Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәмитова «бесплодие» диагнозы куелгач бала тапкан

news_top_970_100
Лилия Хәмитова «бесплодие» диагнозы куелгач бала тапкан
"Татар-информ" архивы

Россия буйлап гастрольләр гөрләп барганда кинәт югалуы турында җырчы Лилия Хәмитова «ТМТВ» каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында сөйләде.

«Минем югалуым – бала табу [белән бәйле]. Миңа «бесплодие» диагнозы куйганнар иде. Балага узгач, балага 1 ел вакытымны бирәм, дигән сүзем булды. Анда да барып кайта торган гына гастрольләргә бардым әле.

Мотивациягә ышана башладым. Өйдә бала йөгереп йөргәнен күз алдына китерә идем. Концертта бүләк ителгән уенчыкларны идәнгә таратып ташлый идем. Оптимист мин, бик нык. Начарлыкны беренче рәткә куймыйм. Бу – үтәчәк, минем алда барысы да яхшы булырга тиеш, дип уйладым. 34 яшьтә ир бала таптым.

Ул 4 килога якын иде, хәйран кулга тотарлык, аннан да матур бала юк иде. Сөннәтле булып туды. Бердәнбер бала! Үзе генә булганга үкенәм. Әмма, күрәсең булса, 1 баладан да күрәсең, язмаса, 10 бала тапсаң да күрмисең.

Бүгенге көндә тәүфыйклы, миңа дустым кебек, әбисенә игътибарлы. Минем аны табуым гына дөрес булды, күбрәк әбисе белән үсте инде.

Ирем белән торып китмәвем баланы беренче урынга куйганга булгандыр, аннары сәхнәдәге хатын-кызны барлык ирләр дә кабул итеп тә бетерә алмый. Аның белән «гражданский брак» белән яшәдек. Шуңа да җиңел аерылыштык. Бүгенге көндә дә аралашабыз, чөнки бер-беребезне бәйләп торучы бала бар.

Ул Винарис белән минем туйда да булды, кайтты. Чит кешеләр түгел бит без. «Лилия, үзең генә калма, үз тиңеңне тап», – дип, ул миңа гел әйтеп килде», – дип сөйләде җырчы.

Лилия Хәмитова әни булу бәхете турында «ТМТВ» каналы видеосында 21.50 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100