news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәмитова: «Бик яратам авылда яшәүне, Винарис мине аңлый»

“Арчага кайтып бакчада казыну - иң зур рәхәтем. Бер чыгып китсәм, өйгә керә алмый. Чәчәкләрем белән сөйләшеп йөрим”, - ди җырчы Лилия Хәмитова.

news_top
Лилия Хәмитова: «Бик яратам авылда яшәүне, Винарис мине аңлый»
Фото: "Татар-информ" архивы

Лилия апа, күптән сезнең хәлләрегезне белешкән юк икән. Ничек кәефләрегез, җәйләр ничек уза?

Җәйне Арчада үткәрәм, Аллаһка шөкер. Шушы эсседә ничек шәһәрдә яшәмәк кирәк. Мондагы челләдән тагын да эссерәк чит илләргә киткән кешеләргә дә шаккатам.

Болай үзем җәйне, эссене көтеп алам. Иң зур рәхәтем - Арчага кайтып бакчада казыну, өйдә булу. Үз йортың белән яшәүне бернәрсә дә алыштыра алмый.

Нәрсәләр утыртасыз, бераз мактаныгыз әле безгә дә.

Бик күп итеп чәчәкләр үстерәм, чөнки чәчәкләр бик яратам. Быел бакчага аеруча зур көч куйдым. Май аеннан тотынган идем, әле дә баш күтәргән юк. Берсе бетә тора чәчәкләрнең, икенчеләре ата тора. Әзер чәчәк үсентеләре сатып алып утыртам. Орлыклар чәчкәнем юк, чөнки үсентеләрне тәрбияләү өчен даими өйдә торырга кирәк. Өй түрендә петуньяларым бик матур булып чәчәк ата. Шулай ук быел, башка елларга эшне җиңеләйтеп, күпъеллык чәчәкләргә өстенлек бирдем.

Буш урынга бәрәңге төрттем, яшелчәләр утырттым. Авыл кешесе һаман җир буш тормасын ди инде.

Фото: © Лилия Хәмитова архивыннан

Аларны үстерүе бер хәл. Җиләк-җимеш, яшелчәне әрәм итеп булмый, эш итеп тә өлгерергә кирәк. Компот-кайнатма ише әйберләр ясыйсызмы?

Менә кияүгә чыккан елны чиябез бик күп булган иде. Ул елны ничәмә-ничә банка чия компоты яптым. Алар барысы да туйга китеп бетте. Быел менә күп агачлар картайды, ахры, уңыш бирмәделәр. Бер агачта гына бераз чия бар. Анысын да туганнарым килгәч, җыеп алырга куштым. «Зинһар өчен нәрсә булса да ясагыз», - дидем.

Салатлар, кайнатмаларны элек үзем дә бик яратып ясый торган идем. Әни вафат булганнан соң аның ише эштән күңелем кайтты.

Хәзер күбрәк күңел өчен үстерәсез инде, алайса.

Әйе, бакча булу үзе бер шөгыль. Хәрәкәтләнеп тору өчен дә бик әйбәт. Мин юләр кеше сыман - бер чыгып китсәм, өйгә керә алмыйм. Чәчәкләрем, яшелчәләрем белән сөйләшеп йөрим. Беркөнне кичке тугызда кердем өйгә. Абау, бу эшнең бетәчәге юк икән, минәйтәм. Бакчада мин гел хәрәкәттә - авыл тормышы шуның белән рәхәт.

Булышчыларыгыз бармы?

Күбесенчә үземә тырышырга туры килә. Улым да озаклап авылга кайтып тормый. Мин кияүгә чыккан елны әнием вафат булды. Улым Әмирнең педагогия көллиятендә бер елы бар иде әле, шуңа да, үзе генә булса да, Арчада яшәп торды. Хәзер менә Казанга күченде. Фатирыбызга ремонт ясап, аерым тора.

Хәзерге яшьләрнең, гомумән, үз йорты белән яшиселәре бик килми кебек инде аларның. Кайвакыт мин бу балалар ничек тормыш алып барырлар икән дип тә уйлыйм. Акча эшли белсәләр, белмәгән эшләрен акча түләп эшләтерләр, мөгаен. Иң мөһиме үз акыллары, тәүфыйклары белән йөрсеннәр.

Винарис та җәен гел эштә. Банкет заллары тоткач, җәй аның урак өсте. Вакыт-вакыт концертлар белән дә чыккалап керәбез. Берничә көн эчендә дә бакчамны сагынып кайтам. Әле менә бер атна Түбән Новгородта йөреп кайттык. Шул арада бакчамда әллә никадәр үзгәрешләр булган.

Бик яратам авылда яшәүне. Барлык туганнарым шушында, аралашып, бик матур, тату торабыз, Аллаһка шөкер. Күзләр генә тимәсен.

Фото: © Лилия Хәмитова архивыннан

Тормыш иптәшегез «мине ялгыз яшәтәсең» дип, авылда торуыгызга сүз әйтмиме?

СөбханАллаһ, бер сүз дә әйтми. Винарис көне буе эштә. Банкет залы хуҗасы булгач, ач тормый, ризыгы үз тирәсендә. Ул яктан да борчыласы юк (көлә).

Винарис минем авылга тартылуымны аңлый инде. Шулай туры килде - концертлар арасы кыска булды да, Казанда калдым. Ике көн фатирда яшәп, үләм дип торам. Һава юк, кая барып бәрелергә белмим. Без бит эш кешеләре. Авылда үскәч, гел нәрсәдер эшләп торырга күнеккәнбез. Әле менә йорт тирәләрен тулысынча буяп чыктым. Моны да булдырдың дип, үземне үзем мактап, сөенеп йөрим.

Төп нигезегездә яшәү, тәртиптә тоту мөмкинлегегез булу бик әйбәт инде, Лилия апа. Хуҗасыз йорт - хуҗасыз йорт инде ул, барыбер.

Шулай шул. Кышын без Казанда бит инде, ләкин барыбер Арчага кайтып-китеп йөрим. Чөнки өйдә мич эшләп тора бит, аны сүндереп китеп булмый. Күршедә әнинең бертуган энесе яши. Ачкычны аларга калдырып китәм. Игезәгемдә дә, абыйда да ачкыч бар. Яуган карны алар көрәп тора.

Гөлләрегез дә бардыр әле. Аларга су сибеп торырга кирәк.

Нәрсә-нәрсә, менә гөлләрем юк. Мин өйдә үсә торган гөлләрне яратмыйм, урамдагылары да җитә (көлә). Винарисның исә бөтен җирендә гөл. «Зинһар өчен, алгансың икән, гөлләреңне үзең кара», - дим. Өйдә гөл үстерү - минем өчен түгел.

Күп җырчылар җәйне репертуар туплауга багышлый.

Минем ничектер андый планнар куйганым юк. Җыр яздыруым кинәт кенә була. Ошаса, эләктереп алам да, сузып тормыйча яздырып та куям. Шуңа да җәй репертуар туплый торган вакытым дип әйтә алмыйм. Без җәй барыбер Сабантуйларга йөрибез, концертлар куябыз, банкетларда да күп чыгышлар ясыйбыз. Әнә шулай уза да китә ул, сизмичә дә каласың.

Фото: © Лилия Хәмитова архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар