Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәмитова: «Танып эндәшәләр, димәк, юкка җырламаганмын»

2000 нче еллар башында «Буран дулый», «Мәхәббәт шушыдыр», «Хәерле юл тели һәйкәлләр» җыры белән татар эстрадасында популярлык казанган Лилия Хәмитова белән җырчы карьерасының башлангыч чорлары турында грим бүлмәсендә тиз генә сөйләшеп алдык.

news_top_970_100
Лилия Хәмитова: «Танып эндәшәләр, димәк, юкка җырламаганмын»
социаль челтәрләр

Җырларындагы кебек ягымлы, шул ук вакытта көчле рухлы кеше икән Лилия апа. Лилия Хәмитова хәзер эстрадада бик еш күренми. Моңа җитди сәбәпләр дә бар икән.

Лилия апа, «эстрадага әйләнеп кайтырга» дигән планнар бармы?

«Бер елгага ике тапкыр кермиләр» дигән кебек, эстрадага элеккеге популярлык белән кире кайтып булмас инде ул. Җырларым белән истә калсам дип, шуңа рәхмәтле булып йөрим инде мин.

Яңа җырлар яздырасызмы?

Узган ел Оскар Усмановның ике яңа җырын – «Яшьлектә калыйк әле» һәм «Күңелгә җыр кирәк» дигән җырларын яздырдым. Быел юк әле. Дөресен әйткәндә, җыр яздырырга теләк тә, кәеф тә юк. Әнием авырый, онкология. Аны карыйм. Мин гел Арчада хәзер.

Танып эндәшәләрме?

Таныйлар. «Мәхәббәт шушыдыр», «Буран», «Хәерле юл тели һәйкәлләр» аша таныйлар. Димәк, юкка җырламаганмын, дим инде мин. «Буран дулый» – 1999 елда язылган җыр. 23 яшьлек җыр! Әле дә ул җырны куеп торалар. Аның репертуарымнан төшеп тә калганы юк. Кайвакыт гел җырланган җырлар хакында «чистый туйдым бу җырдан» дип әйтәләр, ә мин «Буран дулый»дан туймыйм.

«Утыз тулганда кем эстрадага килә инде»

Сез эстрадага гомумән ничек килдегез?

«Җырчы булам» дигән уй белән йөрмәдем. Үзем өчен генә бер альбом ясыйсым килә иде. Киләчәктә зур җырчы булып, зур сәхнәләрдә җырлап йөрермен, дигән хыял түгел иде ул.

Шул альбомны туплаганда, Оскар Усманов тавышны ишетеп алып, ошаткан. «Лилия, синең йолдыз булырга перспективаң бар», – диде. Ә миңа ул вакытта утыз тирәсе иде инде. Миңа ничә яшь бит инде, шуңа өстәп, күпме талантлы яшьләр чыгып тора, утызда кем эстрадага чыга, дигән фикер белән йөри идем ул вакытта.

«Беренчедән, сиңа акыл кергән», – диде шунда. Ягъни, мин популярлыкны нормаль кичердем. «Баш китү»ләр булмады.

«Минем бер җырым бар. Өч ел ята инде. Кемгә бирергә белмим», – ди. Сүз «Буран дулый» турында бара. Ул минем тембрны ишетте бит инде. Минем тембр түбән. «Кушымтасын синең тавышка гына үзгәртәсем килә», – диде. Шулай итеп, ул миңа «Буран дулый»ны бирде. Мин аны яздырдым. Аңа кадәр якташым Илгиз Баязитовның җырларын яздырган идем.

Мин Арчада үзешчәннәрдә җырладым. Мин студия җырчысы түгел, мин сәхнәдән килгән җырчы идем. Оскар миңа алты аранжировка ясады. Бер көнне рәттән алты җыр яздырдык.

Студиядә тавыш бөтенләй икенче. Оскарга: «Бу минем тавышмы соң?» – дим. «Ә кемнеке? Мин җырламыйм бит», – ди. Шунда мин үземә тавышым ошаганын аңладым. Ул җырларны «Барс-медиа»ның продюсерына күрсәтте. Мин – «Барс-медиа» белән беренче контракт төзүче.

Ул вакытта җырчылар күп түгел иде. Без Әлфис Кыямов, Зөлфия Минһаҗева һәм мин бер елны чыктык. Ул чакта елга ике җыр чыга иде.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Икенче көнгә «йолдыз» булып уяндым»

Ул чакта төшергән клипларыгыз һаман истә әле.

Иң беренче «Ялгышканмын» җырына клип төшердек. Мине радио буенча әйләндерделәр дә әйләндерделәр, ә исемне әйтмиләр, йөзгә дә беркем белми. Ул вакытта үзәк радио, «Курай» һәм, ялгышмасам, «Дулкын» радиолары бар иде.

Һәм берзаман клипны күрсәтә башладылар, исемнәрне дә әйттеләр. «Син җырлыйсыңмы ул?» – дип, танышлар шалтырата башлады. Клип чыкканнан соң икенче көнгә «йолдыз» булып уяндым.

Гастроль тормышларын сагынасызмы?

Сольниклар белән ун еллап элек кенә йөрми башладым. Чөнки бала туды. Баланы да соң – утыз дүрттә генә таптым бит. Бала туганчы гастрольләрдән кайтып керми идек. Бик күп җирләрдә булдым.

Гастрольләргә Искәндәр Биктаһиров белән йөри башлаган идем. Мин «Йолдызлык астында» дигән тапшыруда төштем. Анда, бер айда туганнарны чакырып, интервью форматында тапшыру төшерәләр иде.

Искәндәр абый мине шунда күреп алган һәм шалтырата: «Лилия, сине гастрольләргә чакырасым килә», – ди. Аның белән ярты еллап йөрдем. Аннары, җырлар танылып киткәч, үзем концертлар белән йөри башладым.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Лилия апа белән «Мәйдан» телеканалының Апаста куйган Open air концертына әзерләнеп, бизәнеп утырганда гына сөйләштек. Сер түгел, балачактан ук истә калган җырларының күбесен һаман да яттан беләм. Концертта «Мәхәббәт шушыдыр» җыры белән күпләрне ностальгия хисенә батырды Лилия Хәмитова.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 август 2022
    Исемсез
    Ире турында сорарга иде
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100