Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәмитова: «Кәфенлекне үлчи-үлчи, киеп карый-карый 2 ел элек әни белән бергә тектек»

news_top_970_100
Лилия Хәмитова: «Кәфенлекне үлчи-үлчи, киеп карый-карый 2 ел элек әни белән бергә тектек»

Лилия Хәмитова әнисенең яман шештән үлүе, ничек җәфа чиккәне турында тәфсилләп сөйләде.

«Кунактан кунакка Динә Нәҗметдинова белән» тапшыруында Лилия Хәмитова әнисенең яман шештән үлүе, ничек җәфа чиккәне турында ачыктан-ачык сөйләде.

«Әнине бала тирбәткән кебек, кочаклап йоклата идем. Әни үләсе көнне без шундый рәхәтләнеп йоклаганбыз. Иртән торгач бүлмәсенә керергә куркып тордым, үлеп ята, дип уйладым. Янына кердем, шундый матур итеп елмаеп каршы алды. Көндезге 12дә ашатып алдым. Үлер алдыннан кычкырып җибәрде, мин, хәле яхшырак булсын дип, укол ясарга ниятләгән идем, өлгермәдем, соңгы 3 сулышын алды да, елмаеп, 2 тулырга 15 минутта җан бирде. Әни котылды бу авырудан, бик җзфаланды. Хәзер мин, әни яхшы тормышка күчте, дип уйлап йөрим. Әни миңа гел: «Мине елый-елый озатма», – дип әйтеп килде. Кәфенлекне 2 ел элек тегеп куйдык, үлчи-үлчи, киеп карый-карый... Мондый әйберләрне алдан уйларга кирәк икән шул».

Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитова катнашында «Кунактан кунакка Динә Нәҗметдинова белән» тапшыруын «Татар-информ»ның YouTube каналында карый аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100