергә. Бөтен эшне бергә эшлибез. Очрашып торырга тырышабыз. Аннан соң Винарисны бик каты ярата ул. Гомумән, 20 елдан артык дуслар булып йөреп, Винарис безнең гаиләгә кергән иде. Туган көннәргә кайта иде. Чакырсаң, «палочка-выручалочка»: «Ничек хәлләрең?» — «Бик әйбәт түгел әле». — «Телисеңме, яныңа киләм?» Һәм килеп җитә иде. Хәзер бүгенге көндә дә, Винарис кайтса, без бөтенебез дә җыелабыз.
— Винарис: Кайткач та, «Винарис кайттымы? Ярый, алайса без киләбез».
— Лилия: «Мин кайттым» дип кенә куя ул, димәк, аңлашыла: барысы да килергә тиеш.
— Винарис: Беләсеңме, Динә, аларның гаиләсендә ул болай да һәрвакыт шулай булган: Кифая апа гел җыя иде туганнарын.
«Хәмдүнә апаның бу костюмнары миннән дә өлкәнрәк»
— Хәмдүнә апаның костюмнары... Хәмдүнә апа аларны ничәнче елда киеп чыгыш ясаган?
— Винарис: Менә бу күлмәк — 1980 елларныкы. Монысы — чама белән 1974-1975 еллар. Бу костюм миннән дә өлкәнрәк. Хәмдүнә апа электән дә «модница» иде бит ул. Татар эстрадасында ботфортлар кия торган җырчы иң беренче Хәмдүнә апа булган. Ботфортлар белән кия торган шушы костюм — «легендар» диям мин аны — Аллага шөкер, миңа эләкте. Аны бөтенләй ташламакчы иделәр, мин моны бөтенләй аңламыйм. Ничек мондый тарихны ташларга мөмкин?! Бу костюмнар миннән дә өлкәнрәк! Мин аларны саклыйм. Хәмдүнә апаның 2 яңа костюмы бар әле миндә. Бу — тулы бер чор. Шуның белән мин бик горурланам.
Кемнең кемлеген белер өчен, бергә гастрольгә чыгарга кирәк
— Лилия апа, иҗат юлына ничек килеп эләктегез?
— Лилия: Мин җырларга ярата идем. Училищеда укыганда элек беренче ай —сентябрь аенда колхозга бәрәңге алырга җибәрәләр иде. Бәрәңгене алып бетергәч, ул инде традиция, студентлар авыл кешесенә концерт куя. Татарча бердәнбер җыр белә идем мин, «Бир кулыңны, гүзәлем!» дип атала иде. Шунда беренче тапкыр шул җырны сәхнәдән җырлап, мине «бис»ка чакырдылар. Башка җыр белмим бит! Кабаттан икенче тапкыр шул ук җырны җырладым. Ул вакытта әле микрофон да юк, микрофонсыз. Клублар кечкенә иде бит. Шуннан ул «чир» ничектер йогып калды, дип әйтәсем килә.
4 ел укытканнан соң, Арчага күчкәч, мин үзешчәннәр белән мәдәният йортында җырлап йөрдем. Шуннан китте инде, укырга керергә булдым. Мәдәният институтында 4 ел укыдым, анда хор-дирижер бүлеген тәмамладым. 1 ел нәрсә эшләргә белмичә йөрдем. Укып бетердең дә, сине бит әле беркая да кочак җәеп көтеп тормыйлар. Нигәдер минем нәкъ менә җыр юнәлеше белән китәсем килде.
Аннары әни белән бергә укыган классташы Илсур Хөснетдинов (мәрхүм инде) белән очраштык. Классташлар белән Сабантуйда очрашкач, әниләр сөйләшеп киткәннәр. «Менә кызым укып бетерде», — дигән әни. Илсур абый: «Кая әле, алып кил, тыңлап карыйк», — дигән. Мине ул Оскар Усманов белән таныштырды. Шуннан китте инде, Оскар белән җырлар яздыра башладык.
— Эстрадада татулык бармы?
— Лилия: Конкуренция бар. Татулык эстрадада түгел, карап торасың да, гаиләләрдә дә булмый әле ул. Күрәсең бит инде, шау-шу ясыйлар, аерылышалар. Табышып аерылышканда матур гына аерылышсыннар. Аны бит балалар да күрә, сүзе дә була. Безнең кушылудан да мин көтмәгән идем шулкадәр ажиотаж, нонсенс булыр дип. Монда минем өчен сөенде инде халык, Винариска караганда. Винариска инде: «Лилияне сакла, Лилияне кыерсытма!»— диләр. Винарис аптырап калды әле: «Мин шул кадәр монстр түгел бит инде», — дип. Миңа Винариста шунысы ошый: ул әйтәсе сүзен әйтә белә.
— Туры сүзле?
— Лилия: Әйе.
— Винарис, татар эстрадасында бармы дуслык?
— Винарис: Бар.
— Кем синең дусларың?
— Винарис: Әйтеп китсәм, Алсу Әбелханова белән без якын дуслар. Менә Лилия Хәмитова белән, Әлфинә Әзгамова, Гүзәлия белән, Рәсим абый Низамов белән... Күп артистлар белән аралашам. Безне алай якын дуслар дип әйтеп булмый, чөнки якын дуслар алар 1-2 данә генә булырга тиеш. Күп булырга тиеш түгел. Менә кемнәрне әйттем — аларны мин бик хөрмәт итәм. Филүс Каһиров белән без бик дус мөнәсәбәттә яшибез, Аллага шөкер.
— Лилия: Әйтәләр бит, дошман — башка, дус — аякка, дип. Дуслыкны үзең саклый белсәң генә сакларга була. Ул берьяклы гына булырга тиеш түгел. Ике яклы да булырга тиеш. Чөнки син гел яхшы мөнәсәбәт белән килгәндә, ул сиңа гел артын борып торса, миңа нәрсәгә кирәк соң ул? «Игра в одни ворота» булырга тиеш түгел. Яхшы булганда — бөтенесе бар. Авыр чагыңда яныңда булса, шул вакытта беләсең инде кем кем икәнен. Нәтиҗә ясыйсың.
— Винарис: Әйе, шушы кеше белән бер яртыны эчәргә кирәк, бер генә ярты белән дә булмый! Һәм гастрольгә чыгарга. Гастрольгә чыккач, 100 тапкыр сыныйсың аны, бу кеше сиңа кирәкме, әллә аны ... җибәрергәме!
— Конфликт чыккан вакытлар бармы? Йөрәккә үк кереп калган хәлләр?
— Лилия: Була. Минем, мәсәлән, булды андый хәл.
— Винарис: Минем дә булды, тик аны сөйлисе килми. Мин, гомумән, шундый кеше: бүген мин аны ачуланам, иртәгә аны ярата башлыйм. Бар андый ситуацияләр, күп, әйеме, Лилия?
— Лилия: Күп. Менә Винарис шулай ди, ул яктан мин икенче төрле. Гайрәтем чиксә, чәче белән җир себерсә дә, кабул итә алмыйм. Чөнки бер тапкыр сине саткан икән, ул аның гадәтендә, дигән сүз.
— Сезне сатучылар булдымы?
— Лилия: Булды.
— Әйтмисезме исемнәрен?
— Лилия: Әйтмим, нәрсәгә кирәк ул? Алар үзләре дә белә. Тик мин ул кешеләрне инде якын китермим.
— Аралашмыйсыз?
— Лилия: Юк. Мин үтеп киткәндә исәнләшәм, нигә исәнләшмәскә тиеш? Сәлам биргәнгә, мин сәлам бирәм. Исән икәнен күрдем, Аллага шөкер, йөри икән әле, димен.
— Винарис: Шунысы да бар, Лилия менә үзен шулай дисә дә, чынлыкта ул бик олы йөрәкле, бик мәрхәмәтле кеше. Аны берәрсе рәнҗетте һәм онытты, ди, ә ул бу турыда онытмый бит һәм бу кешенең уңай якларын эзли.
— Лилия: Анысы сүз дә юк, аның гел тискәре ягын эзли башласаң, гел казынып утырырга кирәк.
Тарихи почмак
Винарис: Мин бу почмакны фатирымда иң әһәмиятлесе дип саныйм. Бу минем зур түгел, ләкин үземнең иконалар почмагы. Һәр иконаның үз тарихы бар. Мин каяндыр алганмын, кемдер бүләк иткән. Бик әйбәт, бик кыйбатлы иконалар бар. Минем тагын бер фатирым бар, анда бик борынгы иконалар тора. Гжель белән ясалганнары бар.
Менә тагын тарихи мизгелләр. Бу фотосурәтләрдә — минем әнинең абыйсы, апасы һәм тагын бер апасы. Без бу фотоларны кабат торгыздык. Монысы миңа әнием бүләк иткән соңгы открытка. Миңа туган көнгә бүләк иткәндә шундый матур сүзләр язган ул: «Дорогой мой сынок Виталий», — дип. «Твоя любимая, любящая мама Махира», — дип. 2019 елда язды ул аны, мин аны үземдә калдырдым, бу открытканы мин беркайчан ташламаячакмын. Монысы минем төп документым — туу турында таныклыгым. Блехер Виталий Ефимович. Монда — Блехер Ефим Александрович һәм Блехер Маһирә Шакировна. Монысы да тарих бит инде. Монысы бертуган апа — Сания апа.
— Сезнең аерма ничә яшь?
— Винарис: 14 яшь. Мин, урыслар әйтмешли, «поскребыш». Болары минем пләмәшләр. Монысы Алсу Әбелханова, дустым.
— Менә мин сорыйсы идем, нишли монда Алсу Әбелханова, дип.
— Винарис: Алсу белән дә без бер 20 елдан артык дуслар. Мин аны бик хөрмәт итәм. Ул миңа шулкадәр матур бүләкләр бирә, беркайчан буш кул белән килми. Шулкадәр мөнәсәбәтләребез әйбәт.
Бу икона турында аерым сөйлисем килә. Аны дусларым Ләйсән Ветрова ире белән бүләк итте. Монда тере ташлар, икона кулдан эшләнгән. Сусаль алтын белән капланган. Бу икона минем өчен бик әһәмиятле, мин аны кадерлим һәм яратам. Гомумән, үз фатирымны яратам. Бигрәк тә хәзер, Лилия минем янга килгәч, тагын да яхшырды. Өйдә тормыш яме, тормыш тәме барлыкка килде. Өйдә җыештыру да башка төрле, әйберләр башка төрле куелды. Хатын-кыз — хатын-кыз инде.