Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллинаны тренеры ТMTV премиясенә җибәрмәгән

news_top_970_100
Лилия Хәйруллинаны тренеры ТMTV премиясенә җибәрмәгән
Рамил Гали

Ике көн элек Уфа шәһәрендә ТМТV премиясен тапшыру тантанасы гөрләде. Хәтерләсәгез, ТМТV телеканалының узган елгы концертында Лилия кызыл келәмгә башына сөлге урап, өстенә мунча халаты киеп чыгып, халыкны  шаккаттырган иде. Быелгы тантанада креатив блогер, җырчы Лилия Хәйруллина күренмәде.

Быелгы музыкаль премиядә ни өчен булмавы турында Лилиянең үзенә шалтыратып сораштык.

«Бик барырга теләгән идем дә, тренерым җибәрмәде», – диде ул безгә шаяртып. Ә инде башка җитди сәбәпләрен үзебезгә уйлап бетерергә генә кала. 

Лилия бу уңайдан социаль челтәрләр өчен күңелле видео да төшергән. 

Моңаеп утырган Лилиядән тренеры ни өчен шулай моңсу булуы турында сораша.

«Мин хәзерге минутта биредә утырырга тиеш түгел. Барлык йолдызлар кебек музыкаль премиядә, кызыл келәмнән атлап барырга, үземне йолдыз итеп хис итәргә тиеш», - дип белдерә ул аңа. 

Тренеры минут эчендә идәнгә кызыл келәм сузып сала, Лилияне чәчәк бәйләмнәренә күмә. «Үзеңне йолдыз итеп тойдыңмы инде?» –  ди ул. «Әйе», – дип башын чайкый бәхетле Лилия. 

Ә хәзер кызыл келәмдә 20 отжимание, 3 тапкыр!», – ди аңа «рәхимсез» тренер. 

  • Кәтлит ясаучыдан җырчы һәм блогер булуга кадәр — «Гадел әңгәмә»дә Лилия Хәйруллина

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100