Җырчы Лилия Хәмитова әнисенең җидесен уздырган. Нигъмәт белән тулы табыннарын видеога төшереп: «Аш, әнинең җидесе», – дип яза ул социаль челтәрләрдә.
Лилия Хәмитованың хәләл җефете, җырчы Винарис Ильегет тә «әни»сен искә ала (җырчы Кифа апаны «әби» дип түгел, «әни» дип йөртте).
«Кифая әниебезнең арабыздан киткәненә 7 көн бүген. Лилия туганнары белән табын әзерләде, абыстайлар киләчәк. Әниебез, урыннарың оҗмахта булсын», – дигән ул. Пост янына үзенең моңсу җырын да беркеткән:
«Ник дәшмисең, ник дәшмисең,
Сорауларга кая җавабың…»
Лиия Хәмитованың әнисе Кифая апа 4 ел яман шеш авыруы белән көрәшкәннән соң, 26 сентябрь көнне бакыйлыкка күчте.
«Бала буларак әни алдындагы бурычны тулысынча үтәдем, дип уйлыйм. Мин аны иҗатымны читкә куеп, сәхнәләрдән китеп торып карадым. Әнине үз кулларым белән тәрбияләп, авыруын җиңеләйтергә тырышып, үзем соңга юлга озата алуым белән бәхетлемен», – дип сөйләде әнисенең соңгы көннәре турында Лилия Хәмитова «Интертат»ка.